16+

Кышның бер көне

Яңа җиңел плащын киеп куйгач, Сәлимә бераз көзге тирәсендә бөтерелде. Кибеткә барып кайтасы бар бит.

Кышның бер көне

Яңа җиңел плащын киеп куйгач, Сәлимә бераз көзге тирәсендә бөтерелде. Кибеткә барып кайтасы бар бит.

- Кара әле, Гамир, аякка нәрсә киим икән? Туфлинымы, әллә теге җәйге тапочкаларны гынамы?
- Резин итек ки,- диде әле генә коеп яуган яңгыр астында лыкыр юешләнеп эштән кайтып, «Шәһри Казан» газетасын тотып диванга ауган Гамир, гәҗитеннән аерылмыйча гына.
- Әй, резин итек белән әллә ничек. Аягына юньле киеме дә юк икән диярләр...
Сәлимә, иренен турсайтып, бераз уйлангандай итеп алды. Көзгедә чалынган үзенең үк турсайган ирене аның исенә нәрсәнедер төшерде бугай:
- Кара әле, син сыерны абзарга керттеңме ул?
- Кертмәдем, - Гамир һаман гәҗитеннән аерылмады. - Бакчага чыгардым. Үлән яшелләнеп килә, бераз йөрсен. Тышта җылы, һаман абзарда ятмас инде...
- Алгы бакчада сарымсак­лар да чыгып килә...
Сәлимә тәрәзәгә карап алды:
- Алмагачлар бөреләнгән. Иртәгә алты градус җылы, диделәр радиодан.
- Көтү дә чыгар инде... - Газетасын читкәрәк куеп, Гамир диваныннан торып утырды. - Беренә кадәр булмас инде дә, болай торса, ай башына көтүне чыгармый булмас. Тагын чиратлап булырмы икән, көтүче табылырмы?..
- Белмим шул, - диде Сәлимә, ниндидер карарга килгән кешедәй җитдиләнеп.
- Анысы ярар, бәйрәмгә азык-төлек тә аласы иде...
- Бәйрәм... - Гамир елмаеп куйды. Ун көн ялга бераз запас кирәгер шул. Монда атнадан аз вакыт калды...
Гамир да, Сәлимә дә стенада эленеп торган числинникка күз салдылар.
Календарьда 2015 елның 25 декабре иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading