16+

«Кыстыбый» – татарча милли фаст-фуд

Кыстыбыйның ничә төрен беләсез? Ә менә яңа танышым - яшь эшмәкәр Азат Нәҗметдинов аның 16 төрен уйлап тапкан. Уйлап кына калмаган, ә «Кыстыбый» дигән заманча милли кафе да ачкан.

«Кыстыбый» – татарча милли фаст-фуд

Кыстыбыйның ничә төрен беләсез? Ә менә яңа танышым - яшь эшмәкәр Азат Нәҗметдинов аның 16 төрен уйлап тапкан. Уйлап кына калмаган, ә «Кыстыбый» дигән заманча милли кафе да ачкан.

Бәрәңге генә түгел...

- Башта менюны тотып торучы төп ризык эзләдем. Ул тиз пешә торган, шул ук вакытта милли дә булырга тиеш иде. Замана кухнясына игътибар итсәгез, гамбургер, суши, шаурма кебек ризыклар камыр һәм эчлектән гыйбарәт. Шул вакытта кыс­тыбыйга тукталырга булдым. Аны бит нәрсә белән генә пешермиләр: бәрәңге дә, кабак та, тары боткасы да салалар. Мин исә үз эчлекләремне уйлап таптым. Мәсәлән, «Су анасы» дигән кыстыбый эчлеге балыктан ясала, «Дуслар» дигәне - тавык итеннән. Балалар өчен «Куян күчтәнәче» дигән җыелма бар. Кыс­тыбый - татарныкы, ләкин Чувашия, Киров өлкәсе, Удмуртиядә дә аңа охшаш ризыклар бар. Безнең кыстыбый Мексикадагы тако дигән ризыкка да бик охшаган, - ди Азат.



Кафены үстерү, популяр итү ягын Азат караса, бина эчендәге өй җылысы, атмосфера өчен тормыш иптәше Елена җавап бирә. Бу - аларның уртак җимеше. Яшьләр инде күптәннән якыннарны, туганнарны, гаилә әгъзаларын берләштерүче кафе турында хыялланганнар.

Хатыны дигәннән, Азат белән танышу Еленаның да тормышын тулысынча үзгәртә.



- Азат белән мөнәсәбәтләребез җитди төсмер алгач, хатыны - чиркәүгә, ире мәчеткә йөри торган гаилә булмый икәнен аңладым. Гаилә учагын саклаучы хатын-кыз буларак, ирем эзеннән киттем. Баштарак, Азаттан качып, ислам нигезләрен өйрәнә башладым, мәчеткә йөрдем. Азат, минем өчен генә динен алыштыра, дип әйтмәсен өчен яшердем моны. Ислам динендә өйрәтелгән гаилә кыйммәтләре ошады миңа. Гаиләдә һәр кешенең үз урыны бар, ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итеп яши. Мине шаккатырган икенче әйбер - татарларның кунакчыллыгы. Иремнең әти-әниләре белән танышырга баргач күрдем моны. Кунак килү - сезнең өчен олы бер бәйрәм, барлык эшегезне ташлап, кунакны хөрмәтлисез. Мин боларның барысын да кү­реп, кызымның да шундый булып үсүен теләдем. Янәшәмдә принц булуын теләсәм, үземә дә принцесса булырга кирәк икәнен аңладым, - ди Елена.

Файдалы фаст-фуд

Казанда кафе-ресторан күп, ләкин татарча, миллиләре сирәк. Булсалар да, гади халык кесәсенә яраклы түгел. «Кыстыбый» исә милли дә, файдалы да, очсыз да.

- Без үзебезне татар милли фаст-фуды дип йөр­тәбез. Халык арасында, фаст-фуд - зарарлы ризык, дигән стереотип яши. Безнең очракта фаст-фуд ул - тиз пешерү, тиз хезмәт күрсәтү дигән сүз генә. Без үзебез дә сәламәт яшәү рәвеше яклы. Камырны чүпрәсез ясыйбыз. Фаст-фудның төп проблемасы - составында. Без исә өйдә нинди ризыклар кулланабыз, шулардан ашарга пешерергә тырышабыз, - ди хуҗабикә.

Барлык азык-төлек Балтач районындагы Хәләл индустрия паркыннан китерелә. Ризыклар хәләл стандартларына туры килә.

- Безнең кафе - тамак туйдыра торган гына җир түгел, ул аралашу урыны да. Атна саен мөселман кызлары өчен «Җомга-woman» чарасы бара, эшмәкәрләр җыела. Ял саен балалар һәм аларның ата-аналары өчен төрле остаханәләр эшли. Биредә балалар үзләре кыстыбый пешереп карый. Шулай ук бездә татар уеннары уйнап, татарча китаплар укып була. Үзебезчә, тамырларга кайту инде бу, - ди Азат.



- Берничә ел элек АКШ­та булдык, анда ял саен гаиләләр кафеларга җыелып аралашалар, ял итәләр. Бездә хәзер бер-береңә кунакка йөрү дигән гадәт бетә башлады. Хәзер яшьләр кунак чакыра башласа, стресс кичерә. «Ярты көн бәлеш әзерләү, табак-савыт юу, әбиләр көен көйләү, аннан ике-өч көн өй җыештыру...» - дип зарлана башлыйлар. Кунак җыю ул бәйрәм булырга тиеш. Без нәкъ менә шундый мәшәкатьләр булдырмас өчен, бу кафены ачтык та инде. Ашарга пешерүгә киткән вакытыңны карасаң, кафедагы ризык очсызгарак та чыга әле, - ди Елена.

Һәр фикер кыйммәтле

Азат белән Еленаның эшмәкәрлеккә карата фикере дә кызыклы. Аларның кафе ачу тарихын социаль челтәрдә теләгән һәр кеше күзәтеп барды. Исем, кафе интерьеры, менюны да алар социаль челтәрләр аша булачак кунаклары фикеренә колак салып төзеде. Бизнес өлкәсенә әле яңа килгән кешеләргә аларның эше ресторан-бизнесында уку әсбабы дип тә карарга була моны.



- Халык кафе төзүдә үзе катнашты, бу - аларның да тырышлыгы. теләгән һәр кеше безгә Инстаграм, «ВКонтакте» челтәрләрендә үз фикерен яза ала. Дөрес, безнең эзләрдән атлап, без барган юлдан баручылар да шактый хәзер. Ләкин конкуренциядән курыкмыйбыз. Ул безгә үсү өчен темп биреп тора. Безне кабатлыйлар икән, димәк, без - дөрес юлда. Көн саен яңа идея уйлап табабыз. Ә күчереп алу креатив фикерләүне киметә. Онлайн-режим кунакларның ышанычын арттыра. Аларның сораулары буенча без хәтта инстаграмдагы туры эфир аша аш бүлмәсен, суыткычларны да күрсәтәбез, - ди Азат.



Киләчәктә яшьләр татар фаст-фуды белән бар дөньяны тутырмакчы. Башка төбәкләрдә Азат белән Елена кебек актив яшьләр франшиза аша «Кыстыбый» кафесын ача ала.


Яшелчәле кыстыбый әзерләү ЫСУЛЫ
Эчлек өчен баклажан, кызыл борыч, суган, сельдерейны ярым түгәрәк итеп турарга кирәк. Тоз, борыч, бераз тәмләткеч салып, яшелчәләрне зәйтүн маенда кыздырабыз. Яшелчә, ашаганда, бераз кытырдап торыр­га тиеш. Кыстыбыйны ясаганнан соң, кырыена чикләвек белән көнҗет соусы салабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading