16+

Лилия Галимованың брошкасы ни аңлата?

Кешеләрнең сүз һәм язу белән тенә түгел, ә ишарәләр һәм рәсем-тамгалар аша да аңлашуларын беләбез.

Лилия Галимованың брошкасы ни аңлата?

Кешеләрнең сүз һәм язу белән тенә түгел, ә ишарәләр һәм рәсем-тамгалар аша да аңлашуларын беләбез.

Россиянең Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина матбугат конференцияләренә төрле брошкалар тагып чыга. Имеш, әлеге брошкалар ил икътисадындагы хәлләрне чагылдыра. Үзебезнең татар милләте вәкиле Эльвира ханымның күкрәгендә күгәрчен, лачын, песнәк, дага, өй, неваляшка рәсемнәре, шулай ук “пауза”, “нокта”, “дулкын” билгеләре төшерелгән брошкаларны күрәбез.

Өй брошкасы, мәсәлән, коронавирус пандемиясе вакытында үзчикләнүгә ишарә ясаган. Күгәрчен – финанс базарында тынычлык. “Пауза” – финанс сәясәте үзгәрешсез. “Дулкын” – Россия икътисадының тотрыклылана башлавын аңлата. “Нокта” – акча-кредит сәясәтендә йомшаклык чоры тәмамлану дигән мәгънә бирә. Лачын – югары процент ставкасы. Дача йорты – уңышлы эшчәнлек. Ягуар – инфляциягә каршы кискен чаралар күрелә башлаган дигән сүз. Неваляшка уенчыгы брошкасында Россия икътисады вакытлы кыенлык кичерсә дә, аумаячак, аягында басып торачак, дигән тирән мәгънә ята.
 Матбугат конференциясендә журналистлар Эльвира Нәбиуллинадан: “Сез үзегезне нинди кош итеп саныйсыз: лачынмы, әллә күгәрченме?” – дип сораган.
– Үземне кош түгелдер дип уйлый, – дип җавап кайтарган Эльвира Нәбиуллина.
 Ләкин, ул үзенең кайсы “җәнлек” кавеменнән булуын да әйтмәгән.

Россия Үзәк банкы рәисен мисалда тотып, бер матбугат конференциясендә Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовадан “Сезнең киемегездәге матур брошка нәрсәне аңлата ул?” – дип сорадым.
– Ак барс рәсеме төшерелгән брошка бу. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасында булуымны һәм Татарстан Президенты командасында эшләвемне аңлата ул, – дип җавап бирде Лилия Галимова.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading