16+

Өлкәннәр мәдәният йортын буш тотмый: җырлыйлар да бииләр һәм бәйлиләр?!

Авыл клублары тиешле дәрәҗәдә эшләми. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният йорты ябык тора, халыкның да 16 проценты гына клуб эшчәнлегендә катнаша. Бу хакта күптән түгел бер чыгышында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдергән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исә Татарстан Хисап палатасына авыл мәдәният клублары...

Өлкәннәр мәдәният йортын буш тотмый: җырлыйлар да бииләр һәм бәйлиләр?!

Авыл клублары тиешле дәрәҗәдә эшләми. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният йорты ябык тора, халыкның да 16 проценты гына клуб эшчәнлегендә катнаша. Бу хакта күптән түгел бер чыгышында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдергән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исә Татарстан Хисап палатасына авыл мәдәният клублары...

- Әгәр дә ул шимбә кич ябык булса, авыл клубы төзүдән ни файда? Һәр төзелгән мәдәният йорты эшләргә тиеш, - дип белдерде Президент.
Әлеге программа нигезендә, соңгы дүрт елда рес­публикада 181 авыл клубы төзелгән, бу максатларда барлыгы 2 миллиард сумнан артыграк акча тотылган. Әлеге дәүләт программасы алга таба да дәвам итәчәк, ләкин хәзер төзелгән объектларның ничек файдаланылуын күзәтеп торачаклар.

Авыл мәдәният йортларының тиешенчә эшлә­мәүләренең төп сәбәбе - белгечләр булмау һәм матди-техник базаларның түбән дәрәҗәдә булуы дип саный белгечләр. Тик күп нәрсә авыл халкының бердәм булуына, җитәкче кешенең аларны җәлеп итә алуына бәйледер, мөгаен. Кечкенә генә авылларда да клубларны гөрләтеп яшәүчеләр җитәрлек.
Балтач районының Биктәш авылы клубы яңа түгел, 1986 елларда төзелгән. Авылны да әллә ни зур димәс идем, нибары 64ләп хуҗалык исәпләнә. Әле бер генә ел клубта мөдир булып эшли башлаган Гөлирә Нуреева 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дискотека оештырып караган. Ни хикмәт, кичәләргә яшьләр түгел, нәкъ менә өлкән яшьтәгеләр күбрәк килә, бу юлы да 50 яшьтән узган егермеләп апа килде, - ди Гөлирә апа. Араларында дәү әниләр дә бар.

Биктәш авылы өлкәннәре һәр якшәмбе клубка җыела. Рәхәтләнеп бииләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

Өлкәннәр исә бу чараны ошатканнар, мондый кичәләр һәр атна үткәрелергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
- 80-90нчы еллар көйләренә биибез. Башта «Ласковый май» төркеме җырларын тыңлыйбыз, аннары татарчаны җибәрәбез, электәге уеннар - «Наза», «Гөлбанулар»ны уйныйбыз. Өлкәннәр бик актив, әле менә клубта роза чәчәкләре бәйләп утырганымны күреп, безне дә өйрәт әле, дия башладылар. Бәйләү түгәрәге ачу нияте дә бар, - ди Гөлирә апа.
Авылга Казан артистлары сирәк килә, шуңа да бәйрәм кичәләрен еш кына авыл үзешчәннәре үзләре оештыра. Әле шушы көннәрдә районда игълан ителгән сәнгать бәйгесенә спектакль әзерлиләр. Мирхәйдәр Фәйзинең «Яшьләр алдатмый» әсәрен сәхнәләштерергә җыеналар.

Шушы районның Арбор авылы халкы да үз күңелен үзе күрә. Китапханә җитәкчесе Рафилә Һадеева әйтүенчә, өлкән яшьтәгеләр һәр атна китапханәдә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнә. Үзләре өйдән пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчеп, үткәннәрен, яшьлек елларын искә төшереп утыра алар. Тиздән очрашуга «ШК» журналисты, язучы Марат Кәбирне дә чакырмакчы булалар икән. Өлкәннәр бергә җыелып, чаңгыда да чыгып китәләр, ди.

Кайбер көннәрдә мин аларга төрле хикәяләр укыйм, «ШәҺри Казан» газетасы да кулдан төшми, борынгы җырларны көйләп утырабыз, яшьлеккә кайткандай буласың, диләр клубка йөрүчеләр. Өлкәннәр клубының исеме генә юк әле, мин «Йөзек кашы» дип тәкъдим итмәкче булам, үзләре ни дияр, - ди Рафилә апа.
Сезнең мәдәният йортлары ничек яшәп ята? Ябык торамы алар, нинди кызыклы чаралар уздырасыз? Авылыгыз клублары турында сездән хатлар көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading