16+

Аяк киемең пычрак, компьютер сулышыма тузан утыра (уены-чыны бергә)

Җәмәгать, ишетмәсәгез – ишетегез, Татарстанның Чаллы шәһәрендә югары технологиядәге җиңел автомобиль җитештерә башлаячаклар. Сынау рәвешендә чыгарылган ун машинаның берсен мин сатып алу бәхетенә ирештем. Япуннарның бер машиналары моделе “алга” мәгънәсен аңлата.

Аяк киемең пычрак, компьютер сулышыма тузан утыра (уены-чыны бергә)

Җәмәгать, ишетмәсәгез – ишетегез, Татарстанның Чаллы шәһәрендә югары технологиядәге җиңел автомобиль җитештерә башлаячаклар. Сынау рәвешендә чыгарылган ун машинаның берсен мин сатып алу бәхетенә ирештем. Япуннарның бер машиналары моделе “алга” мәгънәсен аңлата.

Безнең яңа модель – “Тартыр”. Рәхәтләндереп тартып алып бара, ягъни мәсәлән. Үзебезнең галим-инженерлар машинага татарлар өчен махсус хәләл “Әсма” дигән компьютер программасы көйләгән. Әнә шул интеллектуаль акыллы Әсма синең белән сөйләшә, аңлатмалар бирә, әле бәхәскә дә керә.

 – Машинага утыргач, бисмиллаңны әйт, ишекләрне яп, иминлек каешыңны каптыр, терсәкле туктаткычны төшер, – ди Әсма.
 – Аллага шөкер, бисмилла әйтмичә юлга кузгалган юк. Татарчасын югалта төшкән татарлар синең терсәкле туктаткычыңның “ручной тормоз” икәнлеген каян белсен, нигә кешенең башын катырасың? – дип, сукранам.
 – Белмәсәләр, әнә экранда – сүзлек, – ди Әсма чекелдәгән авазы белән. – Аяк киемең пычрак, компьютер сулышыма тузан утыра.
 – Мин кузгалырга җыенмыйм бит әле, әйберләр генә тутырам.

 Машинаның йөк бүлеменә ике капчык бәрәңге чыгарып салдым.
 – Ике кешелек гаиләгә бер айга ике капчык бәрәңге артык күп. Бер капчыгын кире кертеп куй, – дип әмер бирә Әсма.
 Ике гаиләгә алып барам бит мин аны шәһәргә, дигәч кенә тыкылдавыннан туктады компьютер. Савытларда су тутыра башлагач, тагын бәхәскә кереште, мин сиңа әйтим.
 – Савытларда спиртлы эчемлекләр икәнлеген сизсәм, машина урыныннан да кузгалмаячак, – ди.
 Сыекчаны махсус индикаторга агызып, тикшертергә мәҗбүр булдым.

Югары технологияле җиңел машина эчендә озаграк утырсаң, Әсма бизнес-план сөйләргә, дебет-кредит чыгарырга керешә. Фәлән вакыттан майларны, теге яки бу детальләрне  алмаштырыру таләп ителә, моның өчен фәлән сум акча кирәк, ди. Без бит инде ахыр чиктә, тәмам ватылгач кына автосервиска керергә гадәтләнгән. Берьюлы шулкадәр зур акча соралганлыгын ишеткәч, йөрәк тибүеннән туктый язды, җәмәгать. 

Юлда барганда да компьютер Әсма: “Тизлекне арттырма, каршы якка чыкма, теге машинаны узма”, – дип, гел акыл сатып бара. Компьютер дәшмәгәндә, хатын өйрәтә. Хатын һәм сөяркә белән яшәүче ир-атлар бик сабыр кешеләрдер алар, мөгаен. Мин югары технологияле җиңел автомобильдә бер атна эчендә гарык булдым. Үзебездә җитештерелгән гап-гади машиналардан аерылырга язмасын. Компьютерлары булмаса да, рәхәтләндереп эшлиләр. Ишегең ачык булса да, электр баганасына бәрелеп, каерылып төшеп калса да, машина алга баруын белә. Артка чигенгәндә дә, компьютерлар кисәтеп чыелдамый, рәхәтләндереп китереп бәрдерәсең, төшеп, иркенләп тәмәке тартасың да, кузгалып китәсең.

Югары технологияле җиңел машина миңа иртәрәк икән әле. Газетага белдерү биреп сатып җибәрергә булыр, ахырысы. Үзе ишетә күрмәсен тагы. Интеллектуаль түгел, гади машинагыз янында да “сатам” дип әйтмәгез, машинагызның көе китәчәк. Яшәсен, үз илебезнең автосәнәгате!

Фото: https://unsplash.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading