16+

Мин төш күрдем...

Лондондагы аукционга һәркемгә таныш булган бәхетсез язмышлы «Титаник» лайнерында ярдәмче булып эшләгән Артур Пэйнтин исемле кешенең хатын сатарга куйганнар. 29 яшьлек Артурның бу сәяхәте, башка бик күпләр кебек, соңгысы булган. Ул туганнарына дип язылган хатын фаҗига булырга өч көн кала, ягъни 1912 елның 10 апрелендә җибәрә. Ә хатта сәяхәтнең куркыныч...

Мин төш күрдем...

Лондондагы аукционга һәркемгә таныш булган бәхетсез язмышлы «Титаник» лайнерында ярдәмче булып эшләгән Артур Пэйнтин исемле кешенең хатын сатарга куйганнар. 29 яшьлек Артурның бу сәяхәте, башка бик күпләр кебек, соңгысы булган. Ул туганнарына дип язылган хатын фаҗига булырга өч көн кала, ягъни 1912 елның 10 апрелендә җибәрә. Ә хатта сәяхәтнең куркыныч...

Лондондагы аукционга һәркемгә таныш булган бәхетсез язмышлы «Титаник» лайнерында ярдәмче булып эшләгән Артур Пэйнтин исемле кешенең хатын сатарга куйганнар. 29 яшьлек Артурның бу сәяхәте, башка бик күпләр кебек, соңгысы булган. Ул туганнарына дип язылган хатын фаҗига булырга өч көн кала, ягъни 1912 елның 10 апрелендә җибәрә. Ә хатта сәяхәтнең куркыныч булуы һәм корабльне фаҗига көтәргә мөмкинлеге турында хәбәр ителә.
Артур Пэйнтиннан кала, фаҗига буласын тагын бик күп кеше сизенгән. Судно йөзеп китәргә берничә сәгать кала, 55 кеше, төрле сәбәпләр аркасында, сәяхәткә чыгудан баш тарта. Исән калган пассажирлардан 16 кеше исә бәла-казага юлыгасын бер көн алда төшләрендә күргән...
К. Макдональд дигән кешене «Титаник»та баш инженер булырга кыстыйлар. Ул әлеге тәкъдимнән өч тапкыр баш тарта. Әлеге вазифа өчен аңа хезмәт хакын да бик күпкә арттырабыз дип вәгъдә итсәләр дә, бәхетенә, Макдональд бу тәкъдимне кабул итми. Ә менә аның урынына киткән баш инженер һәлак була...
Фаҗига буласын алдан сизенү дигән нәрсә үзен гел аклап тора. 1902 елда Мартиника утравында Пели вулканы ата. Әлеге афәт буласы алдыннан берничә кеше аны шулай ук төшендә күргән була. Берәү хәтта 4000гә якын кеше үләчәген дә әйтә. Кызганычка, бу чынлыкта да шулай булып чыга.
1966 елның 21 октябрендә Бөекбританиядәге Аберфан авылына тауларда була торган күмерле су ташкыны төшә. Аның аркасында, бик күп өйләр һәм мәктәп бинасы су астында кала. Фаҗига булырга бер көн алдан, тугыз яшьлек Эрил Джонс исемле кыз бала төшендә мәктәпкә баруын, ә анда аны кап-кара төстәге бер өем каршы алуын күрә. Эрил, башка балалар белән бергә, күмерле су ташкыны астында кала. Кызның авылдашлары да шуңа охшаш төшләр күрә. Бер ханым баласының урам буйлап чабуын, ә аның артыннан кара ташкын ыргылып килүен күрсә, икенчесе таудан авылга таба кара атлар өере якынлашуын күреп уяна.
Мондый фактлар галимнәрдә һәм парапсихологларда кешеләрнең булачак һәлакәт турындагы төштә күргән хәбәрләрен исәпкә алу теләген уята. Шуның нигезендә, 1967 елда Лондонда махсус кисәтүләр бюросы барлыкка килгән. Бюрога күрәзәлек төшләре турындагы хәбәрләр агылып кына тора ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading