16+

“Минем һич үләсем килми!”: Люция Әблиева Рөстәм Нәбиев турында шигырь язган

Популяр шагыйрә Люция Әблиева танылган блогер, нинди генә авыр шартларда сынмаган-сыгылмаган Рөстәм Нәбиевка багышлап, шигъри әсәр иҗат иткән.

“Минем һич үләсем килми!”: Люция Әблиева Рөстәм Нәбиев турында шигырь язган

Популяр шагыйрә Люция Әблиева танылган блогер, нинди генә авыр шартларда сынмаган-сыгылмаган Рөстәм Нәбиевка багышлап, шигъри әсәр иҗат иткән.

Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиевка багышлана.
 
Күкрәгеңне терә!
 
“Бишек җыры... Менә ничәнче көн
Йоклап китә алмый тилмергәндә.
Күңелемә бәлзәм булып яттың,
Күп кирәкми икән сиңа, бәндә!
Әллә нинди көчле дарулар да
Килешмәгән чакта, бу могҗиза!
Табиб көйли миңа бишек җырын,
Бүләкме бу,  әллә сынау-җәза?!”
...Төшкә килеп  керә малай чаклар,
Авыл чирәменең хуш исләре!
Уянгач та, кабат кайтарырга
Тырышса да, Рөстәм ул хисләрне...
Тик чынбарлык башкачарак иде...
Табиб көйли аңа бишек җырын!
Нигә әле, нигә, әйтче, дөнья,
Карыйсың син болай кырын-мырын?!
Яшь ярымда әнисеннән калган,
Бу аз әле диеп уйладыңмы?!
Эх, өзәсе иде, алдан белеп,
Начарлыктан торган уйларыңны.
Куркыныч төш түгел, ә чынбарлык,
Барлый  Нәбиевның киләчәген.
Солдат хезмәтенә киткән егет,
Күзалламый ниләр күрәчәген...          
                  ***  
Ике мең дә унбишенче елның,
Уникенче июль киче иде.
Омскида солдат казармасы
Бер мизгелдә кинәт җимерелде.
Өн түгелдер, бәлки, саташудыр,
Кирпеч асларында ятулары.
Алар – десантчылар, хәрби хезмәт –
Элитасы, лачын, батырлары!
“Әни!, “Минем һич үләсем килми!”,
Яшь йөрәкләр тибә өмет белән.
Түземлекне төйнәп йодрыкларга,
Ярдәм көтә алар, беләм... беләм...
“Ник чеметеп уятмый соң беркем?
Тирә-якны шомлык каплап алган.
Чү, күземә генә күренәме?
Каршы килә бугай,  мәрхүм анам...”
Әйләнә дә кайта бер кайтаваз:
“Мин  – Нәбиев, исән, коткарыгыз!”
Чакмагышның чакматаштай улын,
Фәрештәләр, зинһар, ташламагыз!
... Бөркет кебек  егетләрне баскан,
Хәрәбәләр – шайтан зәхмәтедер.
Исән чыкты Рөстәм бу мәхшәрдән,
Аллаһының бары рәхмәтедер.
                  ***
Эх, гомернең башы гына әле,
Ымсындыргыч бетмәс хыяллары!
Тик нигә соң гади атлауны да,
Тоймый әле аның аяклары ?!
Башка килә әллә нинди уйлар:
“Кемгә кирәгең бар, и син, гарип?
Ике тапкыр туктагансың, йөрәк,
Бәлки... Юк, юк! Оныт, бул син егет!”
Исән калуың бер тылсым диеп,
Әллә юкка гына әйткәннәрме?!
Бар көчеңне туплап, сүтеп ыргыт,
Төшенкелек корган җәтмәләрне.
“Рәхмәт, әти! Үз өстеңә алып
Җаваплылык,  илттең син Мәскәүгә.
Үҗәтлегең, бәлки коткаргандыр,
Бирешергә торганда үлемгә”.
Һоспитальдә ялгыз булмады ул,
Якыннары китмәделәр ташлап.
Яңа туган сабый бала кебек,
Гомер юлын сызды яңабашлап.
                    ***
Син бик әйбәт укытучы, Тормыш!
Сыныйсың да икән сөюләрне.
Индирасы кабул итми икән,
Үпкәләмәс, җиңәр көюләрне.
Йөк булырга һич теләми Рөстәм,
Яратуы итәр аны түзем.
Тән сызласын, әмма җаны түгел,
Газаплансын бары үзе, үзе!!!
“Ни сөйлисең, мәктәп яшеннән  үк,
Без бит гыйшык утларында янган.
Гомергә дә сине башкаларга,
Алыштырмам, хисләр түгел ялган”.  
Бу сүзләрне ишеткәчтән егет,
Канатланып гүя, күккә очты.
“Кабатланмас тормыш бүләгем!” – дип,
Сөеклесен  иркәләде, кочты.
Көчле рухлы, сабыр Индирага  
Салынса да бик авыр җәрәхәт.
Физик яктан  мөмкинлеге чикле
Рөстәм, аның өчен – сау-сәламәт.
Үлем тырнагыннан тартып алыр,
Көчләр синдә генә, и мәхәббәт!
Көтеп торган көрәш-сынауларны
Җиңеп чыга торган татлы ләззәт!
                 ***
...Язмышына өр-яңа  күзлектән
Карарга  кирәген аңлый Рөстәм.
“Үз-үземне мин югалтсам әгәр,
Һичкайчанда моны гафу итмәм!”
Мескенләнеп яшәү Нәбиевка,
Бөтенләе белән чит-ят әйбер.
Сәламәтлек сине ташлап китсә,
Иң авыры – кеше җилкәседер.
Спорт белән  арадагы дуслык,
Электән үк булды шәп, ярыйсы.
Следж-хоккейны максат итеп куйды,
Көч бирүче, әйе, Индирасы.
Күз яшьләре барлый  һәр  уңышын,
Физик авыртулар  – түзәлмаслык.
Туный-туный сине алга этә,
Өлешеңә төшкән гаделсезлек.
Һәр көн бүләк! Менә шуны аңлап,
Актив яшәүне ул алга куйды.
Йөрәгенә уклар атылганда,
Сиздермәде, артык түзем булды.
Медаль арты медаль яулап ала,
Мескенләнеп утыру юк өйдә,
Тырышлыкның була нәтиҗәсе,  
Яшәү – матур, яшәү – гүзәл җирдә.
Бер-бер артлы кызлары  да тугач,
Гаиләнең артты сөенече.
Рөстәм нинди кайгыртучан әти!
Ерак йөрет, Тормыш, көенечне.
                ***
Эльбрус, Эльбрус! Синең биеклегең
Чираттагы  максат, бу минем эш!
Менү авыр, ләкин  чигенмәскә:
“Татарлар көчле булырга тиеш!"
Ике тәүлек буе күтәрелде,
Үз көченә бары тик  ышанып.
Аңлатып та булмый торган уйлар,
Башка килде аның вакыт-вакыт.
Кайберәүләр кире борылырга
теләгәндә, кире туктадылар.
Куллар белән хәрәкәтен күреп,
“Оят безгә!” – диеп уйладылар.  
Эльбрус тавын җиңеп-яулап алгач,
(Булып киттеме әллә ямансу?)
Дөньяның иң биек җире тартты,
Непал дәүләтендәге Манаслу.
Альпинизм тарихында Рөстәм
Яңа рекорд яза: кулларында      
Ул сигез мең метр биеклеккә
Күтәрелде беренче дөньяда!
Тәүгесе дә, һәм дә азаккысы
Булмасын бу җиңүләрнең, Рөстәм!
Заманабызның үрнәк кешесе,
Ә синдәйләр төшми күктән-өстән.
Гомереңнең башы гына әле,
Ымсындыргыч бетмәс хыяллары!
Тормыш – рәссам. Пумаласы – үзең,
Матур төскә манчы буяуларны!
                   ***
Батыр, герой тыйнак була үзе,
Күрер күзгә ташланып та бармый.
Әмма кирәк чакта, утка-суга
Керә алар, һич чирканып тормый.
Максатларга ирешүнең юлы
Төрле-төрле, җаның ничек тели.
Йолдызларга очар буыннарның,
Балалары бүген космос күзли.
Хаклык бардыр халык әйткәнендә:
Бүре – йөри, этләр – бары өрә.
Сындырамын дигән чакта Язмыш,
Каршы чыгып, күкрәгеңне терә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading