16+

Мәктәпне сагынып

Тугызынчы яз, ел үтеп бара, Белем тулы мәктәп түрендә.

Мәктәпне сагынып

Тугызынчы яз, ел үтеп бара, Белем тулы мәктәп түрендә.

Кыңгырау чыңы көндә яңгырый,
Сыйныфташлар килә дәрескә.

Сагынып каршы ала һәммәбезне,
Үзебезнең Лилия Мөстәкимовна,
Тәрбия кыла, алга дәшә безне
Бу эшеңдә тиңнәр юк аңа!

Саннар иле, теорема-нигезләрен,
Ольга Александровна төшендерә.
Тарихтагы фетнә, бар серләрне –
Зөһрә Наилевна яттан белә.

Ә Сиринә Илгизовна
рус телен  шәп өйрәтә.
Һәр уңыш-тырышлыкларны
Әлфия Гусмановна күзәтә.

Алар безне маяк сыман
Зур тормышка әзерли:
Белемнәрен, якты киңәшләрен
Ярдәмнәрен бездән җәлләми.

Остазларга чиксез рәхмәтемне
Җиткерәсе килә минем дә:
Сездә булган  ул сабырлык, акыл,
Юк кебек шул башка беркемдә.

Кыңгырау чыңы көндә безгә яңгырый
Белем тулы мәктәп түрендә:
Сыйныфташлар! Укытучы килә,
Гел елмаеп һәрбер дәрескә!

 Алия Хабибрахманова 

  9 М сыйныфы  "Лицей №78 "Фарватер"

Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading