16+

Мошенникларның үзләрен дә җәлләп куйдым хәтта

Лениногорскийдагы бер банк хезмәткәре мошенникларга 3000000 сум акча җибәргән дигән хәбәрне ишеткәч йөрәгем жу итеп китте. Ул имансызлар бер көнне миңа да шалтыратып, колагыма шактый озак токмач эләргә маташтылар.

Мошенникларның үзләрен дә җәлләп куйдым хәтта

Лениногорскийдагы бер банк хезмәткәре мошенникларга 3000000 сум акча җибәргән дигән хәбәрне ишеткәч йөрәгем жу итеп китте. Ул имансызлар бер көнне миңа да шалтыратып, колагыма шактый озак токмач эләргә маташтылар.

Башта Мәскәү банкыннан дип шалтыраттылар. Мин сезнең клиент түгел дигәч, “кайсы банкныкы соң?” дип кызыксындылар. Шуның белән бу сөйләшү бетте. Икенче шалтырату минем банктан булды. Алар “шатландырырга” ашыктылар. Шундый итәгатьле сөйләшәләр, әти исемен дә кушып, хөрмәт белән дә хәтта. Изге теләкләре дә сизелеп тора. Минем чуттан Самарада яшәүче бер юньсез бәндәгә акча китәчәк икән. Мине шуңа кисәтәләр болар, рәхмәт төшкерләре. Суммасы да әз түгел, ике айлык хезмәт хакына бер пенсияне кушкан кадәр. Хәер күпме булса да, югалтасы килми бит. Болар (мошенниклар) мине ышандырыр өчен код әйттеләр. Озакламый шул код белән тагын шалтыратып, үзләренең чынлап банк хезмәткәре икәнлекләрен исбатламакчы булдылар. Мин дә бит инде дөнья күргән кеше. Әле тегендә, әле монда шушындый алданулар турында күп ишеткән. Шулай да чак капмадым кармакларына. Үзем сизеп торам: монда барысы да чиста түгел. Ничек инде, алар минем чуттан акча китәсен беләләр, ә номерын белмиләр, миннән сорыйлар. Шулай да... ярый әле, бәхеткә карточкамны иремә биргән идем. Алла сакласын, әйтеп тә ташларсың. Телеңне тешләсәң дә, соң була инде аннары.

Минем шулай кызып сөйләшүне кызым ишеткән. Йөгереп килде дә телефонны тартып алды. “Әни, син нишлисең? Мошенниклар бит алар! Күптән түгел абыйга да шалтыратканнар иде.” Аннары сөйләшүне үзе дәвам итте. Итте дип инде, булачак юристның сүзләре бик кыска булды. Ул аларның битлекләрен бик тиз салдырды. Элемтә өзелде. Җәлләп тә куйдым үзләрен. Майлы калҗа авызыңа керәм дип торганда төшеп китсә, бик рәхәт булмый бит инде ул.

Хәзер уйлыйм да, бернигә башым җитми. Мин ул көнне, улымның эче авырткач ашыгыч ярдәм номерына шалтыраткан идем. Очраклыкмы бу? Әллә инде ярдәмгә мохтаҗ, башы әйләнгән, ни эшләргә белмәгән кешедән файдаланып калырга тырышумы? Нәрсә булса да, юньле эш түгел. Ә бит элемтәнең теге ягында пенсиясен тиенләп саклаган карт-корылар, я булмаса үсмерләр булмас дип әйтеп булмый. Хәер, нәкъ шуңа, җиңел генә баюга өмет итәләр дә инде ул имансызлар. Бу язмам кемнәрнедер алданудан саклап калырга ярдәм итсә, бик шат булыр идем.      

Фото: https://pixabay.com/ru/                   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading