16+

Нинди китап укыйсыз?

1. «... Авылдан беренче тапкыр чыгып китеп, Урал тауларын көньяк тимер юл белән, барлык күргәнемә исем китеп, аптыраганрак кыяфәт белән китеп барам. Поезд туктый башлагач, тәрәзәдән станса исемен карыйм: «Казаяк». Татарча исем». Шуннан ни булган? Анысын Зәки Зәйнуллинның «Казаяк» хикәясеннән укып белегез инде. «Йөз дә бер хикәя» җыентыгы «Илһам» нәшриятендә...

Нинди китап укыйсыз?

1. «... Авылдан беренче тапкыр чыгып китеп, Урал тауларын көньяк тимер юл белән, барлык күргәнемә исем китеп, аптыраганрак кыяфәт белән китеп барам. Поезд туктый башлагач, тәрәзәдән станса исемен карыйм: «Казаяк». Татарча исем». Шуннан ни булган? Анысын Зәки Зәйнуллинның «Казаяк» хикәясеннән укып белегез инде. «Йөз дә бер хикәя» җыентыгы «Илһам» нәшриятендә...

1. «... Авылдан беренче тапкыр чыгып китеп, Урал тауларын көньяк тимер юл белән, барлык күргәнемә исем китеп, аптыраганрак кыяфәт белән китеп барам. Поезд туктый башлагач, тәрәзәдән станса исемен карыйм: «Казаяк». Татарча исем».

Шуннан ни булган? Анысын Зәки Зәйнуллинның «Казаяк» хикәясеннән укып белегез инде. «Йөз дә бер хикәя» җыентыгы «Илһам» нәшриятендә 2011 елда ук чыккан булган, мин быел гына кү­реп алдым, кибеттә соңгысы иде мин алганда.

Зә­ки абыйның язуын яратам. Теле авылча, гади. Җөмләләре бормасыз, чуарлыкның эзе дә юк. Турыга бәрә дә китереп тери. Аны укыганда күңелем ял итә.

Бу җыентыкта тупланган хикәяләре сәясәт белән сугарылган. Милләт язмышы, татар кешесенең хәле, язмышы гади генә көнкүреш ситуацияләрдә ачыла. Укырга кызык. Һәм кирәк дип саныйм.

2. Чираттагы тапкыр Татарстан китап нәшрия­те кибетенә барырга ми­не Булат Ибраһимның шигъ­ри җыентыгы чыккан дигән хәбәр этәрде.

Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә...


Теләсәгез ни әйтегез, әмма шәхсән мин Булат Ибраһимны бүгенге көндәге иң харизматик шагыйрь­ләр рәтенә кертәм. Карап торышка гади генә, тыйнак кына Булат шигырьләрен укыганда бөтенләй үзгәрә, күңелен кая куярга белмәгәне ярылып ята, һәм бу күренеш тыңлаучыны тетрәндерә.

3. Шамил Аляутдиновның «Рухи дөнья» һәм «Һәфтияк шәриф» - көн саен укыла торган ки­тап­лар. Бер‑ике бит укыйм. «Һәфтияк»не укырга әни кушты, китабын да ул бирде, таш яуса да укыйсы. Шундый кырыс инде ул минем әнием.

Китап укырга ничек вакыт табаммы? Билгеле, мин диванга җәелеп утырып китап укый алмыйм - эш, балалар, гаилә, хуҗалык. Иртәнге як тынычрак, шуңа мин китапны күзне ачуга укый башлыйм, урыннан да тормыйча. Күз әле ачылмаган да була, башта бармаклар, капшый-капшый, карават астыннан күзлекне эзләп табалар, аннары китапны...

Социаль челтәрләрдә марафонны #китап #ki­tap #укы #ukı хэш­тегы бе­лән дәвам итәр­гә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading