«Бер пластик шешәне эшкәртеп, без сезнең белән 3 литр чишмә суын, 15 кв м уңдырышлы җирне һәм ике буын урман җәнлекләрен саклап калабыз».
Скопировать ссылку
«Бер пластик шешәне эшкәртеп, без сезнең белән 3 литр чишмә суын, 15 кв м уңдырышлы җирне һәм ике буын урман җәнлекләрен саклап калабыз».
Әлеге сүзләр Идел буе районы йортлары ишегалларына урнаштырылган контейнерларга язылып куелган. Анда күрсәтелгән телефон номерын җыеп, без әлеге проектның авторы белән танышырга булдык. Богдан Сабуров бу эшкә дүрт ай элек кенә тотынган һәм ул фәкать пластик шешәләр җыю белән шөгыльләнә. Шушы кыска гына вакыт эчендә аның проекты чиста керем дә китерә башлаган.
- Әлеге идея узган елның август аенда туган иде. Берәр яңа эш башлыйсы килде. Баштарак пекарня ачарга уйладым. Аннары пластик шешә эшкәртү предприятиесе турындагы идея калкып чыкты. Әмма бизнес-план төзеп исәпләп караганнан соң, пластик шешәләрне җыю, аны эшкәртүгә караганда, күпкә отышлырак булуы ачыкланды. Чимал булмаса, предприятие тукталып торачак дигән сүз. Шуңа да башта аны җыю эшен башларга кирәк дигән фикергә килдек. Бу өлкәдә көндәшләр дә алай артык күп түгел, - ди «Эко-приоритет» компаниясе генераль директоры Богдан Сабуров.
Шешәләрне җыеп, сортларга бүләләр һәм пресслап эшкәртүгә җибәрәләр. Аларны контейнерлардан җыеп алу белән өч кешелек бригада шөгыльләнә. Чүп атнага бер тапкыр алына. Аена барлыгы 15-17 тонна җыела. Чүптән дә акча эшләп була дигәннәре хак икән. «Аена чиста керем - уртача 150 мең сум», - ди Богдан.
Шәһәр буйлап, дөресрәге, Идел буе районында алар 350 контейнер урнаштырган. Киләчәктә аларның санын 3 меңгә җиткерергә уйлыйлар.
- Ничегрәк эшләп китәрбез икән дип, баштарак 50 контейнер куеп караган идек, проект үзен бик тиз аклап, кереме дә күренә башлагач, аларның санын арттырырга булдык, - ди әңгәмәдәшем.
«Эко-приоритет» компаниясе хәйрия проекты турында да уйлана башлаган. Алар шешә капкачларын җыя башламакчылар. Мондый проект Испания, Европа илләрендә, Мәскәүдә дә бар ди. Аның өчен кибетләрдә, спорт залларында һәм башка кеше күп була торган урыннарда махсус савытлар урнаштырып, аларны эшкәртүгә тапшырган акчаны компания хәйрия максатларында кулланырга ниятли.
- Берьюлы ике куян койрыгын тоту була бу - табигать турында да кайгыртабыз, ярдәмгә мохтаҗларга да булышачакбыз, - ди идея авторы.
Кыскасы, без сатып алган судан бушаган гап-гади шешә иртәгә футболка яки чәйнеккә әверелергә мөмкин. Могҗиза түгелмени бу?!
Комментарийлар