16+

Прохор ипи пешерә

«Мин бары тик ипи пешерүче һәм бу минем ипи». «Актив озын гомер» күргәзмәсендә үзен Прохор Самопекин дип таныштырган ипи сатучы бу сүзләргә аеруча басым ясап, берничә тапкыр кабатлады хәтта. Олы кәрзингә салынган ипиләрен берәм-берәм алып та бетерделәр. Кояшта пешкән кебек кетердәп торган ипине кызыгып алмалы шул.

Прохор ипи пешерә

«Мин бары тик ипи пешерүче һәм бу минем ипи». «Актив озын гомер» күргәзмәсендә үзен Прохор Самопекин дип таныштырган ипи сатучы бу сүзләргә аеруча басым ясап, берничә тапкыр кабатлады хәтта. Олы кәрзингә салынган ипиләрен берәм-берәм алып та бетерделәр. Кояшта пешкән кебек кетердәп торган ипине кызыгып алмалы шул.

Аның исеме дә җисеменә бик килешкән. Самопекин дигәнебез сәүдә маркасы булса, Прохор псевдонимын исә изге Прохор хөрмәтенә (ул да алабутадан он ясап, ипи пешергән, диләр) алган. Күп­ләр өчен Валерий Леонть­ев «Уленшпигель» төркеме музыканты буларак та билгеле. Һөнәре буенча радиоинженерның соңгы дүрт елда актив рәвештә ипи пешерү белән шөгыльләнүе бәлкем кемгәдер гаҗәп тә тоелыр. Әмма ул бу юнәлештә дә үзен танытырга өлгергән инде. «Прохор чып-чын авыл ипие пешерә», - дип, ипиен чират торып алып бетерәләр, диләр.

- Минем принцип шундый: үзем пешерәм, үзем сатам. Бөтен эш кул белән башкарыла. Әлбәттә, яр­дәм­челәрем дә бар. Алар, нигездә, сатарга гына булыша, - ди ул.
Зөя утрау-шәһәрчегендә утын ягып пешерә торган миче дә бар икән Прохорның. Берьюлы 24 (!) ипи сыя, ди. Туристлар да үз иткән аның пекарнясын. Җыеп кына әйткәндә, 35-40 төрле ипи пешерә ул. Арыш ипие, бодай-кукурузныкы...

- Барысы да авыл кү­мәчләре инде болар. Минем әбием дә ипине үзе сала торган иде. Ипине ипидән аера торган нәрсәләр шактый. Технологиясе, чималыннан башлап, ничек төрелүе, хәтта нинди транспортта йөртү дә тәэсир итә аңа. Менә юк кына әйбер - бер күәстә бас­кан камырны икегә бүлеп, шуның берсен мич төбенә салып, көлдә, икенчесен табада пешерсәң дә икесе ике төрле ипи булачак. Бер үк мичтә пешсә дә, тәме мич төбенә салып пешерелгән ипи файдасына булачак. Хәзер комбинатлар күпләп пешерә ипине, әмма аларның күбесе, бер ипи 30 сумнан артмасын, дип тырыша. Бу сыйфатка да суга. Шуңа да аларның чималы да үзгә. Мин исә заводлар кулланган чималны тотмыйм. Онны да башка җирдән түгел, бары Казан тегермәненнән генә алам, - ди оста.

Камырны башта суыткычта катырып пешерүне дә өнәми икән. Мондый ипи беренче ике сәгатьтә генә тәмле, аннан ул бернигә дә ярамый, «Макдоналдс» бургеры кебек булачак, дигән фикердә.
- Эшегезне яратасызмы, - дип төпченүемә каршы: «Ярату гынамы?! Мин шуның белән яшим! Җәй көне генә дә берничә мең ипи сатканмындыр», - дип җаваплады.
Прохорның пекарнясы Горький музеенда да бар. Монда инде ул ипиенә «әдәби мотивлар» да өстәп җибәрә. Исемнәре дә үзгәрә: «Максимыч» калачының - Горький, ә «Алеша кабартмалары»ның 1886- 87 елларда шушында ук Деренковлар пекарнясында ярдәмче ипи пешерүче булып эшләгән Алексей Пешков хөрмәтенә булуы берәүгә дә сер түгел.

Менә шулай турыдан-туры тарихка барып тоташа Прохорның күмәчләре. Хәер, аның Зөя утрау­-шә­һәрчегендәге миче дә XVIII гасырга караган кирпечтән салынган, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading