16+

Равил Фәйзуллин: «Күпме сәясәтче бии бомба өстендә стриптиз!..»

*** Елгалар ярыннан чыга, патшалар алышына. Ил өстенә хәсрәт килсә, бар да халык башына. Игенчегә нигә мылтык? - Сабыйларга наз булсын!.. Сугышсыз да бу дөньяның ятимнәре азмы соң? Күпме сәясәтче бии бомба өстендә стриптиз!.. болай барса дөньялар, ахырзаманга - бик тиз! Кояштан күләгә эзләп, күпме тиле азына! Кызганыч, Тарих дигәнең...

***
Елгалар ярыннан чыга,
патшалар алышына.
Ил өстенә хәсрәт килсә,
бар да халык башына.

Игенчегә нигә мылтык? -
Сабыйларга наз булсын!..
Сугышсыз да бу дөньяның
ятимнәре азмы соң?

Күпме сәясәтче бии
бомба өстендә стриптиз!..
болай барса дөньялар,
ахырзаманга - бик тиз!

Кояштан күләгә эзләп,
күпме тиле азына!
Кызганыч, Тарих дигәнең
штык белән языла.

Борын

Теләсә кая тыкма борын!
Борының берәү генә!
Борны тыгарлык ишекләр
Бу дөньяда меңләгән!

Борыныңны тыксаң ялгыш,
шундый итеп кысарлар! -
калырсың өнсез-тынсыз!
Ә нишләрсең борынсыз?

Артык күтәрмә, төшермә дә,
булсын үзенең урыны.
...Тормыш җаен сизә алырлык
булсын акыллы борын!

Тыныш билгеләре

Егет чакта син төз өндәү (!).
Урта яшьтә -
юлларың да, уйларың да күпнокталы (...).
Картлык килгәч, бөкрәйгәч -
cин тач инде сорау билге (?).
Димәк, инде ерак түгел соңгы сызык (-).

Фото: kekmir.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading