«Шәһри Казан» газетасын басыла башлаган беренче көннәрдән үк укыйм. Шул вакыт эчендә яраткан газетама әйләнде ул.
«Шәһри Казан» газетасының беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллинны яхшы хәтерлим. Ул чакларда газетаның тиражы 25-30 мең иде. Берсендә Хәлим ага мине бүлмәсенә чакырды да «Шәһри Казан»ны таратырга булышуымны сорады. Ризалаштым. Ул чакта мин пенсиядә идем инде. Һәр җомга 50-60 данә газетаны Арча, Буа поездларында сата идем. Программасы да булгач, газетаны тиз арада алып та бетерәләр иде. Туган теленә, милләтенә битараф булмаган һәр татар кешесе бер-ике булса да татар газетасын өенә яздыртып алырга тиештер ул. Ни дисәң дә, кешегә рухи азык кирәк. Менә милләттәшебез Сәгъдулла Шәйхуллин 90 яшенә якынлашса да, берничә газета-журнал алдыра. Миңа да 81 яшь инде. Әле булса «Шәһри Казан»нан аерылырга исәбем юк, сезгә дә, «Шәһри Казан»га язылыгыз, дип киңәш итәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар