16+

Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!

Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде.

Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!

Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде.

Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй югалтып бетергән дип әйтеп булмый. Икенчеләре тормышларын тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куя. Дөресен язарга кирәк, төрлесе төрле тарафка таралышкан җырчыларны эзләп табу җиңел булмады. Шуңа күрә кайберләре турында мәгълүмат бөтенләй туплый алмадык. Мәсәлән, «Әнием, әнием, гөлләр үстерәм сиңа» җыры белән танылган Энҗе, «Миләшкәем, хәлең ничек?» дип моңланучы Зөлфия Минһаҗеваның бүген ниләр белән шөгыльләнүен ачыкларга насыйп булмады. Эзләп тапканнарының да берничәсе, журналист икәнлегебезне белгәч, сөйләшергә теләмәүләрен белдерде. Ә элемтәгә чыга алганнары безгә менә нәрсәләр турында сөйләде.

Гөлнара Тимерҗанова: «Үземне кызымны тәрбияләүгә багышладым»

Популяр җырлары: «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт ялкыны», «Өйдә буран булмасын».
Иң актив иҗат иткән чоры: 2000-2012 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Гөлнара» җыр театрының солисты һәм җитәкчесе.
- Айзифаны алып кайтканнан соң, бөтен барлыгымны кызымны тәрбияләүгә багышладым. Аннан соң, әледән-әле яңа җырлар ишетеп торгач, тамашачы да арый, кабул итми башлый дип уйлыйм. Шуңа күрә үзем дә, халык та минем иҗаттан ял итеп алды, инде масштаблы рәвештә яңа җырлар яздырырга вакыт җиткәндер дип саныйм, - диде җырчы.

Сәнифә Рангулова: «Онытылабыз шул»

Популяр җырлары: «Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел».
Актив иҗат иткән чоры: 1995-2000 еллар башы.
- Хәзерге вакытта, сирәк кенә булса да, җырлар язам. Киләсе атнада Арча районының Түбән Аты һәм Гөберчәк авылларына сольный концертларым белән барырга уйлыйм. Районнарга күптән чыкканым юк иде. Соңгы елларда бары ике-өч тапкыр барырга туры килде. Соңгы тапкыр сольный концертымны ун ел элек эшләгән идем. Аны телевизордан да еш күрсәттеләр. Сату-­алу тармагында эшләп караган идем дә - күңелемә ятмады. Гомумән, иҗаттан бөтенләйгә аерылганым да булмады үзе. Ә соңгы берничә елда күренмәвем миннән генә тормый. Замана үзгәргәндер бәлки. Телевидениедән җырчы күренмәсә, алда эшләгән еллары турында онытыла башлый шул, - диде Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулова.

Эльвира Розали: «Тормышымнан канәгатьмен»

Популяр җырлары: «Бәхет нигә ерак?», «Ал мине үзең белән».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1990-1996 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: 2006 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасында хезмәт итә һәм балалар белән эшли.
- Хәзерге вакытта «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы белән берлектә, экологиягә багышланган тулы бер цикл фильм-концертлар әзерлибез. Моңа кадәр балалар белән Универсиада, Бөек Җиңү көннәрендә чыгыш ясадык. Күптән түгел генә «Алга таба мин атлыйм» дигән җырга бер кыз белән дуэт яздырган идек. Ул радиода ротацияләнде, хәзер шуның клибын төшердек. Иртәдән алып кичкә кадәр балалар белән шөгыльләнгәч, үземә вакыт та калмый. Ләкин бер дә кәефемне төшермим - димәк, миңа Аллаһы Тәгалә менә шундый бурыч йөкләгән. Балалар да мине бик ярата. Ел ахырында миңа 50 яшь тула, шуңа күрә гыйнварда иҗат кичәмне уздырырга планлаштырам. Анда кайчандыр бик популяр булган һәм яңа җырларымны да ишетеп булачак. Кыскасы, мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Әмма, яшермим, янымда ярдәм итеп торучы яхшы командам булса, җырлар да ешрак яңгырар, концертлар да оештырылыр иде, - диде безгә Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали.

Сәгыйть Гыйбашев: «Иҗатка кабат әйләнеп кайттым»

Популяр җырлары: «Әниемнең туган көне», «Син сөюдән чибәр».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1999-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: улының шәхси клиникасында.
- Берара, дөрестән дә, иҗаттан бөтенләй туктап тордым. Ул елларда эшләп карамаган өлкәм калмады. Төзелеш, сату эшләрендә үземне сынадым. Хәзер кабат иҗатка әйләнеп кайттым. Менә әле бу атнада гына Сания Әхмәтҗанованың иҗат кичәсендә чыгыш ясадык, шулай ук «Табибларны Ходай яраткан» дигән җырга клип төшереп йөрибез. Оскар Усманов белән тыгыз элемтәдә торам. Киләчәктә тагын да тырышыбрак иҗат итәргә планлаштырам. Хәзер мин күбесенчә халык, классик җырлар башкарырга телим. Әмма әле һаман да 2000 еллар башында популяр булган җырларымны җырларга чакыралар. Гаиләдә дә барысы да яхшы. Балалар үсеп җитте. Олы улым Альгиз хирург-стоматолог булып эшли. Үз клиникасы бар. Айнур улыбызга - 23 яшь.

Виталий Агапов керәшеннәр җәмгыятен җитәкли

Популяр җырлары: «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй», «Әнкәй гөле».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1994-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте» җитәкчесе.
Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агаповның «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»н җитәкләве, Чаллы шәһәре советы депутаты булып торуы билгеле. Дәүләт эшләреннән тыш, аның иҗат өлкәсеннән дә бөтенләйгә үк читләшеп бетмәвен белә алдык. Апрель аенда ул үзе яшәгән Чаллы шәһәрендә «Язгы моңнар» концертын оештырган, анда үзе дә чыгыш ясаган. Июнь башларында шулай ук Игезәкләр йолдызлыгы концертында да чыгышлары көтелә икән. «Туганайлар» керәшен газетасы хәбәр иткәнчә, «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»ндә дә «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең «Җанагай» ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» инструменталь ансамбле эшләп килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп җырчылар!

    Мөһим

    loading