16+

“Таң суы миңа саулык бир, мин сиңа яулык бирәм” (без бел(мә)гән йолалар)

Таң суын гадәттә нәрсә белән булса да чирләгән, күз тигән йә курыккан кешене имләү өчен ырымлап алып кайталар  Таң суының хикмәте турында ишетеп беләсездер, дуслар? “Таң суы алалар”, “таң суы белән өшкерәләр”, “таң суының шифасы” дигән сүзләр колагыгызга сугылганы бардыр. Шул хакта белгәннәремне сезнең белән дә бүлешим әле.

“Таң суы миңа саулык бир, мин сиңа яулык бирәм” (без бел(мә)гән йолалар)

Таң суын гадәттә нәрсә белән булса да чирләгән, күз тигән йә курыккан кешене имләү өчен ырымлап алып кайталар  Таң суының хикмәте турында ишетеп беләсездер, дуслар? “Таң суы алалар”, “таң суы белән өшкерәләр”, “таң суының шифасы” дигән сүзләр колагыгызга сугылганы бардыр. Шул хакта белгәннәремне сезнең белән дә бүлешим әле.

Таң суын алу, аны алып кайту, аннан соң куллану буенча төрле төбәкләрдә төрледән-төрле ышанулар бар. Ләкин барлык җирлекләр өчен дә бер булган кагыйдә ул – таң суын кояш чыкканчы, таң беленгәнче (исеме дә шуннан алынган) алып кайту.
Суны алу вакыты бер булса да, алу көне бер җирдә бер төрле, башка җирдә икенче төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, каядыр бары тик дүшәмбе, чәршәмбе көне кулай саналса, каядыр моның өчен коры көн, ягъни шимбә көн әйбәт икән. 

Таң суын алыр өчен кичтән ниятләп ятырга кирәк, диләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән таң беленер-беленмәстән торасың, тәһарәтләнеп намазыңны укыйсың, чиләгеңне алып су буена чишмәгә төшәсең. Салават әйтеп, кыйблага таба каратып таң суын аласың. “Су анасы җирән чәч, Мин таң суы алырга килдем. Рөхсәт бирәсеңме миңа таң суы алырга?” – дип сорарга кирәк. Әле ниятләп яткач та, таң суы алырга ярамаса, төшкә кереп бу турыда белгертә икән кешегә. Нинди дә булса билге килә төштә. Мондый очракта таң суына бармый тору хәерлерәк диләр, чөнки зәхмәте кагылырга мөмкин, дип әйтәләр. Боларны белә идегезме?

Бу хикмәтле суны алу турында тагын кызыклы мәгълүмат бар. Балтач районы Нөнәгәр авылында таң суы алырга барганда юлыңда очраган 41 агачның башын өзәргә кирәк дип сөйләгән иде Ләйлә апа Насыйхова. “Кычыткан да керә аңа, нинди үлән бар, шуларны җыясың. Аннан шул суга салып куясың аларны. Бу су белән юынырга да була, эчәргә дә ярый. Эчкәндә агач бөресе була икән, бисмиллалап читкә ташларга кирәк. Чисталарын чәйнәп йотсаң да ярый”, – диде ул.
Күп кенә җирдә суны су уңаена таба алырга кирәк, су агымына каршы алырга ярамый, дип әйтәләр. Кайбер җирләрдә су алган вакытта укыла торган доганың саны да бик мөһим. Мәсәлән, Саба районы Сатыш авылында 41 мәртәбә “КолһуАллаһ” йә шуның кадәр үк “Аят әл Көрси” укырга кирәк дип сөйләгәннәр иде. Әле шул вакытта: “Таң суы миңа саулык бир, мин сиңа яулык бирәм”, – дип тә әйтеп, шунда берәр яулык куеп китәсе икән. Ә менә Балтач районы Нөнәгәр авылында җиде “Әбҗәт” укырга кирәк диләр.

Суны алып кайткан вакытта каршыңа кеше очраса, аның белән сөйләшергә ярамый дип тә сөйләделәр әле. Хәтта ике кеше бергә барсалар, алар да берсенә-берсе эндәшми. Күтәрелеп тә карамыйча алып кайталар суларын.
Менә шундый үзенчәлекле һәм сихри ул таң суы. Бу турыда сүзем бетмәде әле, тагын бер сөйләрлек калды. Тиздән дәвамы булыр...

Зәлия Брусько.
Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading