16+

Танылган актер Евгений Дятлов яшь актерларга киңәш бирде

Журналист Андрей Кузьминның "Интервью без галстука" тапшыруында танылган Россия актеры Евгений Дятлов катнашты.

Танылган актер Евгений Дятлов яшь актерларга киңәш бирде

Журналист Андрей Кузьминның "Интервью без галстука" тапшыруында танылган Россия актеры Евгений Дятлов катнашты.

90 нчы еллардан алып актерның тормышы төптән үзгәрә: проектлар саны арта һәм көндәшлек барлыкка килә.

Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчан да бирешмәскә киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьмин белән булган әңгәмәсендә белдерде.

"Хәзер барысын да бик тиз эшләргә һәм уйлап тормаска кирәк. Мөмкинлек бармы? Кер дә һәм 100% ка үзеңне җигеп кара. Килеп чыкмадымы,  икенче тапкыр сынап кара. Кәефеңне төшермәскә, борыныңны салындырмаска, җылы кесәле абзыйны эзләмәскә кирәк. Бары тик үзеңә үрләргә менәргә кирәк", - дип билгеләде Дятлов.

Аның сүзләренчә, Россия актерының 90 нчы еллардан тормышы бик нык үзгәрә, фильмнарны күбрәк төшерә башлыйлар һәм үзләрен күрсәтергә яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Шул ук вакытта көндәшлек сизелерлек арта. 

"Хәзер дә катлаулы, чөнки актерлар һәм проектлар күп. Өлгермәгән кеше соңга кала ", - дип йомгаклады ул. Евгений Дятлов белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укый аласыз.
 

Видеосын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading