16+

Татарстан ничек йоклый?

Казан медицина университеты һәм нейроклиника белгечләре республика халкының йокысы тую-туймавын ачыклаган

Татарстан ничек йоклый?

Казан медицина университеты һәм нейроклиника белгечләре республика халкының йокысы тую-туймавын ачыклаган

Бүген бөтен кешелекне бар дөньяда таралган коронавирус пандемия­се куркуга салды. Әле тегендә, әле монда аэропортлар, илләр белән элемтәләр ябыла.

Ләкин моннан да куркынычрак афәт яный икән кешелеккә. Бу – йокысызлык. Барлык кешеләрнең 30-45 проценты шуңардан интегә. Кызганыч, бу проблема нык­лап өйрәнелмәгән һәм аңа күпләр артык зур әһәмият тә бирми. Ә бит кирәк иде. Чөнки йокы кешенең гомер озынлыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Йокысызлык яман шеш авыруларын – 4, ә йөрәк-кан тамыры авыруларын 5-6 тапкырга арттыра. Тагын да яманрагы: руль артында йоклап китү сәбәп­ле юл-транспорт һәлакәтләре спиртлы эчемлекләр эчеп утырганга караганда да ешрак килеп чыга.

Йокысызлык кешенең иммун системасын какшата, авыруларга каршы тора алу сәләтен киметә икән. Ләкин күпләр, йокысызлыктан интеккәндә, кайсы табибка мөрәҗәгать итәргә икәнен дә белми.

«Татарстан Республикасы ничек йоклый?» дигән тикшеренү күрсәткәнчә, сораштыруда катнашучыларның 41 проценты – терапевтка, 2 проценты – психиатрга, 2 проценты  кардиологка барырга кирәк дип саный, ә халыкның 13 проценты бөтенләй кая барасын белми.

Йокының көе киткән вакытта ярдәмгә килүче махсус табиб бар. Гыр­ласаң да аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки гырлау тирә-юньдәгеләр өчен уңайсызлык кына тудырып кала. Ә үзең өчен бик куркыныч та булырга, йоклаганда сулыш тукталуга кадәр китерергә мөмкин. Сораштыруда катнашкан ир-атларның һәр дүртенчесе, хатын-кызларның һәр алтынчысы, балаларның һәр 13енчесе гырлый.

Казан медицина университеты һәм «Сезнең сәламәтлек» дигән нейроклиника белән берлектә анкета формасында уздырылган тикшеренүдә 1156 кеше катнашкан. Әлеге сораштырулар йокысызлыктан интегүчеләрнең күбесенең дару куллануын да күрсәткән. Башта песи үләне, пустырник кебек үләннәрдән ясалган дарулар ярдәм итсә (18 процент), соңрак даруларга күчәләр (37 процент). Күп­ләр үз белдеге белән дәвалана һәм файда таба алмыйча табибларга барганда, чир шактый катлауланган була.

Әйткәнебезчә, бу йокысызлык, йокы туймау бигрәк тә руль артындагылар өчен куркыныч. Аяныч хәлләр булмасын өчен, юлда узган 4,5 сәгать саен 45 минутлык ялга туктарга кирәк. Ә инде үтереп йокың килә башласа, күзләрең йомылса (еш кына нык арыганда күз ачык килеш тә йоклап була, монысы тагын да куркынычрак), юл кырыена чыгып туктап, бер 20 минут булса да йоклап алырга кирәк. Шушы 20 минут йокы кәефне генә күтәреп калмый, гомерне сак­лап калырга бик җитә.


22-59 яшьлек 1377 машина йөртүче биргән җаваплардан күренгәнчә, аларның тормыш сыйфаты 100 баллның 20-60 баллы тирәсендә генә. Ә күп кенә Европа илләрендә бу балл шактый югары. Әлеге саннар бу проблемага җитди карарга кирәклеген күрсәтә. Анкетага җавап биргән йокы туймаудан интеккән йөртүчеләрнең күбесе клиникада тикшеренү узган һәм аларга авырлыкларын киметергә, дарулар кулланырга, хәтта тамак-борыннарга операция ясатырга киңәш ителгән.

Йокысызлыкның беренче билгеләре нинди соң? Кеше бик озак йоклап китә алмый аптырый. Моны булдырмас өчен, йокы гигиенасы кирәк. Һәр көнне бер үк вакытта йок­ларга ятып, бер үк вакытта йокыдан тору режимын төгәл үтәү мөһим. Йоклар алдыннан өч сәгать соңрак физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, ныклап тамак туйдырырга ярамый. Телевизор һәм эреле-ваклы экраннарның зәңгәр уты йокы гормоны мелатонинга үтергеч тәэсир итә. Шуңа күрә йокы алдыннан аларны ераграк куеп, кулыгызга берәр мавыктыргыч китап алсагыз, әйбәтрәк булыр.


Һәр иртәдә йокыдан торгач та үзеңнең якыннарыңа хәерле иртә теләү белән бергә: «Ничек йокладың? Йокың туйдымы?» – дип тә сорарга гадәтләнергә кирәк. 7-8 сәгатьлек сәламәт йокы кеше организмы өчен үтә дә мөһим. Чөнки йоклаганда, баш мие үзен кирәкмәгән мәгълүматтан һәм токсиннардан чистарта.
13 март – Бөтендөнья йокы көнендә йокы буенча белгечләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре журналистлар каршында чыгыш ясады. Әлеге сан һәм фактларны шул очрашуда җиткерделәр.
 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading