16+

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә, анда бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә, анда бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.

ТР Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Тантана башланыр алдыннан  Фәрит Мөхәммәтшин "маскировка челтәрләрен үрү" мастер-классында катнашучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язган балалар белән аралашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтелүен әйтте, шул исәптән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында да. Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты "Үз геройларыбызга ярдәм итик" социаль проектын гамәлгә ашыра. "Безнең милли-мәдәни берләшмәләр уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мәктәп кирәк-яракларын җыюда республикабызның әзәрбайҗан, әрмән, вьетнам, мордва, удмурт, чечен, таҗик һәм башка милли-мәдәни автономияләре актив ярдәм итте. Бу аңлашыла да, чөнки Татарстанда яшәүче 175 милләт вәкилләре – зур байлыгыбыз". 

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур игътибар бирү сорала. Шулай ук Донбассның Татарстан шефлыкка  алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкы да даими ярдәмгә мохтаҗ. "Азык - төлек, дарулар һәм башка гуманитар ярдәмнән тыш, без анда яңа уку елын башлау өчен зур күләмдә мәктәп кирәк-яраклары җибәрәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Донбасс балаларына укуга әзерлек өчен ярдәм итү идеясен күтәреп алган милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә рәхмәт".

Фәрит Мөхәммәтшин "Үз геройларыбызга ярдәм итик" акциясенең тәрбияви яктан әһәмиятле булуына басым ясады. "Без балаларның илебезнең,  республикабызның патриотлары булып үсүен телибез, – диде ул. – Өлкәннәрнең мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүләрен күреп, балалар игелекле эшләрдә катнашулары белән горурланачаклар. Бу халкыбызның бердәмлеге өчен бик мөһим". 

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республиканың төрле  районнарыннан килгән  40 бала мәктәп портфельләре һәм бүләкләр алды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2007 елдан бирле үткәрелә. 

Акция кысаларында 2007-2022 елларда беренче сыйныфка баручы 246 532  балага һәм 2-11 сыйныфларда укучыларга 366,4 млн сумлык ярдәм күрсәтелгзн.

2024/2025 уку елы башына республиканың барлык муниципаль районнарында 7 714 беренче сыйныфка баручы балага һәм 2-11 сыйныфларга баручы 30 218 укучыга ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading