16+

Татарстанлылар кабат «Голос»та: Альбина Йосыпова белән Данил Буранов ничек Дима Биланга «эләккән»?

«Беренче канал»да «Голос» проектының алтынчы сезоны башланды. Араларында Татарстаннан да ике катнашучы бар. Берсе - Алабуга кызы Альбина Йосыпова, икенчесе - Яшел Үзән егете Данил Буранов.

Татарстанлылар кабат «Голос»та: Альбина Йосыпова белән Данил Буранов ничек Дима Биланга «эләккән»?

«Беренче канал»да «Голос» проектының алтынчы сезоны башланды. Араларында Татарстаннан да ике катнашучы бар. Берсе - Алабуга кызы Альбина Йосыпова, икенчесе - Яшел Үзән егете Данил Буранов.


«Берәү дә борылмаса да, мин әзер идем»

- «Голос»ка мин үземне комфорт зонасыннан чыгарыр өчен килдем. Шулкадәр танылган зур проектта катнашу кызык бит, - дип башлады сүзен Альбина.

26 яшьлек якташыбыз хәзерге вакытта Мәскәүдәге «Сатирикон» театрында эшли, кино, сериалларда рольләр тәкъдим иткәннәр. 15 яшендә җырчы булырга хыялланып, Казан театр училищесындагы эстрада бүлегенә укырга керә. Ике елдан соң актерлык осталыгы белән кызыксына башлый. Шул омтылуы аны Мәскәү сәнгать театрына (МХАТ) илтә. 2013 елда Альбина Константин Райкин курсын тәмамлый. Хәзерге тормышы тулысынча актерлык сәнгате белән бәйле булса да, җырны ташламый кыз. Үзен «җырлый торган актриса» дип йөртә.

Татар тамашачысына Альбина «Беренче studio» сериалларны татар теленә тәрҗемә итүче оешманың тавышландыручы актеры буларак таныш. Альбинаның тавышын «Игры престолов» сериалындагы Сарсее Ланнистер героенда ишетергә мөмкин.
Татар кызы «Голос» проектына француз җырчысы Жак Брельның «Ne me quitte pas» (тәрҗемәсе - «Ташлама мине») җыры белән килеп керде. Җыр, кызның тавыш мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтмәсә дә, эмоциональлеге белән күңеленә якын булган.

- «Голос»ның иң җаваплы туры ул - «Сукыр тыңлаулар». Хис-кичереш­ләреңне сине күрмәгән кешеләрнең күңеленә җиткерергә кирәк бит. Минем җырым бу төр проектка бөтенләй дә туры килми иде. Ул күбрәк актерлык осталыгы, сөйләм мөмкинлекләремне күрсәтте, ләкин аңа карамастан моңымны, җырга сәләтемне тамашачы күрә алгандыр дип уйлыйм. Жюрига минем югары ноталарны да ала алуым билгесез калды. Җырны сайлаганда, барысын да уйлап эшләдем, ләкин актриса буларак, җырның үз күңелемдә урын табуы мөһим иде. Бер артист та буш сүз, буш күңел белән сәхнәгә чыгарга тиеш түгел. Дима Билан минем ни әйтергә теләгәнне ишетә алды, - ди Альбина.
Җырның соңгы минутына кадәр Альбина билгесезлектә иде, ахырдан гына Дима, кыз ягына борылып, үз төркеменә кабул итәргә әзер булуын белдерде.

- Проектка килгәндә, мин гомерем буе үзләрен җырга багышлаган кешеләр белән бер сәхнәдә көч сынашачагымны аңладым. Үземнең мөмкинлекләремне дә беләм - мин профессиональ музыкант түгел. Миңа берәү дә борылмаска мөмкин икәненә дә алдан ук әзер идем. Җыр тәмамлангач, алар белән бер-ике минут аралашам да проекттан мәңгегә китәм дип уйладым. Монда бер көн белән генә яшим, нәрсә язган - шул була, дидем. Дима Биланның борылуы бик көтелмәгән хәл булды, - ди Альбина.
Остазы белән икәүдән-икәү генә дә сөйләшергә өлгергән Альбина. Инде киләсе турда башкарачак җыры да билгеле.

- Съемкалар вакытында катнашучылар бик күп, аларның барысын да истә калдырып булмый. Дима Биланга да бит үз укучылары белән танышырга, тавыш мөмкинлекләрен, нинди жанрда иҗат итүләрен белергә кирәк. Икенче этап өчен сайлаган җырым да бик ошады үземә. Остазым минем образны, күңел халәтемне тоеп алды. Актер буларак мин бик темпераментлы кеше, лирик геройларны гына уйнамыйм. Көлкеле рольләргә керергә дә яратам, ләкин җыр сәхнәсендә миңа беренче чыгышымдагы халәтем якынрак, - ди кыз.
Сәхнәдә Альбина артык кычкырып торган, артык зәвыклы күлмәк тә кимәгән иде. Тамашачыларның кайберләре, аның бу «тыйнак» күлмәген ошатмады. Ә аның үз ­мәгънәсе булган икән. Бу винтаж-күлмәк 1959 елгы, Альбина аны Нью-Йорк шәһәренә барганда сатып алган. Җыр да нәкъ шул чорныкы. Актриса буларак Альбинага сәхнәдәге костюмының да хис-кичерешләренә туры килүе мөһим булган.

Альбинаның әтисе ягыннан туганнары җыр-моңга гашыйк. Кайчандыр әтисе хәтта ВГИКка режиссура бүлегенә укырга керәсе булган, ләкин булачак тормыш иптәшен очратып, мәхәббәтне сайлаган. Гаиләдә балаларга һөнәр сайлауда берәү дә басым ясамаса да, Альбина үзеннән-үзе әтисенең күптәнге хыялын тормышка ашырган.
- Оренбург өлкәсендә яшәүче әти ягыннан туганнарым да - иҗат кешеләре. бабам, аның апасы бик матур итеп җыр­лыйлар. Алар зур сәхнә кешеләре дә, профессиональ музыкантлар да түгел, ләкин шулкадәр җыр-моңга гашыйклар. Әти-­әниемә дә кайчандыр мине, 15 яшьлек кызны, курыкмыйча Казанга җибәрүләренә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Казан минем өчен иҗат тормышымның башы булып тора, - ди Альбина.

«Эчке тоемлавым Биланны сайларга кушты»

23 яшьлек Данил Буранов проектка фамилиясе кебек өермәдәй килеп керде. Ул хәтта бруталь алып баручы Дмитрий Нагиев күңеленә дә хуш килде.

- Син безнең нафталин исе сеңеп барган проектка яңа дәрт өстәдең, - дип каршы алды ул егетне.
Данил «Голос»та үзен инде өченче тапкыр сынап карый икән. Моңарчы сайлап алу турын үтмәгән.
- Монда эләгү җиңелләрдән түгел. Баштарак үз-үземә ышанмадым. Проектка эләгергә менә шул комачау итте дә инде. «Голос»та үзен сынап карарга теләгән һәр кешегә сәхнәдә дә үзләре булып калуларын телим, - ди егет.
Данил Юлиана Караулованың «Внеорбитные» җырын башкарды. Егетнең сәхнәдә үз-үзен тотышы, тавышы, биюе, килеш-килбәте тамашачыларны шунда ук үзенә җәлеп итте. Данил өчен сәхнә үз өе кебек, чөнки ул әле тәпи йөри башлаганчы ук сәхнәдә. Кайчандыр әнисе Ольга Буранова Ростов-на-Донуда опера җырчысы булып эшләгән, хәзер исә Яшел Үзәндә музыка мәктәбендә вокал буенча дәресләр бирә. Данилның чыгышыннан соң Пелагея да: «җырга сәләт каннан килә», - дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. Данил өчен җыр дөньясында беренче тамашачысы да, беренче тәнкыйть­чесе дә - әнисе. «Голос»тагы чыгышыннан соң да остазыннан бераз эләккән егеткә.

- Безнең әни белән иҗади каршылыклар бар, - дип елмая Данил. - Әни хата дигән әйбер минем өчен хата түгел, заман таләбе. Әйтик, чыгыштан соң кайбер сүзләреңне дөрес әйтмәдең, дип шелтәләде. Ул барысын да дөрес, кагыйдәсенә туры китереп җырлавымны тели, ә мин үземчә эшлим.
Ни кызык, Данил сәхнәгә дә беренче тапкыр җырлап түгел, ә биеп чыккан. Проектта Нагиевка степ та биеп күрсәтә әле ул.
- Кечкенә вакытта җырлыйсым килмәде, биюгә тартылдым. Соңыннан Россия театр сәнгате университетындагы (ГИТИС) актерлык бүлеген тәмамладым, ләкин барыбер үземне яхшы актер дип санамыйм, - ди Данил.

Данилның чыгышы вакытында якыннары «Леонид борыл, борыл» дип теләп утырды. Агутин борылганнан соң да, егетнең Биланны сайлавы күпләрне гаҗәпләндерде.
- Эчке тоемлавым миңа Биланны сайларга кушты. Остазым белән киләсе турга тагын бер җыр сайлап куйдык инде, - диде Данил.
Егет хәзер туган ягы Яшел Үзәнгә бик сирәк - елына бер генә кайта. Соңгы тапкыр якташларын шәһәр көне белән котлаган. Хәзерге вакытта рус сәхнәсендә үзен җырчы буларак сыный. Григорий Лепс белән иҗатташлык итә. Алтынчы октябрьдә егетнең «Больше любви» дигән яңа җыры һәм клибы дөнья күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading