Татар төбәкчеләре оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан. Ул елдан ел үзенең эшен арттырып кына калмый, сыйфатын да яхшырта, географияне дә киңәйтә.
Әле менә күптән түгел генә төбәк тарихчылары һәм елъязмачылары узган елга йомгак ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен Татар конгрессы бинасына Бөтенроссия түгәрәк өстәл-конференциягә җыелдылар.
Мөхтәрәм тарихчы-академигыбыз Индус ага Таһиров бу җыелуның әһәмиятен билгеләп, аны сибелеп яшәгән милләттәшләребезне бергә җыя, милли аңын уята, аларны бер уй-фикердә яшәргә өметләндерә торган чара диде.
Чын дөресе дә шул. Бу хакта саннар да сөйли. Төбәкне өйрәнүчеләрнең Рәсәй буенча 103 төркеме теркәлгән. Шуларның 42се Татарстанда. Кайбер районнарда бишәр-алтышар төркем, ләкин, кызганыч, бөтенләй булмаган районнар да бар. Бу вакытлы гына күренештер.
Уңышлар күп булганда сөйләшү дә җанлы һәм сөенечле булды. Шушы бер ел эчендә генә дә Мамадыш, Кайбыч, Биектау, Чирмешән, Чистай районнарында татар төбәкчеләренең оешмалары төзелеп, тулы куәткә эзләнүләр белән шөгыльләнә башлады.
Милләттәшләребезнең күпчелек өлеше республикабыздан читтә яши. Шунлыктан татар төбәкчеләренең хәзер Мари-Элда, Ульяновск, Самара, Омск, Томск, Кемерово өлкәләрендә дә үз оешмалары бар.
Чиләбедә, Мәскәүдә, Удмуртиядә, Оренбург һәм Әстерхан өлкәләрендә дә актив милләттәшләребез яши. Алар турында үзебезнең "Без бергә" газетасы битләрендә язып барабыз. Без каләм ияләре, журналистлар да төбәкче-тарихчылар арбасында. Аларның эшләрен кемнәндер ишетеп кенә түгел, ә үзебез күреп, катнашып, озын авыр юлларны бергә үтеп, кайнар бәхәсләрне тыңлап, бу хәрәкәтнең эчендә кайнап тасвирлыйбыз. Сөенә-сөенә горурланып язабыз.
Әле күптән түгел генә горурланырга тагын бер форсат чыкты. Узган 2021 елда Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты Россия татар авыллары оешмасы белән берлектә Авыл шәхси туган якны өйрәнү музейлары арасында беренче тапкыр конкурс уздырды. Исеменнән үк күренгәнчә, Татарстаннан читтә дә татар авыллары музейлары катнашты. Шушы көннәрдә аларга нәтиҗә ясалды. Барлыгы 23 музей үз эшен тәкъдим иткән булган һәм җиңүче итеп Гран-прига төбәкче тарихчыларның иң фикерле, иң гыйлемлесе, газетабызның якын дусты Нурулла Гарифның музее табылды. Аның турында да без "Шәһри Казан"ның бер санында тәфсилләп язган идек.
Хәер аны язып кына да, сөйләп кенә дә бетерә торган түгел - үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. Үзенең шәхси йортында, төгәлрәге, бабасының әтисенең 1907 елдагы өен төзекләндереп ясаган ул аны. Стеналарыннан ук тарих карап тора. Экспонатлар да берсеннән-берсе кыйммәтле һәм затлы. Париждан кайткан сәгать , 1869 елгы шкаф. Шундый бай һәм мәгълүматлы музей оештырган каләмдәшебез (ул әле Татарстан Язучылар берлегендә дә әгъза) бик күпләргә үрнәк. Җиңүчеләр арасында Кемерово, Самара, Пенза, Омск өлкәсе музейлары да бар.
Ә иң сөендергәне алардан үрнәк алучылар да. Күпләр музей тарихның үз өе икәнлеген аңлап алган. Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, командиры (бу атама аңа бик туры килә, әфганчы ул, шурави ) тарихчы- профессор, Альберт Борһанов шундыйларны гына хөрмәт итә. Эш күрсәткәннәрне хөрмәтли дә белә. Әлеге түгәрәк өстәлдә дә фидакарьләр лаеклы бүләкләрен алды.
Киләчәккә планнары да зурдан төбәк тарихын өйрәнүчләрнең. Халкыбызның милли аңын, горурлыгын, кызыксынуын арттыручы мондый фәнни -гамәли конференцияләрне даими уздырып тору. Аларга өлкәннәр белән бергә яшьләрне дә тарту юлларын табу. Өмет уята торган мисаллар бар да инде. Алтай дәүләт университеты аспиранты Артем Зиннәтуллин Омскида булган фәнни-гамәли конференциядә "Алтайда татар мәдәнияты үсешендә иҗтимагый оешма активистларының роле" дигән темага кызыклы чыгыш ясаган иде. Бу түгәрәк өстәлдә дә егет эшләренең дәвамы турында зоомнан сөйләде. Әйе, интернет аша да бик күп төбәкчеләрне үз канаты астына җыйды бу эшлекле сөйләшү. Свердовск өлкәсе Әрәкә авылыннан Салават Гөбәев, Пенза өлкәсеннән Гөлназ Самочкина, Кемероводан Әнвәр Аширов та интернет аша безнең белән бергә булдылар. Аларның һәммәсе хакында да зурлап язарлык. Исән булсак, язарбыз да әле.
Әлеге очрашуларның тагын бер бик зур әһәмияте бар. Узган сугышта моңарчы хәбәрсез югалган дип саналганнарның исемнәре халыкка кайтарыла. Конференция саен бик күпләрнең язмышына ачыклык кертелә, билгесезлек пәрдәсе алып ташланып, батырларның рухы шатландырыла. Бу эш Татарстанның "Хәрби дан клубы" Ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның зур тырышлыгы. эзләнүләре нәтиҗәсе.
Үткәннәрне кадерләп саклап , киләчәккә карап яшәүче төбәкчеләребезгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
Комментарийлар