16+

Әтәчкә «пинетка», эткә «жилән»

Юлия белән Наил Галиуллиннар гаиләсе 90 нчы елларда нинди эшкә генә тотынып карамаган. Баштарак кайры туннар да, камзуллар да теккәннәр. Ләкин зур әйбер җитештереп сату авыр дип, башмакларга күчкәннәр. Үзлегеннән өйрәнеп киткән эштә куллары тиз шомара, бүгенге көндә гаилә 50 төрле аяк киеме җитештереп сата. Аяк киемнәрен алар сарык тиресеннән,...

Әтәчкә «пинетка», эткә «жилән»

Юлия белән Наил Галиуллиннар гаиләсе 90 нчы елларда нинди эшкә генә тотынып карамаган. Баштарак кайры туннар да, камзуллар да теккәннәр. Ләкин зур әйбер җитештереп сату авыр дип, башмакларга күчкәннәр. Үзлегеннән өйрәнеп киткән эштә куллары тиз шомара, бүгенге көндә гаилә 50 төрле аяк киеме җитештереп сата. Аяк киемнәрен алар сарык тиресеннән,...

Юлия белән Наил Галиуллиннар гаиләсе 90 нчы елларда нинди эшкә генә тотынып карамаган. Баштарак кайры туннар да, камзуллар да теккәннәр. Ләкин зур әйбер җитештереп сату авыр дип, башмакларга күчкәннәр. Үзлегеннән өйрәнеп киткән эштә куллары тиз шомара, бүгенге көндә гаилә 50 төрле аяк киеме җитештереп сата.

Аяк киемнәрен алар сарык тиресеннән, йомшак күннән ясый. Алар өчен сыйфат - иң мөһим күрсәткеч, шуңа да бөтен әйберне бары тик кул белән генә башкаралар.

Галиуллиннарның җитештергән башмаклары матурлык ягыннан гына түгел, ә сәламәтлеккә файдалы булулары белән дә аерылып тора. Йон - авыртуны баса, төрле ялкынсынулардан файдалы. Артрит, артроз, ревматизм, подагра, остеохондроз, аллергия, бронхиаль астма кебек авырулар белән интегүчеләр өчен дә чын дәва.

Әйберләрнең бәясе дә җитештерелгән материалына карап билгеләнә. Мәсәлән, башмаклар 500 сумнан алып, ә күннән тегелгән жилетлар 2000 сумнан алып сатыла икән.

- Никадәр тырышып эшләсәң дә, Казандагы сатып алучыга ярап булмый. Милли бизәкләр - читтән килүчеләргә тансык. Шуңа да төп сатып алучыларыбыз - туристлар. Махсуслашкан ярминкәләрдә дә сату‑­алу эшләре уңышлы бара. Анда синең эшне аңлыйлар, хезмәтеңә бәя бирә беләләр, - ди әти‑­әнисе эшен дәвам итүче уллары Динар.

Башмаклардан кала да, күп әйбер тегә гаилә. Сатып алучылар үзләре дә әллә нинди идеяләр генә биреп тора. Хатын-кызлар киеп йөри торган заманча жилеткалар, намазлыктан алып, этләр өчен милли бизәкле киемнәр, хәтта әтәчләр өчен пинеткаларга кадәр сорыйлар икән.
- Мин һәрвакыт сатып алучы телендә сөйләшергә, аның хәленә керергә тырышам. Клиент белән беркайчан да дорфа сөйләшмим. Яхшы сатучыны алар да истә калдыра. Соңыннан берничә елдан кабат Казанга кайткач, алар тагын минем янга килә бит, - ди Динар.
Динар әле Мәдәният министрлыгыннан грант отып, чигү машинасы алган. Хәзер егет шуны үзләштерү белән мәшгуль. «Татарстан Республикасының иң яхшы ел товары» бәйгесендә катнашып әлеге гаилә лауреат була, ә 2011 елда иң яхшы биш оешмасы арасында «ТР сыйфат буенча ел лидеры» исеменә лаек булалар. Гаиләнең эшләнмәләре Италиягә, Австралия, Германиягә дә киткән. Кытай татарлары аларның башмакларын яратып кия икән.

Галиуллиннарның өч баласы да гаилә бизнесын дәвам итә. Олы уллары инде сату‑алу эшләренә кереп китсә, кызлары дизайнер һөнәрен үзләштерә. Димәк, булачак башмакларның фасоны - аның кулында. Төпчекләре Бәхтияр дә калышмый, әти-­әнисеннән башмаклар тегү серләренә төшенә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading