16+

Тәрәзәбез чак кына алтын бәясенә төшмәде

Җәйге җылы көннәрдә нәрсә уйлаганбыздыр инде, көзге җилләр исә башлагач, фатирыбызга пластик тәрәзәләр куйдырырга кирәклеге искә төште.  Фирма эзләп озак аптырамадык, бушлай килә торган газеталарда мыжлап тора аларның рекламалары.

Тәрәзәбез чак кына алтын бәясенә төшмәде

Җәйге җылы көннәрдә нәрсә уйлаганбыздыр инде, көзге җилләр исә башлагач, фатирыбызга пластик тәрәзәләр куйдырырга кирәклеге искә төште.  Фирма эзләп озак аптырамадык, бушлай килә торган газеталарда мыжлап тора аларның рекламалары.

Теләгәнен сайлап ал. Бигрәк тә бер фирманың “плюс” дигән тамгасы күңелебезгә хуш килде. Мондый исемле фирма начар эшләргә тиеш түгел бит инде. “Минус булса, куркып калыр идең... Без дә олуг өметләр белән шул “плюс”лы фирманың телефон номерын җыйдык. Чыбыкның теге башындагы ягымлы тавыш сайлавыбызның дөрес булуын исбатлап, тиз генә адресыбызны язып алды. Эчкә җылы йөгерде, болай булгач, кышкы бураннарга кадәр замана тәрәзәсенә ия булачакбыз. Кич белән, ике егет килеп, үлчәп тә киттеләр. 

Яңалыкны авыр кабул итә торган гадәтем бар, аннары пластик тәрәзәләрне бик мактап та бетермиләр, сәламәтлеккә зыянлы икән дип язалар. Шуңа ике бүлмәнең генә тәрәзәсен алмаштырып карарга булдык. Дөресрәге, бер тәрәзә, бер балкон ишеге. Балкон ишеге кыш көне шыплап ябылыр да, җылыны чыгармас дип, ә инде тәрәзә – салкын якка караган бүлмәнеке. 

Атна башында үлчәм алып киткәннәр иде, азагында килеп куябыз дип шалтыраттылар. Без, һәрвакыттагыча, “эшем кешеләре”, эш урыныннан китә алмыйбыз. Өйдәгеләргә шалтыраттык та, тынычланып калдык. Билгеләнгән вакытта кирәкле эш коралларын күтәреп, ике оста килеп тә җиткән, вакытның минутын да әрәм итмичә, эшкә дә тотынган. Тиз-тиз генә балкон ишеген һәм аның янындагы тәрәзәне кубарып атканнар. Без кайтканда балкон ишеген куйганнар иде инде. Ә менә тәрәзәсен ничек кенә тырышмасыннар, куя алмаганнар. Чөнки тәрәзә башка бүлмәнеке бит. Без кайтканда, балталары суга төшкәндәй, ни эшләргә дә белми аптырап торалар иде. Алар бездән мең гафулар үтенеп, саубуллашырга ашыкты. 

Ләкин аларның гафу үтенүләре безне берничек тә җылыта алмый иде инде. Урамда октябрь икәнен дә әйтсәм, безгә нинди зур бәла килгәнен аңлавы кыен булмас. Ярый әле, иремнең кулы эш белә, тәрәзә урынындагы тишеккә целлофан тарттырып, кагып куйды. Ләкин көзге яңгырдан целлофан гына саклый алса, берәү дә акча түләп, пыялалы тәрәзә ясатмас иде. Безнең хәлләр дә кызыгырлык түгел, кечкенәләрнең борыннары җебеп, температуралары күтәрелә башлады. Кышлар җитеп, кар яуганчы тәрәзәне куйдырырга бит инде. Менә шунда без “плюс”ның тагын бер мәгънәсен аңладык. Ул сыйфаты яхшы дигәнне генә аңлатмый, “Өстәп бирәм. Ал!” – дигәнне дә белдерә икән бит. 

Берничә көннән безне юатырга әлеге фирманың җитәкчесе үзе өебезгә килде. Килеп күргәч, үзе дә шаккатты. Бәлки, шулай кыланган гынадыр, фирма бит “плюс”лы. Озак бәхәсләшкәннән соң, ул безгә зал тәрәзәсен завод бәясенә куярга риза булды. Какшаган нервларыбызны һәм балаларны терелтер өчен аптеканы баеткан сумманы да кушсак, тәрәзәбез чак кына алтын бәясенә төшмәде. Хәзер берәр хезмәт күрсәтүче фирма эзли башласак, “плюс” тамгалысыннан ерак йөрергә тырышабыз. Бер авызың пешкәч, салкын суны дә өреп кабасың шул ул. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading