16+

“Төшемдә дә тортлар белән саташып чыга идем”

Беренче заказын кондитер Раилә Хуҗина шулай искә ала. 

“Төшемдә дә тортлар белән саташып чыга идем”

Беренче заказын кондитер Раилә Хуҗина шулай искә ала. 

– Хисапчы була торып, заказга тортлар пешерә башларсың дип гомердә дә уйламас идем, дигән иде миңа иптәш кызым Аня. Ә мин менә пешерәм һәм бик яратып эшлим, – ди кондитер Раилә Хуҗина, үзе турында таныштырып. 

Раилә белеме буенча икътисадчы. Кондитер һөнәре аны шулкадәр кызыктырган, хәзер ул аның өчен эш тә, иҗат итү мөмкинлеге дә, керем алу чыганагы да. Бөтен күңеле биреп эшләгәнгәдер, аның десертлары һәрвакыт тәмле дә, матур да килеп чыга. 

Бала вакытта, бөтен кызлар кебек үк, тортны комнан ясаган. Үсә төшкәч, Эльмира апасы печенье, бисквит һәм шарлоткалар пешерергә өйрәткән. 

– Җылы хатирәләр булып саклана ул күңелдә. Аннары инде бәйрәмнәрдә тортларны үзем пешерә идем. Бервакыт Коръән ашында ерак бер туганыбыз, мин пешергән тортны авыз итеп карагач, нишләп заказга пешермисең, бик тәмле чыга бит, диде. Ул вакытта аның сүзләрен алай җитди кабул да итмәдем, – дип искә төшерә Раилә.

Ә инде ике ел элек заказга беренче тортын да пешерә. Өйдәгеләргә тортлар пешерми тормаган анысы. Әмма кызлары Яңа елга гадәти булмаган торт сорагач, тәвәккәлләп карый. Сүз уңаеннан, Раилә өч кыз үстерә. 

Һәм бер көнне алар яшәгән җирдән ерак түгел генә кондитерлар өчен махсус кибет ачыла. Шул көннән башлап аның ул кибеткә йомышы еш төшә, югыйсә кызыксынып карап чыгарга гына кергән була. 

Кибеттә капкейк әзерләү буенча мастер-класс уздырыла дигән игълан исә бөтенесен хәл итеп куя. 
– Минем анда олы кызымны алып барасым килде. Өйрәнсен, пешереп карасын дидем. Үзем дә язылдым, янәсе читтән карап күзәтеп торырмын. Ә чынлыкта киресе килеп чыкты, кызым аның белән кызыксынып китә алмады. Мин исә баш-аягым белән чумдым. Капкейкларны әле бер, әле икенче рецепт кулланып пешереп карадым. Барысы да яхшы гына килеп тә чыкмады. Әмма кул селтәмәдем. Шул вакытта кызларым гадәти булмаган торт пешерергә сорады. Интернеттан рецептлар караштырдым, тик аларның авторлары әзерләү барышындагы бөтен серләрне дә әйтеп бетерми кебек тоелды миңа. Бу исә миндә азарт кына тудырды. Кондитерлардан түләүле дәресләр алдым. Тортлар пешерә башлавымны якыннарым хуплады гына, син булдырасың дип үсендереп тордылар. Ә беренче тапкыр туйга заказ алганда бик борчылдым әлбәттә. Төннәр буе йокламадым, йоклап киткәндә дә төшемдә шул тортлар белән саташып чыга идем. Берара заказдан баш та тартыйммы дип уйладым. Булачак киленнең әнисе, мин сиңа ышанам, булдырып чыгасың, дигәч кенә тынычландым, – ди ул.  

Туй июнь аенда була. Эссе көннәрдә торт пешерүнең авырлыгын кондитерлар гына аңлый. Шуның өстенә беренче заказ. Беренче тәҗрибә. Алга таба заказлар алачакмы-юкмы, билгесез, әмма шул беренче торт өчен Раилә белән ире яңа суыткыч алып кайтып, башка урынга булмаганга, балконга урнаштырып куялар.   

– Торт әзерли башлау көне килеп тә җитте, минем өчен ул бер квест булды. Коржларын, кремын ничек әзерләячәгемне беләм. Ә менә күп яруслы тортның өстенә нинди крем сыларга? Ул вакытта махсус шундый тортлар өчен крем булуын белми идем. Мин үземчә эшләдем, тик моңа шоколад бик күп кирәк булды. Шуның белән тортның авырлыгы да артты. Тантана буласы ресторанга үзем алып барып, суыткычларына да үзем куйдым. Шунда ресторан администраторы шаккатып, “гаҗәп, тортыгыз бераз гына да авышмады” дип куйды. Ә мин үз-үземә әйттем: мондый хәл беркайчан да булмаячак! Хәзер инде заказга тортларны күп ясыйм. Кулым да остарды, тәҗрибәм дә артты. Тортларыма карап соклануларын күреп, күңелем тагын да үсеп китә. Үз эшемне мин бик яратам, –  ди кондитер.         

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading