Язмамны әзерләгәндә геройларымның шулкадәр бәйсез: эш, акча, төрле тормыш мәшәкатьләреннән ирекле булуларына шаккаттым.
Аларның тормышка карашы да, кыйммәтләре дә үзгә. Таулар кешене үзгәртә диләр, бу өч кеше белән аралашкач, моның чыннан да шулай булуына инандым.
Татар рухлы Тянь-Шань
Рафаэль Ишморатов Тянь-Шань тауларында «татар почмагын» булдырган кеше. Аның тырышлыгы белән биредә Меңьеллык, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал театры, Гаврилов пигы барлыкка килде. Тауга беренче тапкыр менүе моннан ярты гасыр элек булган. Аяклары көчкә йөрсә дә, 75 яшьлек ир бүген дә таулар турында хыяллана.
- Ул вакытта мин Тимертау шәһәрендә яшәдем. Наркомания, эчкечелек чәчәк аткан тынгысыз вакытта юлымда яхшы кешеләр очрады. 23 яшемдә альпинистлар белән таныштым. «Мине дә үзегез белән тауга аласызмы?» - дигән соравыма, «әзерләнсәң, алабыз», диделәр. 1961 елның җәендә алар белән Памир тауларына беренче сәяхәтемә киттем. Тауларга төнлә генә барып җиттек. Иртән торып тирә-ягыма карадым да мәңгегә гашыйк булдым. 70 яшемә кадәр тауга мендем, һәр менгән саен, сокланып туя алмадым. Ул хисләрне әйтеп бетереп булмый, үз күзең белән күрергә, үзеңә тоярга кирәк, - ди Рафаэль абый.
Шуннан соң ел саен тауларга омтыла ул. Инде быел бармыйм, дисә дә, ирен яхшы аңлаган Рәзимә апа:
- Түзсәң, Яңа елга кадәр генә түзәсең. Башкалар рюкзакларын җыя башлагач, синең дә күңелең ашкына башлый, - дип елмая торган булган.
Рафаэль Ишморатов - спорт мастерына кандидат. Тауга ничә тапкыр менгәнен хәтерләми дә инде ул. Ике тапкыр 7 мең метрлы биеклеккә кадәр күтәрелгән: 1970 елда Ленин пигы, 1977 елда Коммунизм пигын яулаган. Соңгысында алар Россия фәннәр академиясе вице-президенты, элекеге МГУ ректоры Рем Хохловны коткарганнар. Ни генә кичерми ветеран-альпинист: җир тетрәүләрен дә, кыядан егылып төшүләрне дә. Ә үзе, көлеп, куркыныч хәлләргә юлыкмадым, ди.
- Тауларда гадәттә 30-40 көн булабыз. Биеклеккә, диңгез төбенә төшкән кебек, әкренләп кенә күтәрелергә кирәк. Тауга менү өчен иң беренче чиратта физик көч, рухи яктан төрле ситуацияләргә әзер булу кирәк. Таудан төшүе менүгә караганда авыррак, куркынычрак. Тау башына менеп җиткән кеше инде максатыма ирештем дип, әле төшәсе дә барын оныта, хәле калмаска мөмкин, - ди Рафаэль абый.
Тауга менү бер кешегә 60-70 мең сумга төшә икән. Командада кимендә 5-6 кеше булырга тиеш. Аяклары исән-сау булса, бүген дә ике дә уйлап тормыйча, гомерлек мәхәббәте белән очрашуга чыгып китәр иде Рафаэль абый. «Татар почмагы» караучысыз калуына да борчыла.
- Без исемнәрне альпинистлар белешмәсенә беркеттек, ләкин аларны географик картада да теркисе килә. Хәзер ул эш беркемгә дә кирәкми инде. Шундый матур таулар караучысыз калуы кызганыч, - дип көрсенә.
Улларын беркайчан да тауга өндәмәсә дә, икесе дә альпинизм белән шөгыльләнә. Берсе - спорт мастерына кандидат, икенчесе - беренче разрядлы альпинист. Олы улы Антуан - юрист, Айрат исә танылган композитор, дирижер. Бүгенге көндә Канадада Монреальның иң яхшы оркестрында эшли. Рафаэль абый аларның һәр адымын, һәр уңышын аталарча яратып, күзәтеп бара.
- Улларымның шулай уңышка ирешүен таулар белән бәйлим. Таулар кешене мораль яктан чыныктыра. Тауларда җиңгән каршылыклар тормышның авыр сынауларын җиңәргә ярдәм итә, - ди Рафаэль абый.
Объективта - Эльбрус
Татарстан Республикасының Фотографлар берлеге әгъзасы Александр Сафроновның бу көннәрдә «ШТАБ» креатив резеденциясендә «5642 - набирая высоту» дигән фотокүргәзмәсе ачылды. Биредә аның Европаның иң бөек ноктасы - Эльбрус тавыннан төшерелгән 16 фото эше тәкъдим ителгән.
Александр фото-травел (сәяхәтне фотога төшерү) белән шөгыльләнә. Аның эшләре «Geo» белән «National Geographic» кебек данлыклы журналларда басыла. Күргәзмәләре Мәскәү шәһәре, Германия, Казахстан, Төркия кебек илләрдә оештырылган.
Казахстанның Алматы шәһәрендә туып-үскән егет кечкенәдән тауларның бөеклегенә сокланган. Тау туризмы мәктәбен тәмамлап, инструктор булып эшләргә өлгергән. Ул икенче разрядлы альпинист. 18 яшеннән алып ун ел гомерен бары тик сәяхәтләргә багышлаган. Таиланд, Лаос, Бирма, Вьетнам, Малайзия якларында яшәгән. Шул сәяхәтләренең берсендә Казан кызы белән танышып, Татарстанга күченгән.
- Инде Казахстанда яшәгән вакытта ук минем тауларның барлык матурлыгын кешеләргә җиткерәсем килде. Шәһәрдә компьютер артында утырган кеше күпне күрми бит. Шуңа да үзем белән фотоаппарат ала башладым, - ди ул.
Эльбрус Җир шарының иң зур сүнгән вулканы. Тау башында басым җирдәгедән күпкә азрак. Көндез кар өстендә купальник белән йөреп булса, кичен һава температурасы -40 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый шартларда кайвакыт бер фотоны кырыгар минут төшерергә туры килә Александрга.
- Тауларда фотога төшерү бик кыен. Беренчедән, суларга һава җитми, баш әйләнә, нинди дә булса бер эшкә игътибарны туплау авыр. Икенчедән, суыкта фотоаппаратның батареялары тиз бетә. Гади кеше 20-25 килограммлы рюкзак белән генә менсә, минем иңбашларымда әле ике профессиональ фотоаппарат та бар иде. Тау шартларында объективны алмаштыру техника өчен куркыныч, шуңа да ике төрле объектив белән ике фотоаппарат алырга булдым. Фотолар зур, матур булсын өчен, мин тауларны таң вакытында һәм кояш баеганда төшерергә тырыштым. Бәлки шуңа да аларны Рерих картиналарына охшаталар, - ди Александр.
Тәҗрибәле альпинистлар бер-берсен тау башында түгел, ә таудан төшкәч кенә котлый. Бары тик аягың белән җиргә баскач кына син үз максатыңа ирештең дигән сүз.
- Альпинистларның үлем очраклары күбрәк төшкән вакытка туры килә. Бер тауны яулагач, аның белән генә туктамыйсың, азарт барлыкка килә, тагын да югарырак биеклеккә менәсең килә. Шундый теләк бар икән, һичшиксез тауларга менегез. Ләкин физик яктан әзерлекле булырга кирәк: чыдам булу өчен физик күнегүләр ясагыз, йөгерегез, - диде Александр. Эльбруска Александр «XGUIDE» командасы составында менә.
Урал таулары һаман да сер саклый
Марат Бәйрәмгулов - шулай ук фотограф, ләкин төп кәсебеннән тыш ул әле Урал тауларына экспедицияләр дә ясый. Таш биналардан башка берни дә күрмәгән шәһәр халкына Урал тауларының кыргый табигате матурлыгын ачучы дип әйтсәң дә була аны.
Таулар белән янәшәдә яшәгән кешеләр генә аларның серен, телен белә кебек. Башка геройларыбыз кебек үк, Марат та Урал тавының итәгендә урнашкан Арыслан авылында (Чиләбе өлкәсе, Нязепетровск районы) туып- үсә. Тарихи мәгълүматлар буенча, авыл 1663 елда татар-мишәрләр күчеп килү сәбәпле барлыкка килгән. Авыл кырыенда «Өй-таш» дигән зур кыя бар, ул су эчкән арысланны хәтерләтә. Авыл исеме дә шушы ташка ошатып куелган дигән фикер бар.
- Безнең яктагы табигатькә сокланып, Россиянең төрле нокталарыннан сәяхәтчеләр җыела. Тау куышларында әледән-әле борынгы язулар, рәсемнәр табыла. Аларны «Арыслан язуы» дип йөртәләр. Геологлар да экспедицияләре белән безнең кыяларга сукмак салды инде. Әле күптән түгел табигатьне өйрәнүче яшьләр төркеме тагын бер шундый мәгарә ачты, биредә язулардан тыш, борынгы кешеләрнең эш коралы - сөңге дә табылды. Тарихи, әле ачылмаган серләр күп безнең тауларда. Ләкин авыл халкының гына тауларга әллә ни исе китми. Матурлыкка күз тиз ияләшә бит, - ди Марат.
Казаннан сәяхәтләр оештырган очракта, экстрим яратучылар башта 12 сәгать поездда барырга тиеш. Сәяхәтчеләр өчен урман эчендә махсус йортлар да әзерләп куелган, елга буенда мунчасы да бар.
- Өч көндә өч төрле җиргә сәяхәт кыласың. Бездә «Өй-таш», «Яман-таш», «Фил-таш» дигән матур кыялар бар, кызыклы күлләр күп, аларны өйрәнергә дә төрле галимнәр җыела. Төп экскурсия «Оленьи Ручьи» табигый паркына була. Яшьләр диңгез ярыннан туйгандыр инде. Алар һәрвакыт ниндидер яңалык эзли бит. Шуңа да диңгез төпләрен айкап, дөньяның иң биек нокталарына менәргә телиләр. Бу әле үз-үзеңне эзләүнең бер төре дә, - диде Марат.
Фотолар Рафаэль Ишморатов, Марат Бәйрәмгулов, Александр Сафронов архивыннан алынды.
Комментарийлар