16+

Удмуртлар “Гырон быдтон” бәйрәменә чакыра. Әйдәгез, барабыз!

Менделеев районындагы Енабердино авылында 29 июньдә 10.00 – 18.00 сәгатьләрдә удмурт халкының “Гырон быдтон” республикакүләм бәйрәме була.

Менделеев районындагы Енабердино авылында 29 июньдә 10.00 – 18.00 сәгатьләрдә удмурт халкының “Гырон быдтон” республикакүләм бәйрәме була.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның катнашуы көтелә.
– Менделеев районында 5 милләт вәкилләре дус-тату яши һәм эшли. Бездәге халыкның 3 проценты удмуртлар. Районыбыз Удмуртия Республикасы белән чиктәш, Можга шәһәре белән хезмәттәшлектә торабыз. Енабердино – удмурт авылы, анда Можга шәһәре хакимияте белән берлектә “Гырон быдтон” бәйрәмен ел саен оештырырга исәплибез, – диде Менделеев районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев.
Удмуртиядәге Бураново авылы әбиләре җырлаячак, ләкин алар данлыклы “Бураново әбиләре” ансамбле түгел – башка үзешчәннәр. “Айкай” фольклор җыр һәм бию дәүләт театры, Алена Тимерханова, Иван Котельников, Иван Белослудцев чыгыш ясаячак. 45 өй ишегалдында осталык дәресләре бирелә, удмурт мәдәнияте белән таныштырыла.
– Россия Президенты Владимир Путин башлангычында 2024 ел – Гаилә елы. “Гырон быдтон” бәйрәмендә гаилә традицияләре күрсәтеләчәк. Татарстанда 175 милләт яши, бу бәйрәм дә милләтара дуслыкны ныгытуга өлеш кертә, – диде республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Удмуртларның милли-мәдәни җәмгыяте активисты Павел Александров сөйләгәнчә, “гырон быдтон” сүзләре “язгы кыр эшләре тәмам”, дигән мәгънәне аңлата. 
– Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, удмуртлар туганнары белән җыелышып, боткалар пешереп, бәйрәм иткән. Киләсе елда “Гырон быдтон” республикакүләм бәйрәме Балтач районында үткәреләчәк. Бәйрәмнең символы – агач үрдәк аларга тапшырыла, – диде Павел Александров.
“Аммоний” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин заводның районга һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә ярдәм күрсәтүен әйтте. 
– Менделеев районында 24 августта 9.00 сәгатьтә “Гонка Героев” бәйгесе старт ала. Командалар бәйгесе инде 3 ел рәттән оештырыла. Быел Россия төбәкләреннән тыш, Монголия, Казахстан, Кыргызстан командалары да килергә җыена, – диде Юрий Разбежкин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading