16+

«Улыма 300 мең сум нигә түләнми?»

«Шәһри Казан» газетасының 101нче санында «Авыл хуҗалыгы белгечләрен нәрсә белән кызыксындыралар?» дигән язма басылды.

«Улыма 300 мең сум нигә түләнми?»

«Шәһри Казан» газетасының 101нче санында «Авыл хуҗалыгы белгечләрен нәрсә белән кызыксындыралар?» дигән язма басылды.

Шул уңайдан Наил Хәмидуллинга соравым бар иде. Улым өч ай элек «Балтач ветеринария станциясе учреждениесе»нә эшкә урнашты. Наил Хәмидуллин да язмада әйткәнчә, аның хезмәт хакына 7 500 сум акча өстәлеп бара. Мәкаләдә шулай ук «хөкүмәт югары уку йортын тәмамлаучыларга бер тапкыр 300 мең сум күләмендә акча да бирергә тиеш» дип хәбәр ителде. Тик без бу турыда сорагач: «Сезгә 7500 сумнан башка акча бирелү каралмаган», - диделәр. Алар хаклымы?


Исем-фамилиям газета өчен генә, Балтач.


Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин аңлатуынча, 300 мең сум күләмендәге акча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган предприятиеләрдә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында эшләүчеләргә генә бирелә, ә Балтач ветеринария станциясе - хөкүмәт учреждениесе. Шунлык­тан газета укучының улы бу акчаларга дәгъва кыла алмый.
- Авыл хуҗалыгы тармагында кимендә өч ел эшләү шарты белән эшкә урнашкан яшь белгеч бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум акча турындагы сораулары белән районның авыл хуҗалыгы идарәләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш, - дип аңлатты безгә Наил Хәмидуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading