16+

Үзләре яулык ябынган, үз-үзләрен тотышларына исең-акылың китәрлек!

Яшьләрне тәрбиясезлектә гаепләгән булабыз, ә үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез соң?

Үзләре яулык ябынган, үз-үзләрен тотышларына исең-акылың китәрлек!

Яшьләрне тәрбиясезлектә гаепләгән булабыз, ә үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез соң?

Шушы көннәрдә генә торак комплекстагы ватсап төркемнәренең берсендә: "Күрше төбәктән килосы 400 сумнан җиләк китереп сатабыз", дигән белдерү куелды. Мин дә җиләк алучылар исемлегенә язылдым. Чөнки былтыр да нәкъ шушы кешедән алган идек. 

Җиләкләре татлы, сусыл. Шәхси плантацияләрендә үстерәләр икән. Төнге 11дә әйтелгән урынга туктады бу сатучы. Яулыклы өч хатын-кыз килде, мөселман хатыннарыдыр инде, уртача яшьләрдә, татарча сөйләшәләр. Чиратта торучыларны этә-төртә сатучы янына керде болар. И-и китте сатулашу. Әйтерсең лә ахырзаман, бар дөнья җиләккә барып тоташкан. Шул өч хатынның затсызлыгына, комсызлыгына исем китеп, кырыйда гына карап басып торам. Янәсе, болар башта алып бетерсеннәр, ә мин аннан да өлгерермен.

Хатын-кызларның берсе: "Татар татып карамыйча ышанмый, ди, мин ашап карыйм әле", ди. Сатучы ир ризалашып елмайды. Аның сабырлыгына шаккаттым. Ә теге хатын алдында торган 5 әрҗәдән дә берәр җиләк алып ашап карады да: "Беренче әрҗәдәгеләре әче, өлгереп бетмәгән. Икенчесендә – бик эре, өченчесендә нинди сорт? Ә-ә "Азия" сортымы? Юк, миңа "шоколадный" дигәне кирәк (сатучы моңа шоколадный дигән сортны күрсәтте)” – димәсенме бу. Тагын күпмедер вакыт тартмалар янында  әйләнгәләгәч: “Абау, бу миңа ошамады әле. Беренчесен алам, түлке ташлама ясагыз, 50 сум, яме", димәсенме.

Шул өч хатын бөтен әрҗәдәге җиләкләрне татып, ярты сәгать сатучыны интектереп, үзләренә ошаган җиләк төялгән әрҗәләрне сайлап алып кайтып китте. Ә чиратта торучы калган кешеләр боларның кыланмышына баш селкеп карап калды. Культура һәм әхлакның югары дәрәҗәсе белән аерылып тормаган бу хатыннардан ни көтәсе? Яшьләрне, балаларны әхлаксызлыкта, әдәпсезлектә, тәрбиясезлектә гаепләгән булабыз. Ә үзебез үк нинди үрнәк күрсәтәбез соң?

Алия Гыйләҗева

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading