16+

«Виноград үстерү – алмагач үстерүдән җиңелрәк»

Апас районының Карабай авылында Рамил Гафаров бакчасында 32 төрле виноград үстерә.

«Виноград үстерү – алмагач үстерүдән җиңелрәк»

Апас районының Карабай авылында Рамил Гафаров бакчасында 32 төрле виноград үстерә.

Кайберләренең тәлгәшләре хәтта икешәр килограммнан артып китә. Җылы якларда гына үсә торган виноград безнең җирлектә дә үз кешегә әйләнде хәзер, дигән сүземә Рамил абый, бездә аны үстерү җиңелрәк тә әле, дип өстәп куйды.

Виноград үстерү остасы үзе Августин, Флора (Лора), Юбилей Новочеркасска, Алешенькин, Монарх дигән сортларга өстенлек бирә.

– Аларның җимешләре эре һәм баллы була. Күпләр шундый сорт үсентеләр сорап килә. Әмма алар нәзберегрәк шул, 20-23 градуслы салкыннарны гына күтәрә ала, – дип кисәтә ул. – Виноград үстереп карау теләгегез булса, Кристалл белән Платовский сортларына тукталыгыз. Тәлгәшләре кечкенә булса да, 32 градус салкынга да түзәләр. Үсентеләрне базардан алмавыгыз хәерле, ышанычлы бакчачылардан алыгыз. Үземнең дә берничә тапкыр алданганым булды. Беренче үсентеләрне атаклы виноград үстерү остасы Леонтий Кирягиннан алып кайттым. Аны беренче укытучым дип тә атыйм, ул киңәшләре белән күп ярдәм итте.

– Рамил абый, виноградны кышка ничек әзерләп калдырырга киңәш итәсез?
– Беренче кыраулар баш­лангач, җир катыргач, температура үзгәрешсез 0-5 градус торганда, берәр атна кап­ламый да тотарга була. Тик кинәт суытып җибәрүдән дә сакланыгыз, ни өчен дигәндә, сабаклары 20-23 градус салкынга түзсә дә, тамыры 5-6 градуска гына чыдам. Виноград җиргә ятып торырга тиеш түгел, астына такта яки шифер кисәкләре куеп калдырасың, йә булмаса чыршы ботаклары түшисең. Артык ботакларын кисеп бәйләп яткызасың. Өстенә шулай ук чыршы ботаклары куясың, такта яки шифер белән бас­тырасың. Шунысын да исегездә тотыгыз: бер ягын, һава йөрсен өчен, ачык калдырасың. Күпләр салкыннан туңып үлде дип зарлана, артык җылытып төргәнгә, юешләнеп ятып чери ул. Кышка виноградка, авыруларга каршы, өч процентлы тимер купоросы сиптерәсең. Ун литр суга өч йөз грамм купорос салына. Язын исә, җир ачылгач, ябып калдырган әйберләрдән арындыргач, бакыр купоросы сиптерергә онытмагыз. Көз көне, яшенә һәм сортына карап, артык бөреләрен кисеп аласың. Беренче елны утырт­кач, виноградны кисмисең. Икенче елга дүрт-биш бөре генә калдырасың.

– Яше дигәннән, виноград җимешен ничә ел бирә?
– Леонтий Кирягин әйт­меш­ли, үзең үлгәнче. Чынлап та шулай ул, йөз дә ун ел үскән виноградлар да була.

– Виноград су яратмый дип ишеткәнем бар...
– Аңа җәй буена ике тапкыр гына сибәсең. Чәчәк атканчы – илле литр һәм чәчәк атып күпмедер вакыт үткәч, шуның кадәр. Чәчәк серкәләнгәндә су сибәргә ярамый. Көз көне бер төпкә кимендә илле литр су сибеп калдырасың. Алай иткәндә, тамырлары өшеми.

– Виноградны кайчан утыр­ту яхшы?
– Көз көне дә, язын да ярый. Мин үзем язын утыр­туны өстен күрәм, үсеп китәме-юкмы – күзәтеп бу­ла. Беренче елында үсеп китә алмый дип шалтыраталар, борчылырга кирәкми, ул тамырга көч җыя. Виноград утыртканның икенче елында ук чәчәк атып виноград биргән очраклар бар, ләкин чәчәк атса да, беренче тапкыр аның бер генә чәчәген калдыралар, башкаларын өзеп аталар, бу виноградны көчен киметүдән саклап кала, бер кечерәк кенә чәчәген виноградның нинди сорт икәнен белү өчен калдырырга була, бу тәлгәш сигналка дип атала.

Рамил абый ел саен йөзәр төп виноград үсентеләре дә үстереп сата. Аның әйтүенчә, халык соңгы вакытта виноград үстерүгә кереште. Киләчәктә яңа танышымның бәрәңге бакчасыннан виноград бакчасы ясау нияте дә юк түгел. Бакчасында бүгенге көндә кура җиләгенең берничә сорты, кара бөрлегәннең Торнфри дигән чәнечкесез сорты һәм башка җимеш агачлары үсә. Чәчәкләргә дә мөкиббән ул. Әңгәмә ахырында Рамил абыйның шигырьләр язарга яратуын да белеп алдым. Яратып эшләгән эш куаныч китерә, шуның белән рухланып, шигырьләр дә иҗат ителә, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading