16+

Вәсилә Фаттахова турында Айдар Галимов: «Вәсилә кыска, әмма шулкадәр якты һәм бай тормыш юлын үтте» (ФОТОЛАР)

Бүген Уфаның көньяк зиратында Вәсилә Фаттахова каберенә һәйкәл куелды.

Вәсилә Фаттахова турында Айдар Галимов: «Вәсилә кыска, әмма шулкадәр якты һәм бай тормыш юлын үтте» (ФОТОЛАР)

Бүген Уфаның көньяк зиратында Вәсилә Фаттахова каберенә һәйкәл куелды.

Ачылу тантанасында җырчының гаилә һәм иҗатташ дуслары җыелган иде.

– Вәсилә кыска, әмма шулкадәр якты һәм бай тормыш юлын үтте. Аның җырлары мәңге яшиячәк, – диде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.



Һәйкәл мәрмәрдән эшләнгән һәм анда җырчының иң популяр фотосы сүрәтләнгән.

Вәсилә Фаттахова 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Җырчының ике кечкенә сабые калды. Аларны бүгенге көндә ире – Илгиз Абдракыйпов тәрбияли.

Яраткан җырчыбызның урыны оҗмахта булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading