Мин, инде җитмешне узган өлкән кеше, җәйне көтеп алам да чир-сырхауларны бераз булса да табигать хәзинәсе белән дәваларга омтылам. Табигатьтә бөтен чиргә дә дәва табылыр дип, бөек дәвачы Әбүгалисина юкка гына әйтеп калдырмагандыр. Үләннәр буенча өйрәнгәннәрем бик күп булса да, мәсьәләне артык катлауландырмыйча, теләге булган һәркемнең кулыннан килә торган беркадәренә...
Хәзер киң таралган йөрәк-кан тамырлары авыруларын алсак, табиб билгеләгән дарулардан тыш үзебез дә үзебезгә беркадәр булыша алабыз. Авыру белән көрәшкәндә аның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкласаң, тормышка, яшәү рәвешенә беркадәр үзгәреш кертеп, сәламәтлекне ныгытырга була.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәюгә өч-дүрт төп фактор сәбәпче булып тора. Күңел тынычлыгын югалтып, эштә-көнкүрештә даими киеренке халәт кичерүдән туган, озакка сузылган стресслар кан тамырларына кысылып, башка, йөрәккә туклану килүне киметә, шуның өстенә әз хәрәкәтләнеп, симерү факторы да өстәлсә, тын кысылганга, кан басымы күтәрелгәнгә аптырый торган түгел.
Кан тамырларын кальций һәм май кайнатмасыннан торган юшкыннан чистарту дәвамлы тырышлык таләп итә. Җәйге табигать хәзинәләрен хәзер ел буена туплап куярга була. Сукыр кычыткан, дүләнә чәчәге һәм җимеше, мелисса, кызыл клевер, йөрәк ритмын (тахикардия) көйли торган календула үләннәрен өй аптечкасында булдырып, ел буе курслап (ягъни һәр төрен 20 көн эчәсең дә 10 көн ял итәсең) кулланырга кирәк.
Алма, керән, гөлҗимеш, составында рутин витамины булган кызыл миләш, балан һәм аспирин кебек канны сыеклау үзлегенә ия булган кура җиләге (хәтта яфрагы да файдалы), чия, диңгез кәбестәсе (аптекада бар), сарымсак һәм яшел чәйне көндәлек рационнан өзмәскә кирәк. Сарымсакның файдасы гомумән әйтеп бетергесез. Анысыннан мин ел буена җитәрлек бәлзәм әзерлим. Банканың өчтән бер өлешенә вакланган сарымсак салып, аракы коям да 15 көн төнәтәм, аннары сөзеп чыккан сыеклык күләмендә лимон согы һәм бал кушып болгатам, организм ничек кабул иткәнен исәпкә алып, иртән һәм йоклар алдыннан берәр бал кашыгы эчәргә була. Әлбәттә, әледән-әле тәнәфес ясап. Кибетләрдә булган лимон, әфлисун, мандарин да кан составы өчен файдалы. Йөрәккә калий һәм магний элементлары бик мөһим, шуңа күрә алар чыганагы булган абрикос, кара җимеш, чөгендер, помидор, какао яисә ачы шоколад турында да онытмагыз.
Соңгы вакытта кан тамырындагы тромбтан кисәк кенә үлеп китүчеләр күп булды. Күрәсең, алар күп төрле тормыш проблемаларын чишәргә алданып, сәламәтлекләренә игътибарсыз булганнардыр. Инсульт, инфаркт авыруларын кисәтү өчен өченче бик мөһим фактор - туклануны дөрес итеп оештырырга, чама белән генә ашарга, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк. Хәзер бик күпләр, вакыт җитмәүне сәбәп итеп һәм товар муллыгына алданып, кибетләрдәге матур пакетлардагы әзер ризыкка һәм ярымфабрикатка алдана. Сәламәтлекне кайгырткан гаиләләр исә, ризыкны гади генә итеп булса да, өйдә әзерләп ашарга тиеш була. Әйтик, төрле ярмалардан фасоль, ясмык бик хуплана. Аннары ботка янына үзең әзерләгән котлет белән яшел салат (майонезлы түгел, сыек май һәм бер бал кашыгы гына лимон салып болгатылганы) туклыклы һәм файдалы булыр дип әйтә белгечләр. Шулай ук атнага кимендә ике мәртәбә скумбрия, треска, пикша кебек артык кыйммәт булмаган балык пешереп ашау организмны микроэлементларга баетыр. Майлы балык составында организм өчен бик тә кирәкле омега-3 антиоксиданты бар, шуның өчен кышкы айларда даруханәдән балык мае капсулалары алып эчегез. Ә итле шулпаларны кәбестә, кишер, чөгендер кебек яшелчә яисә ярма белән пешерү отышлы. Майлар турында фикер йөрткәндә, белгечләр арасында каршылыклы фикерләр күп. Сыек май бик макталса да, аны кыздыру өчен бик хупламыйлар. Чистартылмаган оливка, көнбагыш майлары салат өчен генә түгел, иртә белән ач карынга бер бал кашыгы эчеп кую сезнең файдага булыр. Ә инде көнгә 50-70 грамм тирәсе артык кыздырылмаган көнбагыш төше ашауны гадәткә кертсәгез, гомумән, файдалы булыр. Кемнең мөмкинчелеге бар, кедр, әстерхан чикләвеген еш куллансын. Сыер мае, терлек мае турында бәхәсләр бик озак дәвам итә. Аларыннан тулысынча ваз кичү яхшыга түгел. Чамасын белеп һәм яхшы сыйфатлысын куллансаң, әйтик, әчетелгән сөт ризыклары организмга егәр кертер, кирәкле витамин һәм аминокислоталар белән баетыр.
Җәйнең мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмыйча, холестерин күләмен көйләү һәм кан чистарту функциясен үтәгән бавыр өчен файдалы булган үги ана яфрагы, репейник чәчәге һәм яфрагы безнең табигатебездә еш очрый. Аларны да җыеп куярга онытмагыз.
Үз бакчагыз булып, яшелчә җиләк-җимеш үстерсәгез, укроп, яшел суган, салат үләнен көндәлек файдаланырга тырышыгыз. Кара карлыган, чия яфракларын кышка киптереп куегыз. Алар һәммәсе дә витамин чыганагы булып, йөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын төшерергә булыша. Кайберәүләр җәй көне кан басымы түбән булудан иза чигә. Даруханәдән элеутерококка төнәтмәсе алып эчегез. Эсседә кан артык куермасын өчен, яшел чәйне яисә кайнаган гади суны лимон салып эчегез. Кара чәйне күп куллану сусауны баса алмас. Инде бөркү һавада көчле сусау барлыкка килсә, тәнгә чиләк белән җылымса су коегыз. Канның куерып китүенә юл куймагыз, үзегезгә ярдәм итәргә өйрәнегез. Ит - җәй өчен авыррак ризык, сөт һәм яшелчәдән кысыр ашлар, фасоль, ясмык, карабодай кебек туклыклы ярмалардан ризыклар файдалы булыр. Киңәшләрем үзләрен тәрбиядә тотарга теләүче һәркем өчен файдалы булсын иде!
Комментарийлар