16+

Яңгырга тансыкламыйсызмы?

Әллә яңгыр явып китә, әллә боз... Шәһәр халкы һава торышы белән, нәрсә кияргә, кулчатыр алыргамы-юкмы, дип кенә кызыксына кебек. Күзләреңне талдырып офыкка карап көтеп алмагач, яңгырның куанычы да шул хәтле генә шул. Ә авылда... авылда җиргә төшкән һәр тамчы Аллаһының зур бүләге булып кабул ителә.

Яңгырга тансыкламыйсызмы?

Әллә яңгыр явып китә, әллә боз... Шәһәр халкы һава торышы белән, нәрсә кияргә, кулчатыр алыргамы-юкмы, дип кенә кызыксына кебек. Күзләреңне талдырып офыкка карап көтеп алмагач, яңгырның куанычы да шул хәтле генә шул. Ә авылда... авылда җиргә төшкән һәр тамчы Аллаһының зур бүләге булып кабул ителә.

Бигрәк тә май аенда, җәй башында авылда яңгыр - көтелгән иң зур кунак. Уҗымнарга, болындагы печәннәргә, бакчадагы агачларга, юл читендәге бәпкә үләннәргә - һәммәсенә яңгыр кирәк. Авылга кайткан минуттан колагымда бер сүз генә яңгырады кебек: яңгыр, яңгыр... Теләгәннәр бушка китмәде, узган шимбәдә республика районнарында яңгырлар явып үтте. Җәйге яңгыр хикмәтле инде ул. Авылның бер башында явып та, икенче очында бер тамчы да төшмәскә мөмкин. Бу юлы да нәкъ шулай булды: кайдадыр сәгать буе койды, янәшәдәге күрше авылда болыт әсәре дә күренмәгән.
Яңгырдан соң һаваның сафлыгы сулап туймаслык. Барлык җиһан ачылып, яктырып китә. Аяк астында үскән һәр үлән белән бергә үзең дә шатланасың, ул да сиңа карап куана кебек. Җәйләребез җылы шифалы яңгырларга мул булса иде.

Изәвә Борһанова, Әтнә районы, Дусым авылы:
- Яңгырга тансыклап торабыз әле. Яз башыннан бирле диярлек яңгыр юк, җирдә дым бетеп бара. Узган шимбәдә аз гына явып китте. Сибәләде генә дисәң дә була, үләннәрнең тамырына үтәрлек булмады.

Гөлфирә Гарифуллина, Кама Тамагы, Олы Кариле:
- Яңгыр бездә ике айга якын яумады. Шимбә көнне яшен, көчле җил булачак дип кисәткәннәр иде. Аномаль эсселектән соң шундый хәвеф-хәтәрләр булгалый бит. Ходайга шөкер, ул көнне кич белән тыныч кына җылы яңгыр явып үтте. Яңгырның һәр тамчысы өчен куандык.

Рәсимә Гатиятуллина, Балтач районы, Балтач бистәсе:
- Яңгырны кайчаннан бирле көттек инде. Килеп кенә җиттем дигәндә, болыт икегә аерыла да китеп бара. Туган авылыбыз Арборда соңгы ике атнада гына өч тапкыр яңгыр яуды, район үзәгендәгеләр гел нәүмиз булып кала идек, шимбә көнне рәхәтләндереп, сәгать ярым туктаусыз койды. Яңгыр яуганга сөенеп, ике аягымны сузып, рәхәтләнеп ял иттем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading