Кеше җәйге ялга акчасын тиенләп җыя. Елга бер килгән отпускны кемнең кешечә уздырасы килмәсен? Билгеле, һәр кеше аягын юрганына карап кына суза. Әмма ничек кенә булмасын, акча барыбер акча.
Тик менә аны ялга исән-имин алып барып, хәере белән туздырырга гына язсын. Ялга барганда, юлда, отельдә акчаны ничек сакларга соң, диңгезгә барып, ничек итеп "акчаны суга салмыйча" кайтырга?
1. Бөтен "серне" дә бер сандыкта саклау дөрес түгел. Идеаль вариант - үзең белән берничә карта (visa, master card) һәм берникадәр күләмдә "тере" акча алу. Аларның төрлесен-төрле җиргә бүләргә кирәк: берничә картага салырга, "тере" акчаны төрле сумка һәм кесәгә салырга.
Ни өчен бер генә карта әз? Чөнки берсен урласалар, запаска икенчесе кала. Шулай ук банкомат барлык картаны да кабул итми.
2. Картага бөтен булган акчаны салып китәргә кирәкми. Запас акчаны туганнарыгыз яки дусларыгызга калдырыгыз. Кирәк булган очракта алар күчерә ала.
3. Карта номерын һәм аның икенче ягында күрсәтелгән экстрен телефон номерларын блокнотка күчереп алыгыз. Теге яки бу хәл килеп чыкса, картаны "блокировать" итәргә кирәк булачак.
4. Картадагы акчаны урамдагы банкоматлардан алмагыз.
5. Тере акчаны исә муенга тагыла торган сумка, киемнең эчке кесәсе, махсус каешка тагарга мөмкин.
6. Акча салынган сумканы күз алдында тотыгыз. Баш астына куеп йоклау - бик зур хата.
7. Җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, кассада акча белән шыплап тулган кошелек чыгармагыз.
8. Акча һәм документларны багажга бирмәгез.
9. Ял итәсе шәһәр һәм отельгә килеп урнашкач, байлыгыгызны шкафка, оекбаш, кием эченә, ванна бүлмәсендәге келәм астына яшермәгез. Иң яхшысы - үзегезнең йозаклы чемоданга бикләү.
10. Мини-отвертка ярдәмендә өстәл лампасы, көнкүреш техникасы һ.б. яшерен сейф ясарга була.
11. Бар байлыкны сейфка салып, бикләп куйсагыз, күңелегез тыныч. Әмма отельдәге ресепшеннан "расписка" алырга онытмагыз.
12. Пляжда исә акчаны чиратлап сакларга була. Мондый мөмкинлек юк икән, әгәр ялга үз машинагызда килсәгез, бар байлыкны шунда (утыргыч асты, багажник, бардачок) калдыра аласыз.
13. Су үткәрми торган "аква-пакет"ка салып, купальникның эчке кесәсенә тыгарга мөмкин.
14. Махсус "сандыклы" аяк кием табанына яшерергә була.
15. Киң чәч резинкасы бар икән, ярты мәшәкатегез ким дигән сүз. Яныннан сүтеп, акчаны шунда качырырга була. Акчаны иң элек полиэтилен пакетка төрү дә комачауламый.
16. "Анти-гриппин" яки башка шундый таблетка капларын ташламаган булсагыз, акчаны бөтереп шунда урнаштырырга була.
Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар