16+

Ялган ишетәсең килмәсә, «Мин яратам сине» димә

Тормышның бар ачысы - тәмлетамак булудан. * * * Матурлык - коточкыч көч! * * * Кеше стена аша да чыга ала, тик әлегә ничек икәнен генә белми. * * * һәр кеше үзенчә яхшы. Бер нәрсәсе яхшы булмаса да, барыбер үзенчә. * * * Үпкәчел кеше - корулы корал....

Тормышның бар ачысы - тәмлетамак булудан.
* * *
Матурлык - коточкыч көч!
* * *
Кеше стена аша да чыга ала, тик әлегә ничек икәнен генә белми.
* * *
һәр кеше үзенчә яхшы. Бер нәрсәсе яхшы булмаса да, барыбер үзенчә.
* * *
Үпкәчел кеше - корулы корал.
* * *
Кирәксезлек тойгысы - тойгы да, кирәксезлек тә булырга мөмкин.
* * *
Кайбер хатын-кызда ирләр беркайчан да гафу итә алмый торган нәрсә бар. Хыянәт түгел. Егетлек.
* * *
Үз юлың белән бару бик авыр. Бигрәк тә трамвай булсаң.
* * *
Белем алу - хезмәт хакына юлны турылау.
* * *
Шома юлда таеп егылу җайлы.
* * *
Ат та эшли, ат та сарайда яши.
* * *
Ачы тәҗрибә тормышның татлы якларына шикләнеп карарга мәҗбүр итә.
* * *
Тагы бер хайванга түзә алмаган кеше ялгызлыкны хуп күрә.
* * *
Ялган ишетәсең килмәсә, беркайчан да: «Мин яратам сине», - димә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading