Социаль челтәрләр барлыкка килгәч, һәр кеше үз тормышын - барысына да кызык, ә үзен кемгәдер кирәк дип уйлый башлады.
* * *
Әгәр балалар бишектә яткан чакның - кредитларсыз, мәшәкатьсез, моң-зарсыз чакның мәңге дә кабатланмаячагын белсәләр, бу кадәр акырмаслар иде.
* * *
Кайбер кешеләр белән аралашканнан соң, 15 ел утыру әллә ни кыен түгелдер сыман тоела башлый.
* * *
Ирләрнең һәр уңышы - хатын-кызга мәхәббәттән. Хатын-кызның уңышы - ирләр хыянәтеннән.
* * *
Әгәр сезнең киткәнне беркем дә сизмәгән икән, китеп бик дөрес эшләгәнсез.
* * *
Балалы йортта тынлык хәвеф уята.
* * *
Проблеманы хәл итү өчен, син проблема сыман уйларга, яшәргә һәм үзең дә шул проблемага әйләнергә тиеш.
* * *
Картайгач, аякларга түгел, аяк астына карарга кирәк.
Комментарийлар