16+

Өйдән чыгып киткәндә хатыннарын үбүче ирләр башкалардан 5 елга озаграк яши

Дөньяда иң таралган исем - Мөхәммәт. Биш кешенең икесе беренче мәхәббәтләре белән гаилә кора. Зәңгәр күзле кешеләр караңгыда яхшырак күрә. Гомеренең биш елын кеше ашап уздыра. Ир балалар күбрәк көндез, кызлар төнлә туа. Башка ел фасылларына караганда, яз көне балалар тизрәк үсә. Мәскәү - иң күп миллиардерлар яшәгән шәһәр. Шуңа...

Дөньяда иң таралган исем - Мөхәммәт.

Биш кешенең икесе беренче мәхәббәтләре белән гаилә кора.

Зәңгәр күзле кешеләр караңгыда яхшырак күрә.

Гомеренең биш елын кеше ашап уздыра.

Ир балалар күбрәк көндез, кызлар төнлә туа.

Башка ел фасылларына караганда, яз көне балалар тизрәк үсә.

Мәскәү - иң күп миллиардерлар яшәгән шәһәр. Шуңа да ул дөньяның иң бай, иң кыйммәтле шәһәре булып санала.

Америкалылар, бала ризыгына караганда, мәче ризыгына күбрәк акча туздыра.

Россия белән АКШны нибары дүрт чакрым аера.

Леонардо да Винчиның иң популяр картинасында Мона Лиза кашсыз сурәтләнгән. Бу чорда Флоренциядә иң кәттә кызлар, мода артыннан куып, кашларын кыра торган булган.

Хатын-кызларның 29 проценты, тормыш иптәшенә караганда, аяк киемен сайлау өчен озаграк вакыт сарыф итә.

Өйдән чыгып киткәндә хатыннарын үбүче ирләр башкалардан биш елга озаграк яши.

Антарктида - сәгатьләргә бү­ленмәгән бердәнбер континент. Галимнәр анда үз илләрендә булган вакыт белән яши. Ләкин уртак бер вакыт юк.

Хаски этләренең генә түгел, кеше­ләрнең дә күзләре ике төрле төстә була ала. Мондый кешеләр җир шарының нибары 1 процентын тәшкил итә.

Борын белән колак гомер буе үсә.

Баш миенең 80 проценты судан тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading