16+

Зиннур Гыйльфанов: «Әгәр дә тормыш йөге булмаса, яшәүнең мәгънәсе дә, кызыгы да калмас иде»

Зиннурның кылны кырыкка ярырдай булып йөргән чаклары бер бүген генә түгел. Уен эшме: Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, Азнакайның скважиналарны капиталь ремонтлау цехында мастер булып эшләгәндә үк төп эшеннән тыш та тагын ике йөкне тигез итеп тартып барган кеше ул.

Зиннур Гыйльфанов: «Әгәр дә тормыш йөге булмаса, яшәүнең мәгънәсе дә, кызыгы да калмас иде»

Зиннурның кылны кырыкка ярырдай булып йөргән чаклары бер бүген генә түгел. Уен эшме: Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, Азнакайның скважиналарны капиталь ремонтлау цехында мастер булып эшләгәндә үк төп эшеннән тыш та тагын ике йөкне тигез итеп тартып барган кеше ул.

Читтә дигәнем, үз эше. Берсе Казанга пассажирлар йөртү булса, икенчесе - тышкы реклама хезмәте. Дүрт еллап шулай дәвам иткәч, ахырда скважиналарны капиталь ремонтлау мастеры булып 10 ел эшләгән нефть тармагын калдырып китәргә тәвәккәлли.

Зиннурныкылар

Бүгенге көндә үзе юктан бар иткән «Моторр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең (оешманың икенче исеме - «TATNEWS» реклама-производство фирмасы) директоры Зиннур Гыйльфанов. Берсе икенчесе белән бәйләнешле берничә тармакны берләштерә әлеге оешма. Шул исәптән электән килгән тышкы реклама хезмәте дә эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәтнең мәгънәсе киң, әлбәттә. Аның мөмкинлекләрен элеп куйган элмәтакта белән генә чикләп карарга ярамый бүгенге заманда. Оешма төрле объектларның йөзен, тышкы кыяфәтен билгеләүдә дә зур тырышлык куя. Ә ул эшләрне башкарып чыгар өчен күп технологияләрне белү генә дә аз. Зәвыгың, эчке тоемлавың булу зарур.
- Нәрсәгә генә тотынсаң да, белем кирәк. Чөнки барлык җиһазлар компьютер аша идарә ителә. Монда чама белән эшли торган эш юк. Барысы да төгәл, наят, - ди җитәкче.



Мөмкинлекләр

Шәһәрдә иң саллы рекламалар да алар кулы аша уза дисәк, арттыру булмас. Юкса, милли-мәдәни мирасыбыз булган Сабантуйларын бизәргә ышанып тапшырырлар идеме аларга. Әле күптән түгел Азнакай районы үзенең 85 еллыгын гөрләтеп бәйрәм итте. Анда да тышкы рекламаны Зиннурныкылар эшләде. Шәһәр үзе, стадионда меңнәрнең күзе төбәлгән сәхнә - барысы да гөл кебек иде.
Корал эшли, ир мактала - анысын да инкяр итеп булмый. Бу эштә Руслан Исламов, Альбина Камалетдиновалар инде күптән сыналган дизайнерлар булса да, заман үзенекен таләп итә. Шуңа да ныклы техник база булдырылган. Дәүләт лизинг-грант программасы буенча киң форматлы «Мимаки» принтеры сатып алганнар. Финанслау җиһаз бәясенең 30 процентын тәшкил иткән. 3,2 метр киңлектәге әйберләрне «эх» тә итми чыгарып була аңарда. Сыйфаты икеләнерлек урын калдырмый. Озынлыгын хет 50 метр ит.



Икенче бер цехта калай, тимер эшләре белән шөгыльләнәләр. Эшләренең күләмен күзаллау өчен «Газпром» ягулык салу станцияләрен күз алдына китерү җитә. Алар нәкъ менә «Газпром»ның шул автозаправка станцияләрен обли­цовкалыйлар. Подрядчы оешма буларак, әзер проект буенча эшләнә ул. Цехта бөтен эшен бетергәч, урынга барып урнаштыру-монтажлау да алар өстендә. Ә цехлары иркен - 500 кв метр мәйданны алып тора. Төп функцияләрнең берсе - табаклы листны бөгә торган пресс үзе бер зур агрегатны хәтерләтә һәм тулысынча компьютер аша идарә ителә.
- Бөгү көче 100 тоннага тиң әлеге станокның. 4 миллион 300 меңгә төште ул безгә. Янәшәдәгесе фрезерлау, гравировкалау станогы. Монысы да шулай ук бик акыллы машина. Аның өчен дә хөкүмәттән 30 процент күләмендә субсидия алдык. Бу станок табаклы материалларны (пластик, йомшак металл) кисә. Иң мөһиме - заказлар килеп тора, бу эшкә зур импульс бирә. Әлегә заказчыларыбыз Татарстаннан гына, әмма киләчәктә республикадан читтә дә булыр дип өметләнәбез, - ди хуҗа кеше.
Югарыда газ-мотор ягулыгына күчү турында олыдан кубып сүз барганда, моның шулай булачагы көн кебек ачык.
Ишегалдындагы тагын бер 1500 кв метр мәйданны биләүче бинада, эш сәгате бетеп килүгә карамастан, эш кайный. Анда өр-яңа цех тергезеп киләләр. Порошок­лы буяу цехы һәм эретеп ябыштыру эшләре булачак икән анысында.

Эшлә генә!

Хуҗалык, кем әйтмешли, әйләнеп чыгарлык кына түгел. Һәркайда ныклы хуҗа кулы сизелеп тора. Техника кереп, чыгып йөрергә ихаталары да җитешле, иркен. Ә бит Зиннур Гыйльфанов сатып алганда кайчандыр «Сельхозтехника» район берләшмәсенә караган әлеге территория, биналар хуҗасызлыктан тәмам ташландыкка калган булган.

- Территорияне чаган баскан, якын килешле түгел иде. Өч ел буе төзекләндерәбез инде. «Сельхозтехника»ның мойкасы булган монда элек. Эш җитәрлек булды. Биналарның түбәләрен яптык, тәрәзәләр куйдык, цементтан идәннәр җәйдек. Тотынган һәр эшне булсын дип эшлибез. Шул территорияне генә алсак та, «вакытлыча» яки «ярар әле» дигән әйбер юк бездә. Ниндидер каршылыклар туган яки күңелдә шик булган чаклар да булмады түгел. Йә акча, йә башкасы килеп җитми. Уйлыйсың, планлаштырасың инде. Финанс-икътисад институтын тәмамлаган экономист та бит әле мин. Ордым-бәрдем генә бер әйберне дә эшләп булмый бүгенге көндә, - дип, цехлар белән таныштырып йөрде Зиннур Гыйльфанов.
Район җитәкчеләре дә биредәге эшләр белән кызыксынып тора икән. Алдагы көнне генә хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да булып киткән.

Егетләрне эшкә алганда нинди принциптан чыгып фикер йөртәсез, дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Танышлар аша да ки­лә­ләр. Әмма биредә килүгә караганда калу мөһимрәк. Монда табигый сайланыш. Тәрбия миннән, шуны кабул итә алмаганнар, кулыннан эш килмәгәннәр китә... Тар белгечлек белән генә булмый, бездә киң профильле булу зарур.
Чыннан да, өсләрендә торган проектлары бик зур «Моторр» егетләренең. Монда һәрвакыт сафтагы, егәрле двигатель булу кирәк шул үзеңә дә.

«Эш илһам бирә»

«Мин булдырам, дип, үзалдыңа кабат-кабат раслаудан тыш тагын ни бирә бу эш сезгә?» - дип кызыксынам Зиннур Галиәскәр улыннан. Юк. Матди бөтенлек турында булмады җавап.
- Илһам бирә! Әгәр дә бу тормыш йөге булмаса, «арбаң» буш булса, яшәүнең мәгънәсе дә булмас, кызыгы да калмас иде. Мин үз өстемә йөк алудан курыкмыйм, һәрвакыт үземә таянырга, ышанырга тырышам, - ди ул.



Инде өйдәгеләр дә аның иртә китеп, соң кайтуына күнегеп беткәннәр.
- Өйдә бер урында гына утырса, ул, гомумән, чирли башлый. Әти-әнисенә охшап, бик тынгысыз. Әтиебез Галиәскәр нефтьче, соңгы елларда скважиналарны капиталь ремонтлау цехында, башта Себердә эшләде. Әниебез Галия пешекче. Алар да һич кенә дә тик торуны белмиләр. Иң мөһиме, Зиннур эштә, гаиләдә ни генә булмасын, шуны тыныч кына үткәреп җибәрә белә. Ипле. Балаларга да игътибарлы, алар камилләшсеннәр, киңкырлы булсыннар дип тырыша, - ди танышымның хатыны, теш табибы булып эшләүче Эльвира ханым.

Әле бит шулар өстенә әти кешенең үзенең дә Боз сараена хоккей уйнарга йөрисе бар. «Виккинг» командасы уенчысы Зиннур. Ел әйләнәсе уйныйлар. Әтиләреннән күрмәкче, әнә олы кызлары Ралина да спортны үз иткән. Чаңгыда район буенча узган ярышларда яшьтәшләре арасында призлы урыннар алып килә ди. Быел беренчегә кергән Сафиянең дә өлгерлектә алардан калышмаска исәбе. Музыка мәктәбенә йөри башлаган. Шулай, арбаның алгы тәгәрмәче кайдан барса, арты шуннан тәгәри шул. Эш белән генә түгел, гаилә дип яшәүче әтиләре үрнәге бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading