16+

Журналистларга хезмәт хакы артырмы, яки Дәүләт Советында бюджет мәсьәләләре карала

Республика бюджеты турындагы закон проекты мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хупланды.

Журналистларга хезмәт хакы артырмы, яки Дәүләт Советында бюджет мәсьәләләре карала

Республика бюджеты турындагы закон проекты мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хупланды.

Дәүләт Советының профильле комитетларында 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына Татарстан казнасы турында канун проекты буенча фикер алышу башланды. Бүген документны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында карадылар.  Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева үздырды. 

Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразлары белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин сөйләде. Аның әйтүенчә, фараз икътисади үсешнең тышкы һәм эчке күрсәткечләрен, ил үсешенең милли максатларын һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына юлламасы кысаларында куйган бурычларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып төзелгән. 

«Моңарчы күрелмәгән икътисади чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары, инвестицияләр җәлеп итүдә  активлыкны саклап кала. Импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашырып, үсешне дәвам итәләр", - дип ассызыклады Олег Пелевин. Икътисад министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, республика икътисадында иң зур өлешне сәнәгать предприятиеләре кертә. (45,9%). Республикада сәнәгать парклары резидентлар белән 74,5% ка тулган. Республика буенча хезмәт базарында 50 мең вакансия бар, ә эшсезлек дәрәҗәсе - 3,5 мең кеше.

Профильле комитет карамагындагы Республика бюджетының төп параметрлары турында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде. 2025 елда «мәгариф» бүлеге буенча чыгымнарның берләштерелгән күләме 176 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырылган, шул исәптән республика бюджеты буенча алсак бу сан – 104,4 млрд сум тәшкил итә. Акчалар республиканың мәгариф учреждениеләрен финанслауга, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, матди-техник базаны яңартуга, педагогик хезмәткәрләргә, яшь белгечләргә грант бирүгә һәм башка юнәлешләргә юнәлдереләчәк. 

Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2025 елда берләштерелгән бюджет буенча – 23,6 млрд сум, республика бюджетында - 12,6 млрд сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗат берлекләренә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлтү планлаштырыла. «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча киләсе елга чыгымнар 1 млрд 785 млн сум күләмендә каралган. «Массакүләм мәгълүмат чаралары»на 2025нче ел бюджетыннан 1,7 млрд сум күләмендә финанслар планлаштырылган.

Казна турындагы закон проекты традицион рәвештә профильле комитетлар утырышларында бәхәс уята. Дәүләт Советы Сәркатибе  Лилия Маврина бүген республикада гомуми белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗның нинди булуы һәм киләсе елда ничә мәктәп төзеләчәге белән кызыксынды. «2025 елда федераль программа буенча Татарстанда 10 гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла - Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә», - дип сөйләде мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

Депутатлар яңа мәктәпләр төзегәндә укучы урыннарына ихтыяҗ коэффициентын исәпкә алырга кирәклегенә аерым билгеләп үтте. Еш кына кайбер микрорайоннарда яңа белем бирү учреждениеләре укучылар белән җитәрлек дәрәҗәдә тулмый, ярым буш кала, ә икенче бер микрорайоннарда - киресенчә, мәктәпләр төзелми. Парламентарийлар республикада бүген ике сменада ничә мәктәп эшләве белән дә кызыксынды. Депутат Фәдбир Сафинның соравына җавап биреп, Рамил Хәйруллин бүген мәктәпләрнең 13% уку ике сменада оештырылган булуын әйтте.  

Депутат Илшат Әминев шәһәр һәм районнарның җирле редакцияләрендә эшләүче журналистларга хезмәт хакын арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Фикер алышу йомгаклары буенча профильле комитет әгъзалары 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына бюджет турындагы закон проектын хуплады, республиканың төп финанс законы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өстенлекләренә туры китереп төзелгәнлеген билгеләп үттеләр.

Бүгенге комитет утырышында парламентарийлар матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның буенча мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады.

Шулай ук депутатлар «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законның 71 статьясына Россия Федерациясе Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең балаларына югары белем бирү оешмаларына керүгә өстенлекле хокук бирү өлешендә үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын хупладылар.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading