16+

«100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза

Тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

«100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза

Тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

1-31 мартта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды. Алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һ.б. брендлар бар.

Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк. Гражданнар алдында Татарстандагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң-иңнәрен ачыклау бурычы тора.

Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: 100brand.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading