16+

Сорауларың булса, автобуска китереп сал. “Бердәм Россия” җавап бирәчәк

“Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү пунктлары Татарстан буйлап сәфәргә кузгалды.

Сорауларың булса, автобуска китереп сал. “Бердәм Россия” җавап бирәчәк

“Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү пунктлары Татарстан буйлап сәфәргә кузгалды.

— Алты автобус район үзәкләренә, авылларга һәм шәһәрләрдә күп фатирлы йортлар ишегалларына бара. Кешеләрдән кергән сораулар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең “Халык программасы”на туплана. Сораулар федераль, республика һәм җирле әһәмияттәгеләргә бүленә. Колачлы сораулар федераль үзәккә җиткерелә. Республика дәрәҗәсендә чишеп була торганнары үзебезнең Министрлар Кабинетына тапшырыла. Мобиль кабул итү пункты эшчәнлеген берничә ел кулланабыз инде. Татарстан Хөкүмәте элек кергән сорауларны чишүдә актив катнашты. Урында ук чишеп була торган сораулар җирле хакимияткә бирелә. Мәсьәләнең чишелеше “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутатлар тарафыннан контрольдә тотыла, - диде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да мобиль кабул итү пунктларының әһәмиятле алым икәнлеген әйтте.

— Бу партиянең халык белән аралашуы, хакимият органнарына үзенә күрә бер “имтихан” да булып тора. Урыннардагы эшләп җиткерелмәгән эшләр, законнарның бозылуы ачыклана һәм шуларга карата чаралар күрелә,- диде Ольга Павлова.

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Руслан Гаджиев мобиль кабул итү пунктлары эшчәнлеге коронавирус сәбәпле, санитар саклык таләпләрен катгый үтәп башкарылуын искәртте.

Марат Сәмигуллин әйткәнчә, “Бердәм Россия” партиясенең “Мой депутат” онлайн-платформасы да эшли. Сорауларны әлеге адреска электрон рәвештә җибәрергә яки 8-800-201-16-00 телефоны аша тапшырырга мөмкин.

Үзегез яшәгән торак пунктында “Мой депутат” дигән язулы кече автобусларны күрсәгез, соравыгызны язмача яки телдән тапшырырга ашыгыгыз.

— Экипажлар татар һәм рус хезмәткәрләреннән тупланган. Автобуслар кайсы районга барса, мобиль кабул итү пунктында шундагы хакимият вәкиле дә катнаша, -диде Марат Сәмигуллин.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading