16+

Булат Галиуллин: «Максатым – Әбу-Даби шәһәре»

Апас районы Әлмәндәр авылы егете Булат Галиуллин Эшче һөнәрләр чемпионатында инде тәҗрибәле кеше. Ул узган ел да төбәк этабында «Балта остасы» белгечлеге буенча I урын яулаган.

Булат Галиуллин: «Максатым – Әбу-Даби шәһәре»

Апас районы Әлмәндәр авылы егете Булат Галиуллин Эшче һөнәрләр чемпионатында инде тәҗрибәле кеше. Ул узган ел да төбәк этабында «Балта остасы» белгечлеге буенча I урын яулаган.

Ләкин Россия этабындагы ярышларда үзеннән олырак булган хезмәттәшенә юл биргән. Булат, Мәскәүдәге ярышларда конкурстан тыш катнашып, өченче урынга ия булган. Хәзер ул - Россия җыелмасы составында.

- Безне өч айдан өч айга сынап тора­лар. Әлегә Россия җыелмасында алты кеше, алардан бары берәү генә Әбу-Даби шәһәренә барачак. Бу минем максатым. Узган елны, беренче тапкыр гына катнашканга, каушатты. Быел исә җиңел булды. Карап торучы кешеләр дә аз иде. Быел без «Казан ярминкәсе»ндә түгел, ә Казан төзелеш көллиятендә ярыштык, шуңа читтән килгән кешеләр булмады, - ди егет. (Исегезгә төшерәбез, «WorldSkills» узган мәйданчыклар буенча студентлар һәм мәктәп балалары өчен экскурсияләр дә оештыралар әле.)



Егет үзе Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятенең икенче курс студенты. Казан төзелеш институтына укырга керергә дә исәбе бар.
- Туганнарым шушы көллиятне тәмамлады, хәзер аларның үз төзелеш оешмасы бар. Укырга кергәнче үк үземнең кайда эшләячәгемне белә идем инде. Эшче куллар һәрвакыт кирәк. Ярышларда бакчасарай түбәсен (беседка) җыярга кирәк иде. Барысын да җиренә җиткереп башкарып чыктым. Көллияттәге укытучыларның ­тырышлыгы бу. Иң актив студентларга ­директор акчалата да ярдәм итә, - ди Булат.

Егетнең максаты Әбу-Даби белән генә чикләнми, 2019 елда үзебездә узачак чемпионатта җиңү яулау аның исәбе. Булат көллияттә бары тик «5»кә генә укый. Инженер графикасы, физика фәннәре буенча республика олимпиадаларында да катнаша.
Республика этабында Булат 546 балл җыйган.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading