16+

WorldSkills чемпионаты катнашучыларының үз коучы бар

4 – 7 март көннәрендә WorldSkills чемпионатына әзерләнүче Татарстан җыелма командасына психологлар, коучлар, хакимият җитәкчеләре “Регина” кунакханәсендә төрле дәресләр үткәрде.

WorldSkills чемпионаты катнашучыларының үз коучы бар

4 – 7 март көннәрендә WorldSkills чемпионатына әзерләнүче Татарстан җыелма командасына психологлар, коучлар, хакимият җитәкчеләре “Регина” кунакханәсендә төрле дәресләр үткәрде.

Яшьләр белән очрашуга эшмәкәр, спортсмен, WorldSkillsның төбәк экспекты Михаил Носов та килгән иде. Ул үз мисалында уңышка ирешү, куркуны җиңү серләрен чиште.
 
– Минем максат яшьләргә психологик, мотивацион ярдәм күрсәтү. Аларны максатларына ирешергә өйрәтү. Җиңүче белән җиңелүче бер-берсеннән бары тик фикерләве белән генә аерыла. Хәтта Олимпия уеннары чемпионнарының үз психологы бар. Мин Татарстанның беренче номерга чыгуын телим. Без бүген  шул максатны тормыша ашыру өчен җыелдык. Мин Чемпионатның Россия этабында Татарстанның эшмәкәрләр командасын әзерләдем. Алар ике тапкыр ил буенча беренчелеккә чыкты. Быел да кимрәк күрсәткечләр күрсәтмәсбез дип уйлыйм. Яшьләрнең көннән-көн көчлерәк булуы сизелә, - ди Михаил Носов.
Уңышка ирешү өчен ул яшьләргә психологик “якорь»ләр куярга, мотивация табарга, нинди дә булса авыр хәлдә калган очракта зарланмаска, киресенчә, тәҗрибә өчен рәхмәтле булырга киңәш итте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading