16+
#Хикәя 30 марта 2025, 12:05 Уку өчен 5 минут
399
0
1

:«Зәңгәр күлмәк» (Хикәянең икенче өлеше)

30 марта 2025, 12:05
399
0
1
Уку өчен 5 минут

Заринәгә кинәт кенә сәер булып китте: алар быел унберенчегә җыеналар. Шул гомер бер сукмактан мәктәпкә йөреп, бу егетнең дөньяда барлыгы бөтенләй беленмәгән түгелме?

:«Зәңгәр күлмәк» (Хикәянең икенче өлеше)

Заринәгә кинәт кенә сәер булып китте: алар быел унберенчегә җыеналар. Шул гомер бер сукмактан мәктәпкә йөреп, бу егетнең дөньяда барлыгы бөтенләй беленмәгән түгелме?

Башы:«Зәңгәр күлмәк» (Хикәянең беренче өлеше)

Кәрим – чаңгычы, мәктәпнең даны булса да, аз сүзле, оялчанрак; кызлар белән сүз алышканы да юк бугай. Ике кечкенә сеңлесе, хат ташучы әнисе белән түбән очта кечкенә генә өйдә яшәп яталар. Озын буйлы, киң җилкәле гап-гади бер егет-малай... Менә хәзер, учак янына чүгәләп утырган егеткә яшертен генә күз ташлап, кыз үзалдына гаҗәпләнеп куйды. Карале, Кәримнең керфекләре гел кызларныкы кебек, озын булып, дугаланып тора икән лә! Моңарчы ничек күренмәгән диген...   

Лираның әйткәне хак булган икән: бераздан уеннарның иң кызган чагы башланды. Учак телләре күккә үрләп, җәй куенына сыенган мәйданга серле яктылык өстәп җибәрде, яшьләр икешәрләп басып, “Капкалы” уенына тезелделәр. Заринә көрсенеп кенә сәгатькә күз төшергәч:

– Малай, кайтыйк инде. Алайса мине бүтән мәңге чыгармыйлар бит! – дип Лираның җиңеннән тартты.

– И-и, иртә бит әле, нинди кайту ди! – Лира, һич исе китмичә, кулын гына селтәде дә үзенә пар эзләп, бүтәннәр янына ашыкты.

Заринә әти-әнисенең холкын белә: әйтелгән вакытта күзләренә кайтып күренмәсә, монда төшеп, җитәкләп китәргә, бүтәннәр алдында хурлыкка калдырырга да күп сорамаслар. Шуңа күрә икеләнеп торудан файда юк иде, кыз иңбашындагы костюмны салып, әле дә булса учак янында кайнашучы Кәрим янына килеп басты.

– Рәхмәт яусын, Кәрим! Үзең туңгансыңдыр инде.

– Юк ла... – Кәрим бермәлгә тотлыгып калды. – Салма, мин ут янында бит.

– Мин кайтып киттем, алайса... – “Әниләр ачулана” дигән сүзләр кызның тел очында йомарланып калды.

Кәримнең болай да каракучкыл йөзе учак яктысында тагын да каралыбрак киткәндәй тоелды.

– Берүзеңмени? Курыкмыйсыңмы?

– Лираның әле кайтырга исәбе юк.  – Заринә кыңгырау урынына чыңлап көлеп куйды. – Куркырга, бакча баласы түгел лә мин.

– Әйдә, мин сине аръякка гына чыгарып куям. Йә су анасы тәпиеңнән тартып төшерер, иртәгә уенга да киләлмәссең. – Кәрим кызны җитәкләп алды да үз кыюлыгына үзе шаккатып, сүзсез калды.

Кәримнең аръяк дигәне Заринәләрнең капка төбе үк булып чыкты... Кыз борчылуын сиздермәскә тырышып, сәгатенә карап алды. Кәримнең күзе очлы икән:

– Ничәдә кайтырга куштылар? – диде ул туп-турыдан ярып.

– Унбердә.

– О-о... Әле ун минутың бар! – диде егет Заринә янә үзенә сузган костюмны җилкәсенә элеп. – Болай җылырак булыр.

Кәрим аны биленнән кочаклап, сак кына үзенә таба тартты, кызның башы ирексездән егетнең күкрәгенә сыенды.

Ни гаҗәп, Заринә ачуланып читкә дә тайпылмады, кыргыйланып каршы да дәшмәде, бөтенләй телен-өнен җуйды. Әлегәчә егет заты белән менә болай икәүдән-икәү генә серле тынлыкта калганы булмаганга, кыз үзен ничек тотарга да белми иде. Аяк табанына кадәр көйдергеч ут йөгергәнен генә абайлап алды ул. Багана башындагы лампочка  яктысында, кызның күз алдында Кәрим күлмәгендәге вак-вак шакмаклар биешә башлады, башы әйләнеп киткәндәй булды. Кайнар табага салынган май шикелле болай эреп басып торуның килешеп бетмәгәнен аңласа да, кызга рәхәт, гомер булмаганча бик рәхәт иде. Шулай да ул ике учын Кәримнең күкрәгенә терәп читкә этәрелергә көч тапты.

– Әл-ләй... Кочаклашып торырга тагы...

– Заринә... – Кәрим кайнар билдән кулын ычкындырып, Заринәнең йөзенә иелде. – Иртәгә дә чыгарсың, яме...

Өйгә ничек йөгереп керүен дә, төнге күлмәген киеп, ни рәвешле мендәренә баш төртүен дә юньләп абайламады кыз, аның тизрәк уйлары белән ялгыз каласы, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдында терелтәсе килә иде.

Юка җәймәне башыннан ук бөркәнеп, рәхәт елмаеп, мендәрен кочагына сыендырды, аннан баш очына салды, тартып алып, тагын күкрәгенә кысты, әйләнде-боргаланды, җанына тулган ниндидер аңлаешсыз халәттән котыла алмады. Үз мендәреннән дә, башын әйләндереп, җиңелчә генә одеколон һәм тәмәке исе бөркелгәндәй тоелды. Күз алмасына исә Кәримнең күлмәгендәге вак шакмаклар һәм зәңгәрсу төймә берегеп калган диярсең. Кара инде, моңа кадәр ике ятып бер төшенә кермәгән Кәрим мизгел эчендә җан түрендә урын алсын инде... Кыз аның кыска керпе чәчен, бер-берсенә кушыла язып торган тигез кашларын, өскә кайтарылып торган керфекләрен күз алдына китереп, тагын, тагын елмайды. Тукта, ә күзләре? Кәримнең күзләре карамы, әллә коңгыртмы? Күмер кебек кара бугай. Юк, алай ук кара түгел шикелле... Әй лә, иртәгә үзенә сиздерми генә әйбәтләп карар әле... Иртәгә? Аһ, ул иртәгә җиткәнче этеп-төртеп менә бу төнне, аннан озын көнне уздырасы бар шул!

Ул "иртәгәләр" бер-берсенә ялганып, Заринә белән Кәрим күңеленә мәхәббәт алып килде. Бу илаһи хисне моңа кадәр хыялында күкләргә күтәреп, әллә нинди сер пәрдәсе артында, салават күпере төсләрендә күзаллаган кыз берара аптырап та калды: мәхәббәт дигәннәре болай гап-гади җир кешесе, түбән очта гына яшәүче Кәрим кыяфәтендә дә була ала микәнни? Кәримнең кара да, коңгырт та түгел, күгәрчен канатыныкыдай куе күгелҗем күзләрендә дә вакыт-вакыт бу бәхеткә –  ничә еллар сүз катарга да кыймыйча, читтән генә сокланган сылуның үз янәшәсендә булуына ышанмау чагылып китә иде.

Әй ул җәйнең керфек каккан арада үтеп китә торган тымызык кичләре!  Капка төбендә бер-берсенә сыенып, сүзсез генә басып торулар... Кәрим озын буйлы булгач, кочып алуга, Заринәнең бите, борыны, күзләре егетнең нәкъ  йөрәк турысына сыена да бетә. Әле бөтенләй югалып, әле дулап типкән йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, кыз бармак бите белән ипләп кенә күлмәк шакмакларын сыйпап үтә. Кәримнең шушы зәңгәр күлмәге өстеннән төшми диярсең: сөйгәненә сыенган саен Заринә инде һәр сызыгын ятлап өлгергән күлмәкнең җанга якын исенә исереп, үзалдына рәхәт елмая. Кәрим исә бу елмаюны күрми, ул кызның биленә таралып төшкән, күлмәк изүенә сыенган чәчләрен бармагына урый-сүтә, урый-сүтә... Кызның йомшак кына итеп, сузып кына “Кәри-им” дип дәшүеннән егет бәхетнең җиденче катында йөзә...  

Җәйләр, җәйләргә ялганып көзләр, кышлар үтте, дөньяны тилертерлек хуш исләргә күмелеп, яз җитте. Мәктәп инде Кәрим белән Заринәнең Таһир-Зөһрәләрне көнләштерерлек мәхәббәтенә күнегеп, укытучылар тарафыннан әйтеләсе әйтелеп, кисәтеләсе кисәтелеп бетте. Кыз белән егетнең уртак хыялында Кәрим армия хезмәтеннән урап кайткач төзеләчәк оя, тәрәзә кашагалары өстенә пар күгәрчен төшкән җыйнак кына йорт пәйда булып, алар үз киләчәкләрен инде бер-берсеннән башка күз алдына да китермиләр иде.

Яз итәгенә тагылып, имтиханнар, кичке уеннар, шомырт исле авыл урамын кат-кат әйләнүләр, озата кайтулар килде. Таң җиле кебек сызылып кына үткән җәй дә инде көзгә бил бирергә маташа, хушлашу минутлары көнләп түгел, сәгатьләп якынлаша иде. Заринә Казанга укырга кереп кайтты, Кәримне солдат хезмәте көтә иде.

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading