16+

1 февральдән Россиядә кайбер пособиеләр, компенсацияләр индексацияләнә

Социаль өлкәне камилләштерү максатында ике дәүләт оешмасының эшчәнлеге бер кулга күчте. Россиянең Пенсия белән  Социаль фондны берләштергән структура  —  Россия Социаль фонды 2023 елның 1 нче гыйнварын илнең барлык төбәкләрендә дә рәсми рәвештә, бердәм цифрлы платформаны кулланып эшли башлаячак.

Иң беренче нәүбәттә халыкның социаль ярдәм мөрәҗәгатьләрен җиңеләйтәчәк. Элеккеге кебек күп санлы белешмәләр җыясы түгел, хәзер бер гариза язу җитә. 
2023 елдан 1 гыйнварыннан сөендергән яңалыклар шул — балалары гаиләләргә һәм бала туу белән бәйле социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы, ягъни универсаль пособие түләү гамәлгә куелды. Ул туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә. Түләү күләме мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсеннән чыгып, Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең  50, 75 яисә тулысынча, (11 852) сум булырга мөмкин.

1 февральдән ана капиталы 11,9 процентка индексацияләнәчәк. 
Татарстанда аны барлыгы 386 000 гаилә рәсмиләштергән, аларның 86  проценты ана капиталы акчасын, нигездә торак шартларын яхшырту өчен, тулысынча тотып та бетергән. Быелдан электрон сертификатлар буенча протезлар сатып алырга һәр әзерләүгә заказ бирергә мөмкин. Ягъни үзенә кирәк-яракларны электрон сертификатлар белән алырга теләүчеләр, моны протез тешләр куйдыру максатында куллана алачак.   

Пенсия түләүдә тагын бер яңалык — махсус хәрби операциядә катнашуларының хезмәт итү вакыты икеләтә күләмдә исәпләнә һәм чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер махсус стажга кертеләчәк.  

Россия Соицаль фондның Татарстан буенчек бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясаганда менә шушы яңалыкларны да җиткерде.  
 
Фото: http://www.tatar-inform.ru.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading