16+

10 ел буе көткән роль: "Җил артыннан" Казанга килә!

Быел Әлмәт театры зур гастрольләр белән Казанга килмәячәк. Әлмәт театры артистлары казанлыларга айга бер тапкыр бер спектакль күрсәтергә планлаштыра. Әйтик, 22 сентябрь көнне Әлмәт Татар дәүләт драма театры 2022 елның иң яхшы спектакле дип танылган “Җил артыннан” спектаклен Казанда күрсәтәчәк. Спектакльнең режиссеры – Камил Тукаев. 

10 ел буе көткән роль: "Җил артыннан" Казанга килә!

Быел Әлмәт театры зур гастрольләр белән Казанга килмәячәк. Әлмәт театры артистлары казанлыларга айга бер тапкыр бер спектакль күрсәтергә планлаштыра. Әйтик, 22 сентябрь көнне Әлмәт Татар дәүләт драма театры 2022 елның иң яхшы спектакле дип танылган “Җил артыннан” спектаклен Казанда күрсәтәчәк. Спектакльнең режиссеры – Камил Тукаев. 

“Бу спектакльне сезон буена айга ике тапкыр күрсәттек. Яхшы әйберне күп кеше күрергә тиеш дип уйладык та, Камал театрына килергә булдык. Бу спектакль театраль сезонның зур уңышы булды. Ул республиканың “Тантана-2022” (Триумф) театраль премиясендә “Зур формадагы иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулады. Ә төп рольне башкаручы Айрат Мифтахов махсус призга лаек булды. Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале дә безгә Гран-при алып килде. Бу – тарихи вакыйга, чөнки бу фестивальгә барлыгы 250 гариза кабул ителә. Шулар арасыннан 16 спектакль сайлап алына. Ә инде иң-иңе Гран-прига лаек була”, - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

“Җил артыннан” спектакленең төп геройлары – Әмир белән Хәсән. Берсе – аристократ малае, икенчесе – аның колы. Алар унике ел дәвамында аерылмас дуслар була, әмма аннан соң тормыш җиле һәркайсын төрле якка илтә. Һәркемнең үз язмышы, үз трагедиясе. Ләкин арада барыбер балачактан калган күренмәс җепләр саклана...

Әмир ролен Динар Хөснетдинов башкара. Ул үзендә Әмирне, ә Әмирдә үзен күрүен, геройның күңеленә бик тә якын булуын әйтте. “Миңа гына түгел, ул һәр тамашачының күңеленә якын. Аның язмышында тамашачы үз тормышын күрә. Һәркем, һәр яшүсмер үз тормышында хаталар ясый. Тормыш үз авырлыклары, үз җиңеллекләре белән кызык та, кызганыч та”, - ди Динар.

Әлеге спектакльгә әзерләнгәндә, Динар өчен иң кыены сүзләрне ятлау булган. “Гадәттә, текстларны төннәр буе ятлап утырмыйм. Алай ияләнмәгән мин. Аяк өстендә тиз генә өйрәнәм. Ләкин бу юлы текст катлаулы булып чыкты. Режиссер да труппа алдында шелтә белдергәч, уңайсызландым. Болай булганы юк иде. Шуңа күрә сүзләрне төнлә дә ятларга туры килде”, - ди Динар Хөснетдинов.

Ә менә Хәсән роленә туры килердәй егетне тиз генә сайлый алмаганнар. Бу рольгә Айрат Мифтаховны тәкъдим иткәч, режиссер аңа үзгәрергә, ягъни ябыгырга кушкан. Мондый роль турында хыялланган Айрат шундук үзен кулга алып ябыга башлаган. “40 көн эчендә 75 килодан 67 килога калдым. Дөрес туклануга күчтем, спорт белән шөгыльләндем. Авыр булды, әмма ябыгу организмга зыян китермәде. Мин бу рольне 10 ел буе көттем. Моңа кадәр начар рольләр уйнадым диясем килми, әмма нидер җитми иде. Зуррак, 10 елда башкармаган башка төрле рольләрне уйнарга теләдем. Миннән таләп ителгәннәрнең барысын да башкарып чыктым”, - ди Айрат. 

“Җил артыннан” спектаклен сәхнәгә кую 2 млн.сумга төшкән. Спектакльдә барлыгы 18 артист катнаша. Сүз уңаеннан, Әлмәт театры урта буын һәм өлкән ир-ат артистларга кытлык кичерә. “Яшь егетләргә ирләр һәм хәтта бабайлар ролен башкарырга туры килә. Безнең театрда 41 артист эшли, шуларның 25е – 35 яшькә кадәргеләр. Аның каравы урта буын һәм өлкән хатын-кыз артистлар эшсез утыра”, - диде Фәридә Исмәгыйлева.

Ноябрь аенда Әлмәт театры “Ул әле өйләнмәгән иде”, аннан соң “Ана җыры” спектакльләре белән Казанга киләчәк. Спектакльләр Камал театрында узачак. Фәридә Исмәгыйлева киләчәктә театрда комедия жанрындагы спектакльләрне күрергә теләвен әйтте. “Кызганыч, бу замананың үзенә күрә бер үзенчәлегедер инде. Үзебез үк тамашачыны көлдермәскә өйрәттек”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading