6-7 октябрь көннәрендә «100% Татарстан» (100tatarstan.com) цифрлы мәйданчыкта онлайн-форум узачак. Быел ул республикада яшәүчеләр өчен мөһим булган төзелеш өлкәсенә багшылана. Форумның темасы – «Төзелеш һәм территорияләр үсеше». Ике көнлек онлайн-очрашуда катнашучылар төзелеш өлкәсендәге иң яхшы белгечләр белән аралаша һәм дискуссияләрдә катнаша алачак.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчсес Талия Миңнуллина сүзләренчә, «100% Татарстан» мәйданчыгы хөкүмәт дәрәҗәсендәге бердәнбер уникаль мәйданчык һәм ул ел саен төрле форматта үтә. Быелгы теманы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча сайланган. Форумның өч телдә: татарча, русча һәм инглизчә алып барылачагын да искәртте ул.
Чарада күпфатирлы йортлар, шәхси йортлар, сәнәгать төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык, дизайн, архитектура, төзелеш тармагындагы хезмәт базары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.
– Кызыклы темалар күп булачак. Алар бу тармакта эшләүчеләр, шул хезмәттән кулланучылар өчен генә түгел, төзелеш өлкәсендәге булачак кадрлар өчен дә файдалы булыр дип көтелә. Студентлар өчен аерым трек та багышланган, – диде Талия Миңнуллина.
Онлайн-форумда катнашу өчен 100tatarstan.com да барган трансляциягә кушылырга яки алдан шул сайтка теркәлергә кирәк булачак. Теркәлүчеләр кыйммәтле бүләкләр уйнатуда да катнаша ала.
Эфир вакытында һәр тыңлаучыга үзен кыызксындырган сорауны бирү мөмкинлеге булдырыла. Аларның сорауларына җавапны экспертлар шунда ук бирергә тырышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар