16+

12 майдан загста язылышырга рөхсәт ителә. Кунаклар гына уннан артмасын

12 майдан загста язылышырга рөхсәт ителә, автосалоннар эшли башлый. Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үзчикләнү режимын йомшарту шартлары белән таныштырды.

12 майдан урамга чыгу өчен смс-рөхсәт һәм эштән белешмә алу кирәкми. Әмма кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлек, перчатка кию һәм социаль дистанцияне саклау мәҗбүри булып кала.

Урамнан аерым керү ишеге булган, мәйданы 400 кв метрдан артмаган кием-салым һәм аяк киемнәре сатыла торган кибетләр, автосалоннар, матурлык салоннары, ремонт остаханәләре дә үз ишекләрен ачачак. Шулай ук 12 майдан загста язылышырга рөхсәт ителәчәк, әмма кунаклар саны уннан артмаска тиеш.

Ә менә күңел ачу, уен, спорт үзәкләре, кинотеатрлар, сәүдә үзәкләре (алар эчендә урнашкан азык-төлек кибетләре, даруханәләр һәм элемтә салоннарыннан кала), сауна һәм мунчалар, гыйбадәтханәләр ябык кала бирә. Балалар лагерьлары, тернәкләндерү үзәкләре, шифаханәләргә, отельләргә дә (командировкада булган кешеләрдән кала) ачылырга рөхсәт юк.  

Җәмәгать туклану оешмалары дистанцион эшләүләрен дәвам итә.

Читтән кайтучылар ике атна үзчикләнү режимын сакларга тиеш.

Таксида ике кешедән артык йөрү тыела.

Балалар, уен, спорт мәйданчыкларында йөрү дә рөхсәт ителми.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading