16+

12 төрле: кайсы йолдызлыкка нинди секс туры килә?

Ул партнерын бик ачык хис итә һәм процесстан рәхәтлек ала белә. Аңа аеруча муенын, аркасын назлы итеп үбүләр ошый. Шуңа күрә салмак, хисле, ягымлы якынлык аның өчен кулайрак.

12 төрле: кайсы йолдызлыкка нинди секс туры килә?

Ул партнерын бик ачык хис итә һәм процесстан рәхәтлек ала белә. Аңа аеруча муенын, аркасын назлы итеп үбүләр ошый. Шуңа күрә салмак, хисле, ягымлы якынлык аның өчен кулайрак.

Кучкар
Кучкар секс өлкәсендә актив. Бу кешеләр "кайнар кан"лылар. Тик аларның "мин-мин"лекләре беркайчан да онытылып тормый һәм монда кызган чаттан рухи канәгатьләнү булмавы да ихтимал. Чаян белән Үгезбозаудан аермалы буларак, аңарда бик тиз һәм партнерында вакытыннан алдан оргазмга җитәр дигән берникадәр курку хисе дә туарга мөмкин. 

Үгезбозау
Үгезбозау - хисле йолдызлыкларның берсе. Шуңа күрә ул, назлап, вакытны суза һәм аның үзен назлаганны да ярата. Үгезбозауны гаиләдә яхшы ир яки яхшы хатын ролен үтәүче, дип тә билгелиләр. 

Игезәкләр
Игезәкләр - ике яклы йолдызлык булганга күрә бик алмашучан һәм катлаулы партнерлар. Бер карыйсың, ятакта ул – тәҗрибәләр ярата, кайвакыт арттырып та җибәрә, ә икенче караганда, әхлаклы, уйчан һәм бик романтик. Шуңа күрә аларга 69 позасы килешле.

Кысла
Кысла - бик назлы һәм мәхәббәтле йолдызлык. Ул ятакта бәлки оста да түгелдер, әмма матур сүзләрен, сыйпауларын җәлләмиячәк. Аңа килешле позаларның берсе – “кашык”.

Арслан
Арсланны күбесе дәртле кешеләр, дип саный. Әмма Арслан бик хисле, мәхәббәт һәм ләззәткә сакчыл карый. Әлбәттә, үз омтылышларына ирек биреп, кызып китә алалар. Шулай да, күп очракта аның горурлыгы сексның кыргый формаларына юл куймый. “Мин сине телим, ләкин син сине теләмәсәң, син дә миңа кирәк түгел”, - дигән девизга буйсыналар. 

Кыз
Кыз йолдызлыгы астындагы кешеләр мәхәббәт очкыннарына һәм аеруча секс мәсьәләсенә салкын карашлылар. Кыз бер тапкыр партнерын ошатмаса, икенче кеше белән якынлыкка ризалашмаска да мөмкин. Шуңа күрә аның яраткан позасы – ялкау классика.

Үлчәү
Үлчәү әле һаман да сайлый алмый, дип язып куйсаң, иң дөресе шул булыр. Тормышта ул сөеклесенә “сәнгать әсәре”нә караган кебек карый. Шуңа күрә җенси якынлыкка килеп җиткәч тә, партнерын һаман саен кочаклап, күзенә карап ләззәт алырга ярата. 

Чаян
Бу йолдызлыкның сексуаль аппетиты бар. Чаян җенси якынлыкка тормышның аерым бер өлкәсе итеп карый. Шуңа күрә аны иң яхшы партнерларның берсе, дип саныйлар. Ул бөтенләй бирелеп, рухи яктан да, физик яктан да рәхәтлек ала һәм бирә белә. 

Укчы
Укчы җенси якынлыкта эротик тәҗрибәләр яклы. Ул төрле-төрле ысуллар уйлап табып, партнерын гаҗәпләндерергә ярата. Романтик та, кыргый да, иҗади да, дәртле дә була ала.

Кәҗәмөгез
Бу йолдызлыкның яшь әгъзалары бик тыйнак һәм тыныч булалар. Әмма яшь өстәлгән саен, холык та кире якка үзгәрә. Алар партнерлары янында доминант булырга яраталар. Шуңа күрә өстә булу – аларның яраткан позалары.

Сукояр
Сукояр секста бер төрле, күңелсез әйберләне яратмый, аңа гел-гел яңалык кирәк. Ул эшләп карамаган позалар дөньяда калмагандыр да инде. 

Балык
Балык партнерын бик ачык хис итә һәм процесстан рәхәтлек ала белә. Аңа аеруча муенын, аркасын назлы итеп үбүләр ошый. Шуңа күрә салмак, хисле, ягымлы якынлык аның өчен кулайрак.

Мансур Фатыйхов әзерләде, 18+

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading