16+

АДӘМНӘР (ТӨНГӘ КАРШЫ УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ!)

Мин, диярмен, Гәрәй белән унбиш ел балта остасы булып эшләдем... Тирә-якның, диярмен, шәп йортларын мин салдым, зур күперләрен мин эшләдем, диярмен... Аннан соң, диярмен, өч ел алпавытка каршы кан түктем... диярмен. Хатыным, диярмен, шешенеп үлде... Кечкенә баламны, диярмен, суеп ашадылар! Син, диярмен, мине яратмасаң, мине суйдыр да, диярмен, итемне, ваклап, дөньяның һәммә патшаларына җибәрт, диярмен! Адәм итен алар да татып карасыннар... Алай, диярмен, читтән көлеп карамасыннар, диярмен!

АДӘМНӘР (ТӨНГӘ КАРШЫ УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ!)

Мин, диярмен, Гәрәй белән унбиш ел балта остасы булып эшләдем... Тирә-якның, диярмен, шәп йортларын мин салдым, зур күперләрен мин эшләдем, диярмен... Аннан соң, диярмен, өч ел алпавытка каршы кан түктем... диярмен. Хатыным, диярмен, шешенеп үлде... Кечкенә баламны, диярмен, суеп ашадылар! Син, диярмен, мине яратмасаң, мине суйдыр да, диярмен, итемне, ваклап, дөньяның һәммә патшаларына җибәрт, диярмен! Адәм итен алар да татып карасыннар... Алай, диярмен, читтән көлеп карамасыннар, диярмен!

Башы.

Кияү бу сүзләрне бер оратор кебек янып, дәртләнеп сөйләп килде-килде дә ахырга таба хәлдән тайды, тавышы акрынланды, иң актыкта кызга карады:
– Китәбез бит, син дә минем белән китәсең бит?.. – диде.
Шуның белән бөтенләй көчтән язды, урынына ауды да шул минутта ук гырылдап йокыгамы, үлемгәме чумды.

VII
Төн килде. Караңгылык җир йөзен каплады. Һичнәрсә ашамыйча үткән көннәрнең кичләрендә адәмнәр басынкылык астында хәлсезлектә оеп ята бирәләр. Мәгәр карынга бераз җылы азык керсә, кан кузгала, ми, йөрәк арасында саташып чуала башлый...

Авырулар караңгы эчендә тындылар. Аларның ара-тирә ыңгырашулары гына килә... Балалар, ахры, тыныч йокыга киттеләр. Тик Зәйни генә берничә мәртәбә нәрсәдер әйтеп кычкырынды. Бераздан ул да тукталды.
Тышта салкын һава уйный. Җил тәрәзә төбендә, морҗаларда ажгырып нәрсәләрнедер каерырга-җимерергә азаплана да, ахры, булдыра алмаганга ачудан киң яланнарга, каршы тауларга, урманнарга елап кача...
Башкалардан соң Гәрәй абзый да, чишенми-нитми генә, мич башына менеп яткан иде. Җил-давылның җенләнеп тавышлануын тыңлый-тыңлый оеп китте. Ләкин бу тук тәннең рәхәт йокысы түгел... Әллә өн, әллә төш, әллә җәһәннәм! Әнә бер карчык йөри. Янында бер килен дә бар. Моның кулында кечкенә генә икмәк кисәге... Кайдандыр яшьли картаеп, битләре илле яшьлек карчыкларныкы төсле җыерчыкланган ябык, кара саргылт йөзле балалар килеп чыкты... Ямьсез кара кортка куркыныч тешләрен ыржайтып елмайды, «ашасыгыз киләме, әйдә, миңа керегез», – диде. Балалар шатланышып керүгә, артларыннан ишек бикләнде, ниндидер караңгы, юеш бер җир асты өендә калдылар... Мич артыннан яулыклы бер баш күренде... Аның артыннан башкалар да чыктылар... Балаларның авызларын томалыйлар... Ялтырап торган яңа пычакларын сабыйларның нечкә бугазларына ышкыйлар... Берсе гырылдый башлый... Хатын ашыгып кисеп төшерә... Зур ләгән кызыл кан белән тула... Шуннан соң кайдандыр бер киң ак куна такта алалар... Балаларны берәм-берәм шунда салалар да, элек кулларын, аякларын ботарлыйлар... Аннан соң эчләрен ярып, йөрәкләрен, бавырларын табакка тезәләр... Яулыклы яшь хатын сокланып бүлә башлый. Үзе сөйләнә:

– Кайберләре коры сөяк кенә була, бу юлы әйбәтләре туры килгән икән... Кара, менә бусы кыз баланыкы икән. Нинди нәфис, чебеш итемени, – ди...
Карчык сукрана:
– Миңа начары туры килде, башканы бирегез, беркөн дә коры сөяк төяп җибәргәнсез, – ди.
Азрак талашып алалар.

– Мә инде, алайса, – дип, аңа теге чебештәй итле кыз баланың бер кулы белән бер як кабыргасын, башын бирәләр...
Карчык боларны яратып, ипләп төреп маташканда, кызның күзләре ачыла... Матур, саф, сабый күзләр Гәрәйгә карыйлар... Тукта, Гәрәй моны таный бит! Бу... бу... аның кечкенә кызы Нәфисә бит!.. «Ни эшлисез? Ул минеке!» – дип, хатыннарга ташланмак була... Ләкин урыныннан кузгала алмый... Нәрсә беләндер бәйләп, кадаклап куелган кебек, үзен-үзе коткарырга омтыла... Табактагы кыз:
– Әткәй, әткәй! – дип кычкырып җибәрә...

Гәрәй бар көче белән тибенеп селкенә, шуның белән уянып та китә... Үзе тиргә баткан, кулында морҗа калагы!.. Сәкедән Нәфисәнең тавышы килде, ул уяумы, саташыпмы:
– Әткәй... Әткәй... – дип тавышланып ята...
Ата тынычландырырга теләде:
– Йокла, балам, йокла, әнкәң авырый, шаулама, – диде.
Нәфисә:
– Әткәй, монда кил, мин куркам, әнкәйгә әллә ни булды, – дип елап җибәрде.
Ата акрын гына кузгалды, мичнең көлен актарып, анда сүнмәсен өчен тирән күмелгән чаткыдан чыра яндырды да сәкегә барды. Бала, куркынып, әткәсенә ташланды.
Башкалар уянмадылар, ул яктыны авыругарак китерде.
Сатирә җиңгинең буе сузылган, куллары ике якка җибәрелгән, авызы җәелгән, күзләре ачык карап ята. Ләкин бу күзләрдә тереклекнең актык чаткысы да сүнгән иде инде.

Бүтәннәрне кузгатырга теләмәде, кечкенә кызын апасы белән янәшә урнаштырды да үзе үлекнең янына килде, кулларын ипләп куйды, башын рәтләде, күз кабакларын йомдырды, йөзенә, күкрәгенә өйдә булган актык кызыл сөлгене ябып куйды.
Чыра янып бетте. Гәрәй ятса да, йоклый алмады.
Алар яратышып чыкканнар иде. Дөрес мәхәббәт белән гомер иттеләр. Хатыны да алма кебек чибәр, таза балалар бирде. Тормышында үзе кебек нык, батыр эшләп, дөнья төзеште. Инде хәзер менә шул Сатирә юк. Бервакытта да яңадан кайтмас. Авыр вакытта иренең күңелен тынычландыручы булмас... Ләкин Гәрәй боларын уйлый алмады. Кичәге аз-маз ашау аның эчендә, йөрәгендә туктаусыз эшләп торган машинаның тырнакларын үткенләштергән. Мең тармаклы тырнаклар карынның, йөрәкнең, бөтен тәннең әллә кай җирләреннән рәхимсез рәвештә нәрсәнедер изеп сыгалар, суырып тарталар, хәлне бетерәләр. Сатирәнең үлүе дә шулар белән бергә кайный.

Шул газапта ятканда, кемдер ишеккә таба килде. Сорамыйча ук керде дә шырпы яндырды. Бу теге убырлы карчыкны үтерешкәндә аска карап торучы, кортканы буучы егет – Гыйльман икән. Яше егерме биштән үтмәсә дә, йөзендә алтмышның картлыгы бар, бит тиреләре бушап-бушап җыерчыкланганнар, төсе кара-сары булып кипкән, кечкенә соры күзләре нәрсәнедер уйлап, хәйран булып тукталганнар кебек карыйлар.
Керә-керүгә исәнләшмәде, хәл сорашмады, акрын, хәлсез, басынкы тавыш белән:
– Әйдә, Гәрәй абзый, киен, – диде.
Хуҗа чишенмәгән иде. Сүзсез, мич башыннан төште, билен җеп белән бәйләде дә:
– Балтаны алыйммы, юкмы? – дип сорады.
Гыйльман:
– Нәрсәгә ул? Миндә кирәк-яраклар бар, – диде.
Башкаларны уятмаска тырышып, ишекне акрын ябып, тышка чыктылар.
Җил һаман көчәя, буран уйный, җирдәге кар, өерелеп-өерелеп, биткә сибә, куеннарга керә иде. Болар Намаҗан байга таба киттеләр.

VIII
Намаҗанның уң ягындагы тыкрыкта ике адәм очрады. Зур буйлы, начар киемле, аз гына сакаллы берәве, басынкы аваз белән:
– Гыйльман, синме? – дип сорады да, «мин» дип җавап алгач, коймадан сикереп, йортка төшә бирде.
Башкалар аның артыннан иярделәр. Ындыр ягыннан тагы өч кеше күренде. Һәммәсенең өс-башлары ертык, йөзләре яхшылык, яманлык, көлү яки ачулану дигән кебек тойгыларны әллә кайчан онытып, ниндидер тупас сары-кара төс белән каткан иде.
Гыйльман, боларга каршы барып, берсенә – кендек, берсенә сынык чалгы очы бирде. Алардан үзенә бер озын җеп белән озын калын таяк алды.

Амбарларның, келәтләрнең ишекләре, түбәләре тимер, стеналары таш, йозаклары зур. Теләсәләр дә, боларны ватып керергә һәммәсе хәлсез бу адәмнәрнең көчләре җитмәячәк. Кереп-чыгып хәбәр алгалаучыларның сүзе буенча, Намаҗан картның он, ярма кебек барлык ашамлык әйберләре үзе торган өйнең сәке асларында, сандыкларында, базларында булырга тиешле. Шуңа күрә, туры, яшел түбәле өйнең йорт як коймага караган тәрәзәсенә бардылар.
Монда кеше биленнән йомшак карга баттылар. Буй да җитәрлек түгел. Гәрәйнең киңәше белән бер егет, абзарга кереп, баскыч китерде. Гыйльман белән Садыйк икәүләп менделәр дә калын пычак очы белән тупсаларны, кадакларны каердылар, тышкы катлауны түбәндәгеләргә бирделәр. Эчке тәрәзә тиз алынды, җиде кешенең бише ашыгыч-ашыгыч өйгә төште, икесе тимер кендекләр, озын таяклар тотып, баскыч төбендә калды.

Гыйльманда шырпы бар икән. Ул керүгә яндырды, лампаны тапты, аңа ут кабыздылар, бу бүлмәдә зур көзге белән каралып беткән иске сәгатьтән башка бер нәрсә дә табылмады.
Гыйльман белән Гәрәй, лампа белән яктыртып, алдан киттеләр. Залда да бушлык – монда да вак-төяк чынаяк, чәйнек, тәлинкә куйган бер шкаф, диварга эшләнгән шәмаилләр белән бер календарьдан башка нәрсә юк. Гәрәй белән Садыйк тышка чыга торган ишеккә барып тукталдылар, башкалар залга караган эчке бүлмәнең ишегенә килделәр. Эчтән ниндидер, каушаган, курыккан йокылы тавыш ишетелде:
– Кем бар анда?.. Сезгә ни кирәк?!
Гыйльман:
– Ни кирәген күрерсең, карт эт! – дип сүгенә биреп, ишеккә кул салырга өлгермәде, аннан кичке озын ак күлмәкле гәүдә, ак кәләпүшле, сирәк ак чәчле баш күренде, ахры, коты очкандыр, кире чигенде дә:

– Каравыл! Үтерәләр! – дип, тәрәзәгә ташланды, ләкин аңа ватып чыгып качарга форсат булмады, Гыйльман, ашыгып барып:
– Иманыңны укы, карт дуңгыз! Ә син каравыл кычкырасың! – дип, бугазыннан буды, бүлмәдә ул ялгыз булмаса кирәк: ике ир Намаҗанның кулын, аягын бәйләп, күзен каплап, авызын томалап азапланганда, караваттан ниндидер ак шәүлә, идәнгә төшеп, нәрсә артынадыр качкан төсле күренеп калды.
Картны, кире, залга чыгарып, сәке аягына бәйләделәр. Аның янында берәү калды. Башкалары өйне актарырга тотындылар.
Намаҗанның карчыгы бу ел үлгән иде. Үз баласы юклыктан асрауга алган улын, хатыны, бала-чагасы белән, көздән үк монда ашлыкны кыйбат сатып, кулларына аз-маз акча биреп, иген арзан җирдә кыш чыгарсыз дип, Төркестанга китүче ачлар белән җибәргән иде. Ярты кыш якынлагач, тынычсызлык күбәйде. Берәү базардан ярты пот он, бер-ике кадак ярма, икмәк алып кайтса, шул төндә үк басып талый торган булдылар. Каршы торганда, үтерү хәлләре дә булгалады, картның үзенә дә ике мәртәбә кагылдылар. Ләкин өйгә түгел, нәүрәп белән келәткә генә. Анда ризык нәрсәләре юк иде. Бөтен зыяннары йозакны-ишекне вату белән бетте. Шул куркынычтан соң карт ялгыз торырга җай тапмады. Түбән очның фәкыйрь, юаш, ашатсаң сугышка батыр бер адәмен, утыз кадак алабута оны түләп, ундүрт яшьлек улы белән, үз йортына алды: болар өчен хак бик зур иде, чиксез шатлык белән, Намаҗанның өенә күчтеләр. Малын-туарын карадылар, бөтен эшен эшләделәр, аның өстенә кич карактан саклык булалар иде.
Моны һәммә кеше белә иде. Гәрәй белән Садыйк шул ике адәмне эзли башладылар. Ләкин тапмадылар. Ишек-тәрәзә бикле, чыгып сызарга урын юк.

Алгы якның бер бүлмәсендә идәндә җәелгән бер киез таптылар, шунда ук бер пар чабата белән кәләпүш тә ята, күренде ки, каравылчылар ни дә булса сизгәннәр дә, үлүдән куркып, бер җиргә яшеренгәннәр.
Гыйльман кычкырып җибәрде:
– Әйдә, качмагайлары, чукынсыннар, тизрәк кузгалыгыз! – диде.
Ашыгыч-ашыгыч, мич башларын, базларны, сандыкларны актардылар. Ләкин ярты пот ярма белән ике пот чамасы арыш оныннан башка нәрсә чыкмады.

Гәрәй, ачудан кызып, сүгенергә тотынды, бер шкафны каерып ташлады. Аннан бөтен икмәк килеп чыкты. Һәммәсе, ач бүреләрдәй, шуңа ташландылар. Тыштагыларның берсе моны сизенде, ахры: «Я, нәрсә маташасыз, тизрәк», – дип, тәрәзәдән атылып керде дә икмәккә ябышты, иптәшенә дә бер сынык биреп, аны чыгардылар...
Ул арада эчке бүлмәдән «чыр-чыр» иткән бер яшь хатын тавышы килде. Садыйк белән Гәрәй йөгерделәр; барсалар, Гыйльман карават астыннан бер хатынны, ботыннан тотып, өстерәп маташа, хатын:
– Абзыкайлар, миңа тимәгез! Абзыкайларым, миңа тимәгез, мин гөнаһсыз! – дип кычкырып елый.
Садыйк килә-килүгә үк:
– Акырма, кәнтәй марҗа, сиңа чорт тисенме? Оннарыгыз кайда? – дип, башына типте.
Хатын тавышын, күз яшен эченә йотты, үзе:
– Абзыкайларым, мин монда бер генә кич кунам. Бернәрсә дә белмим шул. Ул миңа да бер генә кисәк кара икмәк бирде. Белмим, бер генә нәрсә дә белмим, абзыкайларым! – дип үкси...
– Пыскылдама, явыз елан! Әйт, кайда! – дип, аны кыйнап ташладылар.
Ләкин аңардан елаудан башка мәгънә чыкмады. Бу чит хатын иде, танып кемнәр икәнен әйтүдән дә куркыныч юк иде.

Гыйльман аңа:
– Бер тавыш чыгарсаң, башыңны ярырмын! – диде, хатын тынды.
Ирләр яңадан эзләргә тотындылар.
Ләкин Намаҗанның ашамлыклары, вак-вак капчыклар белән, йортның, абзарның, ындырның төрле җирләренә таратып яшерелгән иде.
Артыгын тапмадылар. Бер кадәресен җидегә бүлделәр, капчыкларга салып, чикмәннәренең эч ягына куеп, өстән билне бәйләделәр дә төрле юл белән таралдылар.
Кеше башына унбишәр кадак чамасы әйбер тиде.
Болардан соң хатын, бик озак вакыт коты чыгып, ни эшләргә белми, үлем куркуы астында утырды. Бу хәлдә иртә белән халык килеп керсә, әлбәттә, аңардан шикләнәчәкләр; әйбер өчен үзең үтергәнсең диячәкләр, булмаса, кем икәнен әйт, дип җәзалаячаклар. .. Акрын гына кузгалып, залга карады, анда күзе бәйләнгән, буылудан йөзе кара көйгән Намаҗан карт телен чыгарып ята. Аны аз гына да кызганмады.


Галимҗан Ибраһимов

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading