16+

175нче гимназия бассейнлы булачак

175нче гимназия бинасына капиталь ремонт ясала. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү барышында биредә бассейн да ясарга кушкан. 175нче гимназия дә уку елын 1 сентябрьдән башлый.

Россиянең Кызыл Хач җәмгыяте белән Саклык банкы (Сбербанк) Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә зыян күргән укучыларга һәм укытучыларга ярдәм күрсәтү өчен махсус хисапка акча җыешу оештырган иде.

 – Акча җыешу бүген йомгаклана, ләкин акча керү дәвам итәр әле. Барлыгы 70 миллион сум акча кергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киң күңеллелек күрсәтеп акча күчергән Россия халкына һәм предприятиеләргә зур рәхмәтле булуын әйтте. Әлеге акча 175нче гимназиядәге атыш һәм шартлау вакытында зыян күргән укучыларны һәм укытучыларны шифаханәләргә җибәрү өчен адреслы рәвештә тотылачак. 

 – Россиядәге шифаханәләр файдаланыламы, әллә чит илләргә дә юлламалар биреләчәкме? – дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.

 – Чит илләргә җибәрү каралмаган. Россиядәге һәм шул исәптән, Кырымдагы шифаханәләргә юлламалар тапшырылачак. Үзегез беләсез, Кырым – Россиянеке. Кемнәрдер җәй барыр, ә кемнәрдер көз. Бу кешенең теләгеннән тора. Гимназиядәге зыян күргәннәргә республика акчалата ярдәм дә бирә башлады, банклар да аларның  кредит түләүләрен каплый, – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

175нче гимназия бинасына капиталь ремонт ясала. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү барышында биредә бассейн да ясарга кушкан. 175нче гимназия дә уку елын 1 сентябрьдән башлый.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading